erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мошенниклар куллана торган сүзләрне ничек танырга: белгечләр кисәтә

Татарстанда яшәүчеләргә телефон һәм мессенджерлар аша эш итүче мошенникларның иң еш куллана торган сүзләре һәм алымнары турында искәрттеләр. Белгечләр шикле сөйләшүләр вакытында нинди фразаларга игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

 

Казанда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының киберҗинаятьләргә каршы көрәш бүлеге вәкилләре телефон мошенниклары куллана торган алымнар турында сөйләде.

Чарада чыгыш ясаган аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченный Рәдис Йосыпов сүзләренә караганда, җинаятьчеләр кешеләрне алдау өчен махсус уйлап чыгарылган терминнардан файдалана.

Алар еш кына: «Сезнең исемгә Украина гражданына ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән», «Сезнең хисаптан террорчыларга акча күчерелгән» кебек сүзләр әйтә. Моннан тыш, сөйләшү вакытында «куркынычсыз исәп-хисап счеты», «акчаны декларацияләү», «көзге кредит» яки «телефон аша дистанцион тентү» кебек төшенчәләр дә яңгырарга мөмкин.

«Бу терминнарның барысы да мошенниклар тарафыннан уйлап чыгарылган. Полиция хезмәткәрләре һәм башка дәүләт органнары вәкилләре мондый сүзләр кулланмый. Беркем дә видеобәйләнеш аша тентү үткәрми», – дип белдерде Рәдис Йосыпов.

Белгеч шулай ук мошенникларның ышаныч уяту өчен ялган документлар күрсәтергә мөмкинлеген искәртте. Әмма гамәлдә хокук саклау органнары вәкилләренә мондый юл белән эш итү рөхсәт ителми.

Моннан тыш, полиция һәм башка көч структуралары хезмәткәрләре гражданнар белән мессенджерлар аша рәсми аралашу алып бармый. Шуңа күрә мондый хәбәрләр яки шалтыратулар килгән очракта сак булырга һәм шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә тапшырмаска кирәк.

Татарстанда кибермошенниклардан зыян күрүчеләр саны кимемәсен өчен, хокук саклау органнары гражданнарны мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәергә чакыра.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре