erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Пилотсыз очкычлар Татарстан сәнәгать предприятиеләренә һөҗүм итү омтылышы ясады

Корбаннар һәм җимерелүләр юк

Бүген иртән Украина пилотсыз очкычлары Татарстан сәнәгать предприятиеләренә һөҗүм итү омтылышы ясады. Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, саклану чаралары комплексы кабул ителгән, нәтиҗәдә барлык БПЛА зарарсызландырылган.

"Корбаннар һәм җимерелүләр юк. Урында ашыгыч хезмәтләр нәтиҗәләрне бетерү буенча эшне дәвам итә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев