erid:2VtzquqpS7d
Путин 12 яшькә кадәрге балалар өчен авиабилетларга ташлама ясарга кушты
Яңалыклар

Путин 12 яшькә кадәрге балалар өчен авиабилетларга ташлама ясарга кушты

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә

Россия Президенты Владимир Путин 12 яшькә кадәрге балаларга Россия буенча авиабилет бәясеннән кимендә 50 процент ташлама бирү чарасын күрергә һәм 1 февральгә кадәр хәбәр итәргә кушты.

2024 елның 20 декабрендә Дәүләт Советының Россиядә гаиләләргә социаль ярдәм мәсьәләләренә багышланган утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләрнең тиешле исемлеге Кремль сайтында чыкты.

«РФ хөкүмәтенә авиакомпанияләр тарафыннан 12 яшькә кадәрге балалар өчен эчке һава линияләрендә һәм Россия территориясе өстендә гамәлгә ашырыла торган халыкара һава линияләрендә һава транспортында йөрү бәясенең 50 процентыннан да ким булмаган күләмдә ташламалар бирүне тәэмин итә торган чаралар күрергә», - диелә йөкләмәләр исемлегендә.

Доклад 2025 елның 1 февраленә кадәр тәкъдим ителергә тиеш, бу мәсьәлә буенча Россия премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән.

Чыанак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев