erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Район мәгариф профсоюз оешмасы хезмәткәрләре Кукмара районына тәҗрибә уртаклашырга бардылар

Их, Кукмара, Кукмара...

Район мәгариф профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) хезмәткәрләре Кукмара районына тәҗрибә уртаклашырга бардылар

Мәктәп, бакчалардагы башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре, ветераннар – барысы 40тан артык кеше зур, заманча автобуста эшлекле сәфәр кылдылар. 
Кукмараны без яхшы киез итекләре, металл савыт-сабасы, сыйфатлы курткалары аша беләбез. Һәм, менә, үзен күрергә насыйп булды. 

Иң башта Зур Сәрдек авылындагы Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров исемендәге мәктәпкә тукталдык. Дөрестән дә, зур авыл. Озын урам буйлап шактый барырга туры килде. Шуңа игътибар иттек: коймасы янына буйдан-буйга рәт белән чыршылар утыртылган (инде алар үсеп җиткән) зират урам ягыннан матур бер паркны хәтерләтә. Менә Зур Сәрдек мәктәбенә дә килеп җиттек. Төрле төсләр белән матурлап тышланган өч катлы мәктәп бинасы  соклану уятты. “Бигрәк матур мәктәп”, – дия-дия керү ишегенә юнәлдек. Ә бакчада шушы мәктәптә укыган, заманында миллионер колхозны җитәкләгән, Бөек Ватан сугышында катнашкан Камил Шакиров бюсты. Безне Кукмара районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Альбина Гаянова, Зур Сәрдек мәктәбе директоры Руслан Баһавиев, мәктәпнең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гөлфия Сәфәргалиева һәм мәктәп укучылары бавырсак, чәк-чәкләр белән “Хуш килдегез безнең мәктәпкә! Рәхим итегез! Карап тормый ара еракка, дуслар килгән безгә кунакка!” – дия-дия матур итеп каршы алдылар. “Безнең Зур Сәрдек гимназиясе районда авыл мәктәпләре арасында бердәнбер татар гимназиясе, – дип сөйләде директор Руслан Баһавиев. – Бүгенге көндә гимназиядә алты авылдан 317 бала укый, 45 укытучы эшли, өч филиалыбыз бар. Татар телендә укытабыз. 2023 елда мәктәп ныклап төзекләндерелде. Бинаның һәр каты аерым төсләр белән бизәлгән. Күргәнегезчә, диварларда шәхесләребезнең акыллы сүзләре, мәкальләр милли рухта һәм бизәкләр белән язып куелган. Төрле чаралар оештырабыз, катнашабыз, Татарстанда гына түгел, башка төбәкләргә дә чыгабыз. Менә Саратов өлкәсенә барып, анда татар мәктәпләренең эшчәнлеге белән танышып  кайттык. Мәктәп исемен йөрткән Камил абый Шакиров миллионер колхоз белән идарә иткән елларда 640 урынлык яңа мәктәп салына. Күп кенә шәхесләребез бар. Профессорлар, җитәкчеләр, укытучылар, шагыйрьләр... Район мәктәпләре директорларының яртысына якыны шушы мәктәпне тәмамлаган педагоглар. Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь, журналист Газинур Морат шушы авылныкы, әле ул минем күршем дә, бергә шигырь бәйрәмнәре, очрашулар үткәрәбез. Безнең мәктәпне тәмамлаган шәхесләргә карта ясадык. Бу безнең патриотик тәрбиягә бер юнәлеш. Картабыз һаман үсә, байый бара. Шәхесләребез арта”. 

Бергәләп шәхесләрнең фотосурәтләре эленгән картаны карыйбыз. ТРның атказанган табибы, республиканың онкология хастаханәсенең баш табиб урынбасары Илсур Шәймәрданов, стоматология поликлиникасы хуҗасы, югары категорияле табиб Васыйл Вәлиев, 2000-2005 елларда Кукмара районы хакимият башлыгы булып эшләгән Наил Шакиров, ТРның атказанган укытучысы Гөлсинә Зыятдинова – саный китсәң – алар күп. Гади хезмәт кешесеме ул, югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесме – бу укытучыларның тырыш хезмәте чагылышы. Ни өчен безне Зур Сәрдек авылы гимназиясенә алып килергә уйладылар икән дигән сорауга җавап менә шушы. Заманча, матур белем йорты. Телебезне, милли йолаларыбызны саклаучы, дәвам итүче, балаларга белем бирүче гимназия. Гимназиядә очрашу ахырында профсоюз оешмасы вәкилләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Кукмараның 7нче “Кыңгырау” балалар бакчасына керү юлында районның сәнәгать предприятиеләре исемнәре язылып, җитештергән товарлары уенчык рәвешендә ясалып, өйчекләргә куелып, бер рәткә тезелгән. Рәттән карап барасың: Кукмара киез итек комбинаты, Кукмара металл савыт-саба заводы, Кукмара тегү фабрикасы, “Рамазан икмәге” пешерү йорты, “Рурайам” кондитерлар цехы. Бакча эше белән танышкач, яңадан чыгу юлында шушы могҗизаларга күз төшә. Кукмаралар ничек электән килгән сәнәгать предприятиеләрен саклап калганнар, дигән гаҗәпләнү тумый калмый. Ә безнең Арча районында милли аяк киемнәре фабрикасы сакланмады... Күптән түгел Мамадышка баргач та, электән килгән сәнәгать  предприятиеләренең бүген дә эшләвенә исебез китеп кайткан иде.

Соңыннан кызыксындык, киез итек комбинатында 422 кеше эшли, металл савыт-саба заводында 1072 кеше, киемнәр фабрикасында 78 кеше хезмәт итә. Металл савыт-саба заводының тарихы XVIII гасырга барып тоташа. XVII гасыр башында ук бу урыннарда бакыр рудниклары булган. Кибетләренә дә кереп чыктык. 
Менә шулай арчалар күрше районнар тәҗрибәсен дә өйрәнә, аларның ничек яшәгәнен күрә, сәфәрдән арып-талып, күңел күтәренкелеге белән баеп кайта. 

Их, Кукмара, Кукмара,
Ерагаймасын ара...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев