erid:2VtzquqpS7d
Ришат Төхвәтуллин үзенең концертында өйләнү мәсьәләсенә ачыклык кертте
Яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин үзенең концертында өйләнү мәсьәләсенә ачыклык кертте

Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин концертлары бара. Концерт барышында Ришат гаилә кору темасын да күтәрде.

 

 

 

— Күпләр өйләнүем турында кызыксына. Бигрәк тә концертка килгән әбекәйләр кулымдагы бармакта йөзек күрергә телидер. Ачыклык кертим әле, — диде Ришат. — Менә зур сәүдә үзәген күз алдына китерегез. Парковкада бер буш урын була. Ялкауланып, әй, ишеккә якынрагы булыр дип эзлисең. Анда булмый. Беренче урынга кайтасың, ул да инде буш түгел. Шулай итеп, дуслар, мин әле дә парковкада.

https://vatantat.ru/2022/11/97898/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев