Россия хәрбиләре Донецк Халык Республикасында Михайловка торак пунктын азат иткән
Россия хәрбиләре Донецк Халык Республикасында Михайловка торак пунктын азат иткән.
Бу хакта бүген Россиянең Саклану министрлыгы хәбәр итте.
«Үзәк» гаскәрләре бүлекләренең кыю гамәлләре ярдәмендә Донецк Халык Республикасында Михайловка торак пункты азат ителде», – диелә министрлык хәбәрендә.
«Көнчыгыш» гаскәрләре бүлекчәләре дошман оборонасының эченәрәк керүне дәвам иткән. Украина Кораллы көчләренең тере көчләрен, механикалаштырылган ике десант-штурм бригадасы техникасын һәм Донецк Халык Республикасында Темировка, Новогригоровка, Богатырь һәм Вольное Поле торак пунктлары районнарында тероборона бригадаларын тар-мар иткән.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев