erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстанның икътисади элемтәләре үсешен билгеләп үтте

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмудов белән очрашу уздырды. Сөйләшүләр Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Үзбәкстан Энергетика министрлыгы башлыгы Казанга эш визиты белән килде. Сәфәрнең төп максаты «Энергопром»форумында катнашу булды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек актив рәвештә үсә бара: яңа проектлар эшли башлый, эшлекле багланышлар киңәйтелә һәм үзара визитлар уза. Ул шулай ук Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиевнең 2024 елда Татарстанда ике тапкыр булуын искәртте.

Тулырак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев