erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Розалия Арсланова: Продукция сатып алганда вак хәрефләр белән тышында язылганнарны укыгыз

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә 7 төр атланмай һәм 5 төрле сырга дегустацион тикшерү ясалды.

Инспекциянең Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова, һәр продукцияне сатып алганда вак хәрефләр белән тышында язылганнарны укырга, иренмичә ныклап ул мәгълүматны өйрәнергә кирәклеген искәртте.

«Кулланучылар дегустациясен уздыруның максаты – сатып алынган май һәм сыр продукциясе үрнәкләренең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү һәм иң намуслы җитештерүчеләрне ачыклау булып тора. Шулай ук билгеләнгән нәтиҗәләр турындагы мәгълүматны кулланучыларга җиткерү дә төп бурычыбыз. Шулай ук халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгелибез, бу өлкәдә вәзгыятьне яхшырту буенча җитештерүчеләрнең дә, сәүдә итүчеләрнең дә уртак тырышлыкларын берләштерергә омтылабыз. Халыкка һәр продукцияне сатып алганда вак хәрефләр белән тышында язылганнарны укырга, иренмичә ныклап ул мәгълүматны өйрәнергә кирәк» – дип сөйләде ул.

Шулай ук Розалия Арсланова атланмай һәм сыр буенча базардагы вәзгыятькә дә тукталды.

«Атланмай – тиз бозыла торган продукт. Ә бозылган майны куллану эчәк авыруларына китерергә мөмкин. Экспертлар майның микробиологик күрсәткечләрен җентекләп тикшерү буенча майның аерым үрнәкләрендә эчәклек таягы төркеме бактерияләре, чүпрә һәм күгәрек табылган. «Сыр» һәм «сыр продукты» төшенчәләре бар. Сырдан аермалы буларак, сыр продукты составында үсемлек маеннан әзерләнгән сөт маен алмаштыручы матдәләр булырга мөмкин. Ләкин гамәлдәге закон нигезендә җитештерүче төргәктәге аның исемендә дә («сөт маен алмаштыручы сыр продукты») һәм продукт составында да булуын күрсәтергә тиеш. Ә кайбер җитештерүчеләр болай күрсәтеп торуга ваемсыз карашта», – дип ассызыклады спикер.

Чыганак(теманың дәвамы): Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев