Танылган Мәскәү блогерлары Казанның төп Яңа ел чыршысына һәм Яңа ел бизәлешенә бәя бирде.
Сәяхәтләр темасын яктыртып баручы танылган Мәскәү Instagram-блогерлары Татарстан башкаласының Яңа ел бизәлешен һәм төп чыршысын бәяләде.
Мәскәүнең танылган фотографы һәм блогеры Владимир Ташланов Казан шәһәрен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү өчен иң кулай урын дип бәяләде.
«Blogger awards 2019» премиясе лауреаты Соня Филиппова Казанны чын әкият белән тиңләде һәм бар халыкны шәһәр буйлап сәяхәткә чакырды. “Монда Казан кешеләре бармы? Барыгыз да урамга”, – дип яза ул.
Татарстанлылар үзләре дә читтә калмады. Мәсәлән, ТРның атказанган артисты һәм блогер Гөлназ Сәфәрова Төп чыршы янындагы фотосын урнаштырды. “Киләчәк Яңа Еллар белән, дусларым!!!” – дип яза ул.
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның рәсми битнендә шулай ук чанадагы Санта фотосы барлыкка килде.
Кичә “Казан” гаилә үзәге янында Казанның төп чыршысын ачу тантанасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев