erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан делегациясе «Бердәм Россия» партиясе съездында катнашты

Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең XXIII съездының беренче этабы үз эшен башлап җибәрде. Чарада Россия Президенты Владимир Путин катнаша.

Съезд барышында Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеге расланачак, шулай ук партиянең Манифесты һәм Халык программасы буенча фикер алышу дәвам итәчәк, дип хәбәр итә "Казанские ведомости".

Татарстан Республикасын съездда иң күпсанлы делегацияләрнең берсе тәкъдим итә. Аның составына район һәм шәһәрләрдәге җирле бүлекчәләр секретарьлары, депутатлар, партия активистлары кергән. Барлыгы 50гә якын вәкил республика исеменнән эшли.

Съездның төп темаларының берсе – партиянең беренчел бүлекчәләре эшчәнлеге. Бүген Татарстанда 2011 беренчел бүлекчә эшләп килә. Алар 130 меңнән артык партия әгъзасын һәм 21 меңгә якын тарафдарны берләштерә.

Делегация вәкилләре билгеләп үткәнчә, нәкъ менә беренчел бүлекчәләр халык белән турыдан-туры аралашуны тәэмин итә, мөрәҗәгатьләрне кабул итә һәм кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтүдә мөһим роль уйный. Татарстанда беренчел бүлекчәләрнең нәтиҗәле һәм тотрыклы системасы республикадагы партия эшенең ныклы нигезе булып тора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев