Татарстан юлында автомобиль әйләнеп капланган, ике кеше һәлак булган
Бүген иртән республиканың Чирмешән районы Нагай бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел машина юлдан төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнеп капланган, дип сөйләделәр «Татар-информ»га.
Машинага җитди зыян килгән, аның яртысы сытылып беткән. Салондагы ике кеше – машина йөртүчесе һәм пассажир фаҗига урынында һәлак булган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария Лениногорск-Андреевка трассасының 17нче чакрымында булган. Volkswagen йөртүчесе борылышка кергәндә юлдан төшеп киткән. Урында полиция хезмәткәрләре эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев