erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан кунакханәләре МАКС платформасына күчә

Татарстанда кунакханәләрне МАКС платформасына тоташтыру дәвам итә. Бу эшкә «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты да ярдәм итә.

 

МАКС аша кунакханәгә урнашканда кәгазь анкета тутырырга һәм паспортны ресепшнда күрсәтергә кирәкми. Кунакка мессенджердагы «Цифрлы ID» бүлеген ачып, QR-кодны хезмәткәргә күрсәтү җитә. Мәгълүматлар «Дәүләт хезмәтләре»ндәге хисап язмасыннан автомат рәвештә алына.

Хәзер Казан кунакханәләренә урнашу җиңеләя

 2026 елның 1 сентябреннән 50дән артык номеры булган барлык кунакханәләр өчен МАКС аша урнаштыру мәҗбүри була.Платформага инде «Ривьера», «РЕЛИТА-КАЗАНЬ», Millennium Panorama, «Шифалы су – Ижминводы» санаториясе, ГРК «ШишкинЪ», «Берсут» ял йорты, «Крокус-Отель» һәм башка объектлар тоташтырылган.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев