Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин вазифасыннан китте
Марсель Миңнуллин - Татарстан Республикасының атказанган табибы, хирургия буенча югары квалификация категориясенә ия табиб һәм медицина фәннәре кандидаты.
Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин вазифасыннан китте. Бу карарны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Анда сәламәтлек саклау министрының үз теләге белән вазифасыннан азат ителүе күрсәтелгән.
Марсель Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туа. 1997 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый, 1нче хирургия авырулары кафедрасында клиник ординатурада белем ала.
2000 елдан 2001 елга кадәр Республика клиник хастаханәсендә кабул итү бүлегендә табиб-хирург була, аннары абдоминаль хирургия бүлегендә эшли. 2023 елда аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры итеп билгеләделәр.
Марсель Миңнуллин - Татарстан Республикасының атказанган табибы, хирургия буенча югары квалификация категориясенә ия табиб һәм медицина фәннәре кандидаты.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев