erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда биш ел эчендә беренче тапкыр җинаятьчелек кимеде

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 47,3 мең җинаять теркәлгән. Бу күрсәткеч 2024 ел белән чагыштырганда 15 процентка кимрәк. Узган ел республикада 56 мең хокук бозу очрагы исәпкә алынган иде.

 

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы, министр Дамир Сатретдинов хәбәр итте.

 «Соңгы биш елда беренче мәртәбә республикада җинаятьчелек дәрәҗәсе кимүгә ирешелде», – дип ассызыклады министр.

Хисап чорында берничә мөһим күрсәткеч буенча тотрыклы кимү күзәтелә. Аерым алганда, элек хөкем ителгән затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимегән. Шулай ук көнкүреш конфликтлары һәм исерек хәлдә кылынган хокук бозулар да азайган. Утлы корал кулланып башкарылган җинаятьләр саны  шулай ук кимегән.

Моннан тыш, аеруча авыр җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе югары булып кала. Үтереш, көчләү һәм талау очраклары тикшерү органнары тарафыннан ахырга кадәр җиткерелә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары алдагы чорда да җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү юнәлешендә эш дәвам итәчәген күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре