22 апрельгә каршы төндә һәм иртән Татарстан юлларында бозлавык барлыкка килү ихтималы турында кисәттеләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны сак йөрергә өнди.
22 апрель иртәсендә Татарстан территориясенең аерым районнарында һава шартлары начараюы көтелә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Республика халкына юлларда аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Җәяүлеләргә бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына юл аркылы чыгарга, ә машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга кирәк.
Көндәлек тормышта да саклык чараларын көчәйтү мөһим. Балаларга контрольне арттыру, өлкән яшьтәгеләргә һәм сәламәтлеге какшаган кешеләргә ярдәм итү сорала.
«Бозлавык чорында һәр адым уйланып ясалырга тиеш. Иминлек — һәркемнең үз кулында», — дип искәртә белгечләр.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, 112 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев