erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда фаҗига: юл һәлакәтендә берьюлы дүрт кеше үлгән, бер кеше имгәнгән
Яңалыклар

Татарстанда фаҗига: юл һәлакәтендә берьюлы дүрт кеше үлгән, бер кеше имгәнгән

Татарстанның Менделеев районында 2 җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. Авариядә берьюлы 4 кеше һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы шаһитларга сылтама белән хәбәр итте.

Чаллы – Әгерҗе юлында Бәзәкә авылы янында Kia Rio һәм «Лада Калина» бәрелешкән.

Юл һәлакәтендә үлүчеләр – барысы да өлкән кешеләр. Тагын 1 кешене хастаханәгә озатканнар.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/tatarstanda-faiga-yul-halakatenda-beryuly-durt-kese-ulgan-ber-kese-imgangan-5857365

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев