erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда самолет тибындагы пилотсыз очкычны бәреп төшергәннәр
Яңалыклар

Татарстанда самолет тибындагы пилотсыз очкычны бәреп төшергәннәр

Республикага бу инде өченче һөҗүм.

15 май көнне 7.30 сәгать тирәсендә, Татарстанның Югары Ослан районында пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итте.

Очкыч самолет тибындагы булган, аны һавада бәреп төшергәннәр.

Элегрәк республикадагы барлык хезмәтләр югары әзерлек режимына китерелгән дип хәбәр ителгән иде. Казан һәм Бегишево аэропортлары өстеннән һава киңлеге ябылган.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-samolet-tibyndagy-pilotsyz-ockycny-barep-tosergannar


Нет комментариев