Татарстанда СВО катнашучыларын эшкә урнаштыру өчен квота кертү тәкъдим ителә
Республикада 875 эре эш бирүчене колачлаячак яңа закон проекты карала.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Дәүләт Советына СВОда катнашучыларны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән закон проектын кертте. Документ буенча, хезмәткәрләр саны 200 кешедән арткан оешмалар өчен 1 процент күләмендә квота билгеләү тәкъдим ителә.
Закон проекты республика дәрәҗәсендә эшләнгән һәм ветераннарга өстәмә социаль гарантияләр тудыруга юнәлтелгән. Инициатива хәзерге вакытта алдан карау стадиясендә.
Аңлатма язуында болай диелә: «Закон проекты белән махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен, хезмәткәрләр саны 200 кешедән арткан эш бирүчеләргә уртача исемлек санының 1 проценты күләмендә квота билгеләү тәкъдим ителә». Бу чара СВО катнашучыларына һөнәри яктан үзләрен табарга ярдәм итүне күздә тота.
Шулай ук кайбер очракларда эш бирүчеләр квотаны үтәүдән азат ителәчәк. Мәсәлән, инвалидлар җәмгыятьләре һәм алар булдырган оешмалар өчен, банкротлык процедурасы барган вакытта, шулай ук массакүләм эштән азат итү планлаштырылганда бу таләп кулланылмый. Моннан тыш, хезмәт базарында тиешле белгечләр булмау да исәпкә алына.
Татарстанстат мәгълүматлары буенча, әлеге яңалык республикадагы 875 эш бирүчегә кагылачак. Мондый тәҗрибә Россиянең башка төбәкләрендә дә гамәлдә кулланыла.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев