erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтисе күз алдында 12 яшьлек кызны машина таптаган

Кыз бала автобуска утырып, Югары Чаллы авылыннан Түбән Кама шәһәренә туганнарына кунакка килә.

7 декабрьдә Зәйгә таба бара торган юлда 12 яшьлек бала һәлак була. 35 яшьлек ир-ат идарә итә торган «Мерседес» минивэн машинасы кыз баланы бәрдереп китә. Түбән Кама шәһәре ЮХИДИ идарәсендә 12 яшьлек кыз һәлак булган авария турында сөйләгәннәр. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Мәрхүмә кыз Әминә исемле. Ул Түбән Кама районының Югары Чаллы авылыннан Түбән Кама шәһәренә туганнарына барырга чыга. Тукталышта автобустан төшкәч, ул юл аша чыга башлый. Анда баланы әтисе көтеп тора. Нәкъ менә шул мизгелдә кызны иномарка таптый. Әминә машина астына эләгә һәм урында ук үлә. Шулай итеп кызның атасының күз алдында фаҗига була.

Мәрхүмәне җирләргә бик күп халык җыелган. Әминә турында дуслары да, өлкәннәр дә бары яхшы сүз белән генә искә ала. Ул мөселман гаиләсендә үскән, тәртипле, тәрбияле булган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аварияне күргән шаһитларның күрсәтмәләре төрле. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рөстәм Гарипов НТР каналына аңлатма биргән. «Мерседес» машинасын йөртүче бу кыз бала юлны аркылыга йөгереп чыкты дип раслый. Шаһитлар исә фаҗига җәяүлеләр чыга торган зебрада булды дип сөйли.

Юл һәлакәте турында материалларны Тикшерү комитетына тапшырганнар. 2019 елда Түбән Кама районы юлларында 16 авариядә кешеләр үлгән. 12 яшьлек кыз — шушы исемлектә бердәнбер бала.

https://intertat.ru/news/incident/10-12-2019/tatarstanda-tise-k-z-aldynda-12-yashlek-kyzny-mersedes-taptagan-5698966

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X