Аны вәкаләтләрен арттыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Югары суды Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаевны сак астына алуны законлы дип тапты. Аны вәкаләтләрен арттыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр. Бу мәгълүматны» Татар-информ " га суд матбугат хезмәтендә расладылар.
Район башлыгы урынбасарының кулга алынуы турында 12 ноябрьдә билгеле булды. 14 ноябрьдә үк Яр Чаллы шәһәр суды аны СИЗОга 2026 елның 10 гыйнварына кадәр озаткан.
Түрәгә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев