Уку йортларына кабул итү буенча кайнар линия элемтәсе эшләячәк
9 июльдә Татарстанда югары уку йортларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла
Ул 16-19.00 сәгать аралыгында эшләячәк. Бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.
«Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән төбәкнең уку йортларына кабул итү кампаниясенә багышланган кайнар линия үткәрәчәкбез һәм гражданнарны кабул итәчәкбез. Туган сорауларны 8(843)294-95-29 телефоны буенча бирергә була. Моннан тыш, 9 июльдә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак», — дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.
Вице-премьер сүзләренчә, гражданнарны кабул итү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, Кремль урамы 9 адресы буенча узачак. Анда республика югары уку йортлары вәкилләре дә катнашуы көтелә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев