Владимир Путин Җиңүнең 80 еллыгы көннәрендә килешү игълан итте
Бу чорга барлык хәрби хәрәкәтләр туктатыла.
Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 80 еллыгы көннәрендә килешү игълан итте. Бу хакта Кремльдә хәбәр иттеләр.
«Россия Федерациясе Кораллы көчләре Югары башкомандующие Владимир Путин карары белән, гуманитар уйлаулардан чыгып, Җиңүнең 80 еллыгы көннәрендә - 7 майдан 8 майга каршы төндә 00.00 сәгатьтән 10 майдан 11 майга каршы төндә 00.00 сәгатькә кадәр Россия ягы вакытлы килешү игълан итә», – диелә белдерүдә.
Бу чорга барлык хәрби хәрәкәтләр туктатыла.
Шул ук вакытта билгеләп үтелгәнчә, Украина ягы килешүне бозган очракта Россия Кораллы көчләре «адекват һәм нәтиҗәле җавап бирәчәк».
«Россия ягы чираттагы тапкыр Украина кризисының беренче сәбәпләрен бетерүгә, халыкара партнерлар белән конструктив хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән беренчел шартларсыз тыныч сөйләшүләргә әзер булуы турында белдерә», – диелгән хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев