erid:2VtzquqpS7d
Хезмәт министрлыгы башлыгы туры эфирда татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк
Яңалыклар

Хезмәт министрлыгы башлыгы туры эфирда татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

26 сентябрьдә, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова туры эфирда социаль челтәрләрдән файдаланучыларның сорауларына җавап бирәчәк

Зарипова социаль-хезмәт өлкәсендә якын арада көтелүче үзгәрешләр, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын булдырмау чаралары һәм өлкән яшьтәге гражданнарга дәүләт ярдәме турында сөйләячәк.

Эфир 10:00 сәгатьтә башлана. Турыдан-туры трансляцияне «ВКонтакте» социаль челтәрендә карап булачак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев