Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев шушы көннәрдә операция ясаткан.
Җырчы чәч күчертеп утырту операциясенә тәвәкәлләгән. Бу хакта ул социаль челтәрләренең берсендә хәбәр итә. «Әлегә шулайрак. Яздан утырттык, көзге сезонга әзерләнәбез», — дип язган ул. Җырчының хәле яхшы. «Курыкмагыз, минем белән барысы да яхшы булачак. Тиздән минем чәчем булачак», — ди Илнар видеода.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140128/
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев