erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Иркә кадакка басып тора башлаган

Җырчы Иркә үзенең яраткан шөгыле турында социаль челтәрләрдә сөйләгән.

6 айга якын җырчы кадакларда басып тора икән.

- Бер көн дә калдырганым юк диярлек. Юлда булып 1-2 көн калса гына. Бу бернинди реклама да түгел, үземнең шөгылем турында килгән сорауларга гына җавап бирәм. Хәзерге вакытта 5 миллиметрлы кадакларда торам. Һәр иртә кадакларда торырга тырышам. Башлаганда 30 секунд, 1 минут ипләп кенә, тотынып кына кадакларга басып караган идем. Бу җиңел түгел. Үземне тикшереп карарга булдым. Хәзер 30 минуттан артык кадакта тора алам икән. Минем максат - 1 сәгать. Шушы рекордны куйганнан соң, 8 миллиметрлы кадакларга күчәчәкмен. Әлегә андый кадакларда 2 минут кына тора алам. Киләчәктә 10 миллиметрлы кадакта да басып торырлык дәрәҗәгә җитәрмен дип ышанам. Безнең табан астында бик күп нокталар бар. Бөтен органнарга да файдасы бар. Мин үземдә уңай якка үзгәрешләр сизәм. Иң мөһиме - нерв системасына ярдәм итә. Ихтыяр көчен үстерү өстендә дә эш бара. Үзгәрешләргә килгәндә: бөтен кеше ябыкканымны сизеп алды. Миңа калса, монда кадакларның файдасы да бар. “Кадакта басып ник үзеңне җәфалыйсың”, - диләр. Вакыт узу белән ул авырту кими, хәтта сизми дә башлыйсың. Кайвакыт тормыш мәшәкатьләре белән әнигә шалтыратырга онытыла иде. Үземә шундый гадәт керттем әле: кадакларга баскач, иртән әнинең хәлен беләм, рәхәтләнеп сөйләшеп алабыз. Без һәрвакыт эзләнүләрдә булырга тиеш. Спорт төрләренә килгәндә дә, бөтенесен дә эшләп карадым. Бокс - минеке. Йога юнәлеше дә кызыклы, аны да өйрәнеп киләм, - дип сөйләгән ул.

   Илгизә ГАЛИУЛЛИНА

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәһри Казан

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=44517

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев