Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин күрсәтмәсе белән аның урынбасары Рушан Әббәсов Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага «Әл-Фәхр» Мактау орденын тапшырды.
Россия мөселманнарының югары бүләге җырчыга «татар милли җыр сәнгатен саклау һәм үстерүгә зур шәхси өлеш керткән өчен» тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы 1 декабрьдә җырчының Дәүләт Кремль сараенда узган юбилей концертында булды.
Зәйнәб Фәрхетдинова – Россия һәм татар эстрадасы җырчысы. 2009 елдан – Татарстан Республикасының халык артисты. «Алтын Барс» («Татар җыры»), «Болгар радиосы», «Туган Тел милли премиясе» (Уфа), шулай ук «TMTV» телеканалы премиясе лауреаты.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/zainab-farxetdinova-al-faxr-maktau-ordenyna-laek-buldy-5897275
Нет комментариев