Аяусыз язмышының корбанына әйләнгән
Йорт подъездына урнашкан кибет янына халык жыелган. Милиция белән «скорый» машиналары да туктап тора. Кызыксыну канда бит.
Йорт подъездына урнашкан кибет янына халык жыелган. Милиция белән «скорый» машиналары да туктап тора. Кызыксыну канда бит.
Үтеп барышлый мин дә башымны халык арасына тыктым. «Бөтен җирдә шартлаталар, әллә берәр теракт булганмы» мин әйтәм. Ул арада подъезддан носилкага салып кемнедер алып чыгучылар күренде. Имәнеп киттем. Алар янымнан узганда носилкадагы җансыз гәүдәнең йөзенә карадым. Шешенгән, тырмалган, төк баскан битне танырга теләп бактым. Таныш кебек тоелды. «Мескен, язмыш диген, шушы хәлгә тошәр кеше идемени? Менә аракы ни эшләтә?» « При чем аракы? Хатыны үлгәч эштән чыкты ул. Апасы фатирын тартып алды», – дип, җыелган кешенең һәркайсы вакыйганы үзенчә бәяләде.
Кышкы төндә чит подъезга кереп, баскыч култыксасына асылынган бомжның исемен дә алардан ишеттем. Менә нигә йөзе таныш тоелган икән. Иван белән бер йортта яшәгән идек. Завод цехларының берсендә эшли, мактаулы эшче, пөхтә-чиста, мөлаем ир, очраганда һәрчак исәнләшә, кешеләргә ягымлы иде. Иван турында ул чакта апасы Машадан ишетеп белдем. Иске йортның ишегалды бала-чага белән тулы, бар да бер-берсен белә, кичләрен, балалар уйнаганда, без - әнилэр эскәмияләргә таралып кич утыра, гапь кора торган идек. «Иван – минем энем. Әти- әни үлгәч, икәү генә калдык. Бик ярдәмчел булды. Бер заводта эшлибез. Мактап торалар аны.
Хезмәт хакы әйбәт. Пенсия дә ала. Чечняда булды ул. Яра алып кайтты. Инвалидлыгы бар. Тик… Әй, үзсүзле, тыңламый мине. Тәки тора шул җүләр белән. Бөтен тапканын шуңа тота. Хәзер миңа бик тамызмый. Киемен, алка-йөзеген, тәмле әйберен – барын да аңа – шул кара йөзгә…»
Машаның ачуын чыгаручы – чечен кызы Марика булып чыкты. Иван беренче Чечен сугышында катнашкан. Туган ягына кайткан чакта зур гаиләдән берүзе исән калган, күп җәфалар күргән, ач-ялангач Мариканы жәлләп, үзе белән алган.
Иван белән Марика өйләнешеп яши башлаганнар. Кичләрен кулга кул тотышып йөргәннәрен күреп: «Нинди тату яшиләр!» дип, артларыннан сокланып карап кала идем.
Тик, бар да ал да гөл булмаган икән шул. Чечняда күргән сугыш хәвефеннәнме, туганнарын югалту кайгысыннанмы, бәлки, нәсел чире булгандыр, Марика акылга җиңеләя башлады. Җитмәсә авырга узган булган. Мариканы күрсәтмәгән табибы калмады Иванның. Барысы беравыздан: «Алга таба хәле катлауланырга, психик авыруы көчәергә мөмкин, баланы алдыру мөһим», – дисәләр дә, Иван тыңламаган. Яраткан кешесе карынында яралган беренче нарасыйларын тумас борын юк итәргә көч тапмагандыр. Аны да аңлап була.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/aiausyz-iazmysynyn-korbanyna-ailangan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев