erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Әлмәттә фаҗига: «Егетне җирләгәндә, өе дөрләп яна башлады, зираттагылар аңын җуеп егылды» (»Интертат », Алена Низамова)

Украинада һәлак булган Леонидны башта «Вагнер» зиратына җирләгәннәр, аннары Әлмәт районының Бута авылына алып кайтканнар. Салкын гүргә баласын салган вакытта, ананың йортына ут каба, зираттан ул көлгә әйләнгән нигезенә кайтып керә. Чаллы эшмәкәре гаиләне тиз арада өйле итмәкче.

Аны башта «Вагнер» зиратында җирләгәннәр, аннары гына әти-әнисенә хәбәр иткәннәр. Гаиләсе аның җәсәден Әлмәт районынның Бута авылына алып кайткан.

Ананың кара кайгысы бу гына түгел. Баласын җирләп яткан вакытта, аларның йортлары күмергә әйләнгән. Коточкыч бу, кешеләр йорт-җирсез дә калган. Кайгы өстендә кайгы, мондый хәлләрне күз алдына да китерә алмый идем», –дип яза Рөстәм Гәрәев социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Рөстәм Гәрәев – Чаллыда тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнүче эшмәкәр, ул фаҗигагә юлыккан гаиләгә ярдәм итәргә алынган. Әмма ул бөтен чыгымны да үзе генә күтәрә алмаячагын әйтә һәм танышларыннан ярдәм өмет итә. Аның сүзләреннән аңлашылганча, баласын салкын гүргә илтеп салып, әле шуның өстенә, шул ук көнне йорт-җирсез дә калган ана хәсрәтен бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый. Зираттан баласын җирләп кайткан ана документларсыз, киемнәрсез урам уртасында басып калган.

«Иң коточкычы – улын җирләп яткан вакытта, ананың өе дөрләп яна. Зират тау башында урнашкан, янгын бөтен җыелган кешенең күз алдында була, күпләр бу хәлдән аңнарын югалтып егыла. Егетне күмеп яталар, ә өй дөрләп яна», – дип сурәтли бу вакыйганы Рөстәм.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлмәт районының Бута авылы егете Леонид «Вагнер» хосусый хәрби компаниясендә хезмәт иткән. Аның 8 яшьлек малае – әтисез, хатыны тол калган. Балага әтисенең үлүен хәбәр итмәгән булганнар, бу турыда ул берничә көн үткәч, очраклы гына белгән. Леонидның әнисе хәзерге вакытта кодагыйларында яши.

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/almatta-faiga-egetne-irlap-yatalar-oe-dorlap-yana-ziratta-keselar-ansyzlanyp-egyldy-5858316

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X