erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Әниләрен, сеңелләрен югалту кайгысыннан юатырлык сүзләр юк

2 гыйнвар көнне көндезге 3 туларга 10 минут кала «Саескан Тавы-Шәле» автомобиль юлында коточкыч юл фаҗигасе килеп чыга.

Хюндай Солярис машинасына утырган әниле-кызлы Дәүләтшиннар гаиләсе Казаннан Әлки районы Иске Камка авылына кайтып килгәндә казага юлыга. Татарстан прокуратурасы хәбәренә караганда, машина алда баручы Ауди 3 автомобилен узып китәргә тырышканда, идәрәне югалта (моннан тыш, юлда хасил булган кар боткасы да үз ролен үтәми калмагандыр, әмма бу безнең фараз гына) алда баручы Тойота Прада машинасы белән бәрелешә. Руль артында булган  49 яшьлек Гөлназ, янында утырган пассажиры, кызы, 21 яшьлек Гөлшат мизгел эчендә җан бирә. Ә арткы утыргычта булган Илюзә, аның  яшь тә 3 айлык кызы төрле җәрәхәтләр алган.

Мәрхүмәләрне 5 гыйнвар көнне җир куенына иңдергәннәр. Иске Камка зиратында янәшә ике кабер пәйда булган. 

Дәүләтшиннар яшәгән йортның яме качкан, биредәге кайгы-хәсрәтне әйтеп бетергесез. Әлеге фаҗига булган көннән алып төннәре көн белән тоташкан. Әниләрен, сеңелләрен югалту кайгысыннан юатырлык сүзләр юк.  

Без Гөлназның хезмәттәше Әнисә Дамир кызы Низамова белән элемтәгә кердек. 
– Гөлназ белән 1995 елдан бирле бергә булдык, – ди Әнисә Низамова. – Әүвәл Иске Камка авылы мәктәбендә эшли башлаган идек. Аннан соң 2008 елда мәктәбебезне яптылар да, без Алпар мәктәбенә йөреп эшли башладык. Гөлназны баштан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр. Берничә елдан уку эшләре буенча директор урынбасары йөкләмәсен үтәде. Моннан тыш өлкән сыйныфларда тарих фәнен укытты. Гел елмаеп торган, энергияле, көчле рухлы, кешелекле җитәкче иде. 

Гөлназ тумышы белән Иска Камка авылыннан. Укытучы һөнәрен үзләштергәннән соң да туган ягы, Әлкигә кайтып төпләнергә булган. Авылдашы Илфат белән гаилә корып, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. 

Гаилә башлыгы Илфат озак еллар район янгын сагы хезмәтендә коткаручы булып эшләгән. Хәзер Түбән Әлки авылында, шәхси эшмәкәр ачкан предприятиедә хезмәт куя. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/anilaren-senellaren-iugaltu-kaigysynnan-iuatyrlyk-suzlar-iuk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре