«Әзрәк дәшмичә тору кирәк. Дөнья булгач, төрле хәлләр була»
Буа районы Татар Буасы авылында яшәүче Козыревлар гаиләсендә кунакта булдык.
Гөлназ апа белән Әбдерәхим абыйларның бергә тормыш итүләренә узган җәйдә 53 ел тулган. Бергә матур гомер итүнең сере нидә икән? 37 ел яшәгән җирләреннән китеп, кабат Буа якларына кайтуның үз хикмәте бар. Сүзне бүгенге геройларның үзләренә бирик.
– 10 класстан соң, Буа ашлык киптерү оешмасының лабораториясендә эшли башладым. Әбдерәхим биредә участковый булып хезмәт итә икән. Төнге унбердә генә кайта идек. Мин аны Җәүһәрия исемле кызны озата дип уйлыйм. Чынлыкта, миңа күз атуы булган. Шуннан ике ел йөреп, бергә кушылдык. Мин үзем тумышым белән шушы авылдан. Ул Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылыннан, – дип сөйли Гөлназ апа.
Буага кабат әйләнеп кайтып яши башлаганнарына да инде 18 ел булган. Моңарчы алар Чүпрәле районында 37 ел гомер иткәннәр. Буада 1971 елның июлендә никахлашып, октябрь аенда Чүпрәлегә күченгән булганнар. Шунда балалар туа, аннан башлы-күзле булалар. “Бер кызыбыз Кильдураз авылында тормышта, мәктәптә 33 ел завуч булып эшләде. Икенче кызыбыз да хәзер бездән ерак тормый. Без инде кабат бирегә балаларга ярдәмгә дип күчендек. Берничә ел эчендә йорт та салдык”, – дип сөйли Гөлназ апа.
Гомер буе яшәгән җирдән аерылып китү рәхәт түгелдер ул. “Минем өчен бик авыр булды. Иптәшемне әйтә алмыйм. Елап-елап киттем”, – Гөлназ апа. Әбдерәхим абыйга да җиңел булмаган икән. “Авыр инде. Бергә эшләгән, бергә тормыш иткән җирләр. Мин анда гомер буе торган. Борындыкта мин яшьтән бирле, абыйлар да шунда иделәр. Монда килеп яшәрмен дип уйламадым да. Балалар хакына күчендек. Шунда яшәгәч, чуашларга кадәр хөрмәт итә иде. Кечкенәдән үк вагоннар бушатып йөри идек», – дип сөйли ул.
Менә шулай кабат яшьлектә эшләгән урыннарга кайтырга насыйп була үзләренә. Яңа җиргә дә инде ияләнәләр. Әбдерәхим абый әйтмешли, мондагы халыкны да яхшы белә алар. Тормыш, кем әйтмешли, шушында башланган ич.
– Кызым Ләйсәнә, туганымның хатыны Нәсимә бик чакырды. Ызбаны салганда Шамил кияү бик булышты, барысына да рәхмәт. Бик нык ярдәм иттеләр. Хәзер оныклар, оныкчыклар белән мәш киләбез, – дип сөйли Гөлназ апа.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/iazmys/azrak-dasmica-toru-kirak-donia-bulgac-torle-xallar-bula
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев