erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Бәхетсез дә булмадылар, бәхетле дә яшәмәделәр

Ата-ана хыянәтен һәркем дә кичерә алмый... Ләкин язмышыңа шулай язылгач, аны син генә үзгәртә алмыйсың инде.

 

Бәхетсез дә булмадылар, бәхетле дә яшәмәделәр

Бер-берсенә ант биреп, ярату сүзләрен әйтеп, гаилә корган гаилә көннәрдән бер көнне бәхетле тормышның соңгы көненә килеп җитәргә мөмкин. 

Бу көн безнең гаиләгә бик тиз килеп җитте. Әти-әнинең аерылышуының иң авыры балага төшә. Алар бик тиз стресска бирелә, елый, шул рәвешле бер-берсен күрә алмый торган кешеләр, бала хакы дип, бергә яшәргә мәҗбүр була. Мин андый бала булмадым...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Берничә елдан кырыкны ваклыйм, тик ул көнне хәтердән сызып ташлап булмый. Без бик гади яшәдек. Әтием дә, әнием дә әллә ни акча күп алып эшләмәделәр. Тулай торакта кечкенә генә бүлмәдә тордык. Әнием күршедә яшәүче Марат абый белән дуслашып китте. Әти аларның әллә ни яшерен булмаган мөнәсәбәтләренә озак түзде, ләкин сабырлыкның да чиге була шул. Миңа нибары биш яшь иде әле, әти үзе сүз башлап: “Әгәр аның белән сиңа рәхәтрәк булса, бәхетле яшәгез! Ләкин кызыбызга авырлык килмәсен”, – диде.

Әнием үз юлын сайлады, минем үги әтием барлыкка килде. Без әтиебездән күрше бүлмәгә күчтек. Минем хакта алар өчәүләп түгәрәк өстәл артына утырып сөйләштеләр. Әтиемнең бәхетле әнигә караган моңсу күзләрен күреп, минем бик тә елыйсым килде. Ләкин мин түздем. Бик кечкенә булсам да, үземне кулга алдым. Алар уртак телне тиз таптылар, дуслаштылар дияргә мөмкин. Таңга кадәр мине ничек тәрбияләячәкләре турында сөйләштеләр. Әти миңа әти булып калачак, дип килешенде. Марат абый тәрбия эшенә артык кысылмаска тырышты. Ара-тирә әнигә киңәшләр бирә иде. Мин аны да яраттым, йөрәгемне яулый алды. 

Тулырак:http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/baxetsez-da-bulmadylar-baxetle-da-iasamadelar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре