Бер көн эчендә ап-ак булган чәчләре генә кабат каралмады
Әниебез, озаклап булса да терелде, тик бер көн эчендә ап-ак булган чәчләре генә кабат каралмады.
Кызык кына инде бу дөнья дигәннәре. Коданың 75 яшьлек юбилей бәйрәмендә булып кайттык. Кода дигәнем киленебезнең бабайсы, кайчандыр безнең бакча башы күршебез булган, озак еллар милициядә эшләгән Мөдәрис абый. Ул миннән 15 яшькә олы булып чыга. Ике күрше ярыша-ярыша бәрәңге чүпләгән вакытларда буразна арасында тәгәрәп йөргән елак кызның кайчан да булса кодагый булып түрендә утырасын башына да китермәгәндер ул вакытта инде мыек төрткән җиткән егет. Ә минем өчен Мөдәрис абый "куркыныч" кеше иде. Милиционер бит! Сары мотоциклының лүлкәсенә салып алып китсә! Бетте баш!
Ә хәзер көлешә-көлешә шул вакытларны искә алып утырабыз, яшь арасы да сизелми, күңелебез белән җитмешенче, сиксәненче елларны урыйбыз.
Ишми кушыннан су ташыган чаклар искә төшә. Артезиан коесы казылганчы суга тилмерде безнең авыл халкы. Су буена житәрәк ерымнан агып чыгучы суны чүмеч белән тутырып ала торган итеп җайлап куйганнар иде, чишмә кебек ясарга уңайсыз булгандыр, күрәсең. Без аны "куш" дип йөртә идек. Әле анда хәйран текә таудан төшәсе. Кыш көне ул бозланып ката. Баскыч-баскыч итеп ясалса да, кайвакыт менеп җиткәндә генә аягың таеп китеп чиләгең-ниең белән аска мәтәлгән чаклар да була.
Мөдәрис коданың әнисе Гөлсем апаны да искә алдык. Һәрвакыт көләч йөзле, ачык чырайлы, елмаеп сөйләшә торган, ап-ак чәчле күршебезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын! Аның турында кода сөйләгән хикәятне сезгә дә бәян итим әле.
Дәрес бара. Кисәк кенә күзем тәрәзәгә төште. Урамнан безнең авыл фермасыннан сөт ташучы трактор узып бара. Озакламый ул кире авылга әйләнеп кайтачак. Мин тиз генә портфелемне эләктердем дә, яшен тизлеге белән ишеккә атылдым. Каршыма очрап юлны бүләргә маташкан олы гына гәүдәле Венера апаның култык астыннан елгыр гына шуып чыктым да, урамга җилдердем.
Трактор белән авылга кайтканда никтер йөрәгем “чыгам-чыгам” дип тибә иде. Өй ишеген ачып керә-керешкә “әни” дип кычкырып, аны эзли башладым. Өй салкын, никтер мичкә ягылмаган, югыйсә башка вакытта без кайтышка өй май кебек җылы була иде. Әнинең ипи баскан күәсендәге камыры ташып аккан, игезәк энем белән сеңелем өстәл өстендә кочаклашып калтырап утыралар. Минем “Әни кайда?” дигән соравыма алар җавап бирә алмады. Сөйләшә белмиләр шул әле, яңа тәпи китеп маташалар.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/iazmys/ber-kon-ecenda-ap-ak-bulgan-caclare-gena-kabat-karalmady
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев