Янгында ул ике баласын берьюлы югалта. Ут капкан өйдән чыга алмаган алар
Әллә нинди язмышлы кешеләр белән очрашабыз. Карап торышка бер хәсрәтләре дә юк кебек.
Сөйләшә башласаң, җаннар сыкрап куя. Ишеткәннәрдән йөрәкләр чемерди. И адәм баласы, ничекләр түзә икән дисең... Фәния апага кушылып мин дә еладым.
Буа районы Татар Буасы авылында яшәүче Фәния апа һәм Илдус абый Исхаковлар гаиләсе белән уйламаганда таныштык. Иң элек Фәния апаның матур күзләре җәлеп итте безне. Күзе генә түгел, үзе дә бик чибәр апа. Тик язмышы гына шундый моңлы булып чыкты.
Фәния апа һөнәре белән дә безгә якын кеше.
– Почтага эшкә 1985 елның 1 гыйнварында кергән идем. Шуннан бирле 38 ел эшләдем. Ул чакта бик күп кеше газета-журналлар алдыра. Матбугатны күп укыйлар. “Ватаным Татарстан”ны гына 180 кешегә таратам. Район газетасы “Байрак”ны да 200дән артык өләшәм. Ничәшәр сумка асып, җилкәләрем калмый иде. Актыкка таба гына машина белән йөрдек, анда инде газеталар да азайды. Шулай да әйбер сату эләкте. Шулардан туеп чыктым, әле эшләгән дә булыр идем. Бер кулда газеталар, икенчесендә – ипи, товарлар. Шулай җәяү йөргән бит. Авыл зур. Бер көн дә калмыйча газета өләшәсе. Кар димибез, яңгыр димибез, йөрелгән. Авырып та калмаган. “Больничный” да алганым юк дисәм, соңга таба гына аякларым авырткач, алдым. Миннән соң авылда керүче булмады. Почтага беркем дә бармый. Җаваплылыгы күп, кемгә заказлы хат, аларны кулларына тапшырырга кирәк. Почтада эшләргә авыр. Күп кешеләргә тәкъдим иттек. Хәзерге почтальон Буадан килеп йөри, ахры. Яшь кызны куйганнар, кары-яңгыры бар, йөрергә кирәк, аны да жәллим, – дип сөйли Фәния апа.
Әле почтада эшләгән вакытта, икенче сменага элеваторга – үлчәүгә дә барырга өлгерә ул. “Ике җирдә эшләдең диләр, почтаны калдырмадың диләр. Бик сагыналар”, – дип сөйләве дә юкка түгел Фәния апаның. Ул чакта яшь тә булынган. Әле хуҗалыкта маллары – сыерлары да бар. Балалары кечкенә. Йортны да сатып кына алган чаклары.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/iazmys/iangynda-ul-ike-balasyn-beriuly-iugalta-ut-kapkan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев