erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ирен хәрби бәрелешләрдә югалткан Гөлназ Галәветдинова: «Кайта алмам, ахыры. Балаларны сакла, кара, диде»

Украинадагы хәрби операция барышында Арча егете 39 яшьлек Айрат Галәветдиновның Кызыл Лиманда янында барган коточкыч бәрелештә 2022 елның 23 сентябрендә һәлак булуы турында моңарчы язган идек

“Начар хәбәр җиткерәчәкләрен аңладым”
– Махсус хәрби операциягә китүенә гаҗәпләнмәдем, – ди Гөлназ. –  Хәрбиләрнең төп вазифасы шуннан гыйбрәт бит инде. Бары тик хушлашканда, моңсу гына: “Кайта алмам, ахыры. Балаларны сакла, кара”, – диде. Сизенгәнме шунда. Шелтәләп тә алдым үзен. “Үз балаларыңны үзең карарсың!” – дидем усалланып. 26 сентябрьдә мин эшләгән госпитальгә Айрат белән бергә хезмәт иткән иптәшләре килде. Начар хәбәр җиткерәчәкләрен аңладым, ләкин ирем турында хәбәр итәчәкләрен уйламадым, сизмәдем дә. Әле көлемсерәп: “Табиб янына яхшы хәбәр белән кермиләр бит инде”, – дидем. Айратны таба алмаулары, иң начар хәбәргә әзер булып торырга кирәклеге турында кисәттеләр. Шул минутта ниләр кичергәнемне, ниләр уйлаганымны хәтерләмим. Атна буе Айратны исәннәр арасыннан эзләдем, алгы сызыкта эшләүче табиблар белән элемтәгә кердем. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә юк микән дип тә уйладым. Әмма хәбәрсез югалганнар да, әсирлеккә төшкәннәр турында да тиз беленә... Бигрәк тә хәрби шәһәрчектә. 

Айрат Кызыл Лиманда янында барган коточкыч бәрелештә 23 сентябрьдә, җомга көнне һәлак булган, аны 8 сәгать дәвамында ут астыннан Луганскига алып чыкканнар. Ул вакытта анда бик көчле сугышлар барды. Шундый авыр вакытта ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле Гөлназ. “Чит шәһәрдә нишләп беткән булыр идем”, – ди ул күз яшьләренә буылып. 

Газиз ирен югалту кебек ачы, җан әрнеткеч кайгыны хатын бик авыр кичерә: төннәр буе керфек какмый, елап чыга. Ансыз ничек яшәргә, нишләргә? Иренең җылы канаты астында иркәләнеп кенә яшәп өйрәнгән хатын толлыкның ачысын татый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Авырлыкларны җиңәргә һич тә әзер түгел идем. Балаларны үстерешергә әтиләре кирәк. Айратны югалткач кына ансыз яшәүнең ничек авыр икәнлеген аңладым. Кайгыдан илереп елыйсы килгән чакларда, әллә инде күз тидерделәрме безгә, дигән уйлар белән шаша идем. Киттең, ә синсез ничек яшәргә өйрәтмәдең... – ди Гөлназ Галәветдинова иренең фотоларын барлап... 

Язманы тулысынча  Шәһри Казаннан укый аласыз. (Гаилә белән төшкән фото Шәһри Казаннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев