erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Оныклар күңеленә ничек кереп каласы? (Гыйбрәт)

Бер авыл чатында машина көтәм. Юл белән янәшә генә – зират. Аның борынгы, инде каберләре дә бик беленмәгән өлешендә, яңа гына буялган чардуган тора. Шул чардуганлы кабер тирәсендә, бер бабай белән яшь бала, баядан бирле мәш килеп нидер эшли ("Шәһри Казан").

 

Кызыксынуым соңгы чиккә җиткәч, яннарына барам. Исәнләшәм дә, тел очындагы соравымны бирәм:
– Кем җирләнгән монда?
– Бабай, - ди бабай.
– Ничәнче буын бабагыз?
– Белмим.
– Ә башка бабаларыгызның каберләрен беләсезме?
– Үз бабам сугыштан кайтмаган. Ә калганнарын юк, белмим шул.
– Монысын каян беләсез? Нигә бу каберне генә җыештырасыз? Нәрсә эшләгән ул бабагыз?...
– Анысын да белмим. Үзем дә әтидән кызыксынып сорашкан идем, ул да әйтә алмады. Бабасы да белмәгән. Бик күптәнге кабер, күрәсең.
– Ә нигә шулай карап торасыз?
– Әти кушып калдырды. Аңа бабасы әйткән булган. Борынгыдан килгән хөрмәт, тапшырылган васыять бу.
Янәшәдә торган балага сорау бирәм:
– Ә сиңа бу зиратны карарга әтиең әйтеп калдырдымы соң әле?
– Юк, мин моны әйтмичә дә беләм!
Мин борылып үз юлыма китеп бардым. Хәзергәчә җавап табылмаган сорауларым тагын бергә артты. Гасырлар буена онытылмас булып, ничек шулай ул-оныклар күңеленә кереп каласы?
Моның өчен күпме яхшылыклар эшлисе дә, нинди изгелекләр кыласы икән?!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/onyklar-kelen-nichek-kerep-kalasy-gyybrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X