Рәфинә Ганиуллина: «Сеңелләрем белән дуслашканнан соң, өстемнән йөк төшкәндәй булды» (Интертат, Гөлназ Хәбибуллина)
Бүгенге әңгәмәдәшем – популяр җырчы, 3 бала әнисе Рәфинә Ганиуллина. Аның иҗат һәм эстрада турында гына түгел, гаилә ныклыгы, гаилә җылысын саклау, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турындагы фикерләре дә кызыклы, дип яза «Интертат» хәбәрчесе
«Бүген булмаса, иртәгә, дигән әйбергә ышанып яшим»
- Рәфинә, сез быел иҗатка активрак тотындыгыз кебек. Балалар үсеп, иҗат өчен вакыт күбрәк кала башладымы?
- Иҗатта активлашу өчен аерым бер халәт кирәк. Соңгы вакытта яздырасы килгән җырлар күп булды. Җыр бит ул шундый нәрсә – менә хәзер яздырабыз әле дип, махсус эшләнми. Сиңа дип килеп кергәнннәре үз сәгатен көтеп ята да ята. Менә бу матур җыр бугай, дип кенә тотынып эшләп булмый. Күңел халәтенә туры китереп яздырганда гына тамашачы яратып кабул итә торган җырлар туарга мөмкин.
- Рәфинә, күп кенә җырчылардан аермалы буларак, сезнең үзенчәлекле тавышыгыз һәм җырлар сайлауда зәвыгыгыз бар. Шуңа да карамастан, күләгәдәрәк калып киләсез сыман. Яктырак яну теләге юкмы? Яисә сез үзегезгә шушы позицияне сайлап, канәгать булып яшисезме?
- Үземнән канәгатьмен дип әйтә алмыйм. Күңел түрендә һәрвакыт күбрәкне өмет итәсең. Минем бабай әйтә торган иде «һәркемгә – хаҗәтенчә» дип. Үзеңнең булдыклылыгың, талантың белән генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешә аласың. Бүген булмаса, иртәгә, дигән әйбергә, кайчан да булса минем сәгатем сугар, дигәнгә ышанып яшим. Әлбәттә, кайвакыт авыр моментлар да була. Ни өчен җырым танылып китә алмый икән, дип борчылам.
- Дөнья күләмендәге бик күп җырчыларны ишетеп, күреп беләбез. Кемнәргәдер уңыш яшь вакытларында ук бирелми. Һөнәренә тугры калып, 20 елдан соң гына популярлашып китүчеләре дә бар. Шуңа мин артык бетерешмим. Барыбер алга карыйбыз, иҗат белән шөгыльләнүебезне дәвам итәбез. Әмма күңелемдә шушы иҗатым белән тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешә алырмын дигән өмет юк түгел.
«Ике сеңлебез белән 4-5 ел аралашмыйча яшәдек»
- Рәфинә, узган ел гаиләгездә көтелгән, куанычлы вакыйга булды: ниһаять, сеңелләрегез белән дуслаштыгыз, дип беләм. Кем кемнән гафу үтенде? Ничек аңлаштыгыз?
- Без ике сеңлебез белән 4-5 ел аралашмыйча яшәдек. Илсөя сеңлем (сез аны җырчы Аиша дип беләсез инде) узган ел апрель аенда бәби тапты. Дөрес, без бу хакта белмәдек, ул моны сер итеп саклаган. Гаиләбез ишәюе турында очраклы рәвештә генә ишетеп алдык. Чөнки Илсөя бездән генә түгел, бөтен дөньядан йомылган иде. Бу – аның янәшәсендә үзенә басым ясый торган ир-ат барлыкка килү белән дә бәйле булгандыр. Ул аның үзенеке генә булуын теләгәнме… Көннәрдән бер көнне Илсөя миңа: «Мин бик сагынам, гафу үтенәм», – дип язды. Әни булгач, бәлки, күңелләре дә йомшарып киткәндер инде. Мин исә, бернинди мөнәсәбәтләр ачыклап тормыйча (хәзер сөйләгәндә дә елыйсым килә): «Без – туганнар, алга таба да туганнар булып яшик», – дидем. Аңлашуыбыз шулай гади генә булды. Хәзер элекке кебек аралашабыз, Аллаһка шөкер, араларыбыз бозылуга сәбәп булган темага әйләнеп кайтканыбыз юк.
Фото: © Рәфинә Ганиуллинаның шәхси архивыннан
- Илсөя янына үзегез бардыгызмы?
- Шул үзе язганның икенче көнендә Люция сеңлем белән Илсөягә кунакка киттек. Чәйләр эчеп, бәби сөеп кайттык.
- Елашкансыздыр?
- Елашмадык. Ничектер барысы да төштәге кебек булды, аңлап та бетермәдек бугай. Әмма шунысы мөһим: сеңелләрем белән дуслашканнан соң, минем өстемнән зур, авыр йөк төшкән кебек булды. Яшәүләре икенче төрле булып китте. Чөнки мин андый әйберләрне бик авыр кичерәм. Элек башкалар турында ишетеп тә, «кара, бертуганнар булсалар да аралашмыйлар икән, кит моннан» дип гаепли башлый идем. Үзебез белән дә шундый хәл килеп чыгар дип, башыма да китереп карамадым. Сеңелләрем белән аралар өзелгәч, мин үземә карата ышанычны да югалттым. «Бертуган сеңлекәшләрең белән шундый хәлдә кал инде», – дип, үземне гаепләп йөрдем. «Нигә мин безне яңадан дуслаштыра торган бер сүз таба алмыйм?» – дип көйдем.
- Әниегез дә шатлангандыр?
- Шатланды, әлбәттә. Әни бик авыр кичерде безнең мөнәсәбәтләр бозылуны. Әни генә түгел, безне якын күргән башка кешеләр дә.
- Бу ситуациягә бәйле рәвештә тәнкыйть сүзләре күтәрергә туры килдеме?
- Элек мин социаль челтәрләремне бик актив алып бара, вакыт-вакыт, гаделсезлекләргә әрнеп, фикерләремне, хис-кичерешләремне язгалап куя торган идем. Шул вакытларда: «Нигә аны бөтен дөньяга чыгарасың?» – дип ачуланучылар күп булды. Ә мин, үземә күрә, халыктан бер «поддержка» эзләгәнмендер. Хәзерге акылым белән үзем дә «нигә барысын да сөйләдем, күрсәттем икән» дип уйлыйм. Әмма ул чорда социаль челтәрләрдә шундый тенденция булды: кеше нәрсә эшләгәнен, чүп түккәненә кадәр күрсәтә иде. Мин дә, бәлки, тамашачыларыбыз белән безнең арада серләр булмаска тиеш, дип санаганмындыр...
Тулы әңгәмәне сылтама буенча укыгыз: https://intertat.tatar/news/rafina-ganiullina-senellarem-belan-duslaskannan-son-ostemnan-iok-toskandai-buldy-5872652
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев