erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Хатын акчасы уртак...

Әйтерсең, җир йөзендә аннан да яхшырак егет юк. Тәнзиләнең генә егете иң яхшы җирдә эшли, ул гына бүләк ясый белә, шуңа күрә һаман дусларына мактанырга ярата иде: «Ул минем шундый кайгыртучан, гаилә кору өчен иң яхшы кеше! Һәрвакыт туганнары турында уйлый, күптән түгел әнисенә санаторийга юллама бүләк иткән, ә әтисенә яңа телефон сатып алган!»

«Көлдермә инде, Тәнзилә. Әти-әнисенә бүләк ясау – бер хәл, сиңа шул бер роза белән әнисенә пациентларны калдырган шоколадтан ары нинди бүләк ясаганы бар соң?» – дип авызын йомды бу юлы Наилә мактанчык дустының. Тәнзилә бу сүзләрдән айнып киткәндәй булды. Чынлап та, Солтанның мондый мөнәсәбәте бик сәер бит?! Ул үзе һаман кемгәдер зур бүләк ясавы белән мактана. Җитмәсә, соңгы килүендә шәһәр үзәгендәге парктагы түтәлдән урлап алган лаләләре белән «сөендерде» йөргән кызын... 

Ләкин Тәнзилә дусларына сер бирергә ашыкмады. «Хатыны булгач, әллә нинди кыйммәтле бүләкләргә күмәр әле. Менә күрерсез», – дип елмайды. Ә күңелдән: «Кем мин аның өчен? Дусмы? Сөйгән кызымы? Очраклы гына кеше түгелдер бит? Юк, юк, менә тиздән өйләнешәбез дә, ул миңа да кыйммәтле бүләкләр ясаячак», – дип, үзен дә тынычландырырга ашыкты.

Ә бит бер елдан чыннан да Тәнзиләгә бәхет елмайды. Зарыгып көткән көн. Тезләнгән Солтан, бер кулында – чәчәк бәйләме, икенчесендә – алтын йөзек. Йөзекнең дә ниндие бит әле! Кайчандыр әтисе аны әнисенә ярәшүгә бүләк иткән. Гаилә традицияләрен дәвам итеп, Солтан йөрәген яулаган сөеклесенә шул йөзек белән тәкъдим ясады. Кызганыч, Тәнзилә генә аның ни сәбәпле аңа бүләк ителүен белми иде шул. Булачак кайнанасының бармакларына кечкенә булганга шундый кыйммәтле бүләк – зур рубин каш бизәгән калын алтын йөзек аңа эләкте. 

Шатлыгын яшерә алмаган Төнзилә бу юлы да тизрәк дусларына мактанырга теләде. «Кызлар, карагыз әле, күрегез! Ул миңа нинди алтын йөзек бүләк итте. Бер дә кызганмады!» 

Туй да шәһәрнең иң яхшы рестораннарының берсендә булды, иртәнгә кадәр күңел ачтылар. Кунаклардан җыелган бүләкләрне һәм акчаны Солтан тизрәк әти-әниләренең фатирына илтеп куйды: «Арендалап торган бер бүлмәле фатирда җыеп ятабызмы инде шуларны? Монда куркыныч та, урын да юк. Ә әниләрдә ышанычлырак», – дип җаваплады Солтан, хатынының сораулы карашын аңлап. Тәнзилә бу хәлләр белән килешмәсә дә, беренче көннәрдә үк тавыш чыгарырга теләмичә ире белән ризалашты.

Берничә айдан Тәнзилә Солтанының бер вәгъдәсен искә төшерергә булды. 

«Туйдан соң ял итәргә барабыз дип ышандырдың. Ничә ай үтте бит инде. Хәзер Төркиягә юлламалар да арзан. Мин биш йолдызлы кунакханәгә бик яхшы тур таптым. Әйдә, туй акчасына алыйк та ял итеп кайтык, кадерлем?» – дип үгетләде ирен. Үзе диңгез буен, андагы рәхәтлекне күз алдына китереп хыялланды. Әллә ни зур эшләр эшләмәсә дә, арыган иде ул. Әллә шикле уйлар, әллә башкасы бик ялыктырды шунда. Иренең акчаны саклап тотуына һәм шул вакытта яхшы юллама табуына мактавына сөенергә дә өлгермәде, Солтан: «Юк, матурым, ул акча торсын әле, тотмыйк. Анда барыбер тиешле сумма юк. Әйдә, синең хезмәт хакыннан түлибез, ә туй акчасын башка чыгымнарга тотарбыз», – дигән сүзләре белән шок хәлендә калдырды. Банкка процент белән салып кую тәкъдимен дә хупламады ире. Юк-бар белән баш бутама әле дигәндәй, ул сүзенә кул гына селтәде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәнзилә зарыгып көтеп алган ял диңгездә бик рәхәт үтте. Солтан сөеклесенә юллама буенча «всё включено» булган тәмле сокларны да «кызганмады», бер дә икеләнмичә бушлай хамамга да җибәрде, хәтта кибеттән истәлеккә кечкенә генә сувенир-магнит та сатып алып бүләк итте.

Гаилә тормышының ярты елыннан соң Тәнзилә кинәт кенә аларның бары тик аның хезмәт хакына гына яшәүләрен, ә Солтанның үзенекен ни өчендер гаилә бюджетына кертергә ашыкмавын аңлап алды. Кызык әле бу... Тәнзиләгә дус кызлары алдында мактанырлык бүләкләр дә ясамый, кафе-рестораннарга да йөрмиләр инде. Тәнзилә, үзе дә сизмәстән, янә уйлар өермәсенә килеп эләкте. «Әллә, минем сүзне тыңлап, банкка салып барамы икән? Миңа кыйммәтле бүләккә җыядыр бәлки? Белдем! Фатирга җыя. Гомер буе арендаланган фатирда яшәмәбез бит инде. Гаиләбез дә ишәя башласа!» дип, көзге каршына ук килеп бии башлады. Үзен бик матур кыйммәтле күлмәк кигән итеп күз алдына китерде. Менә-менә йөз дә бер роза күтәреп ире дә кайтып керер. Аны кулларына алып әйләндерер дә, ресторанга чакырыр... Хыяллар бер-бер артлы чәлпәрәмә килде шул. Хәтта шәһәр үзәгендәге түтәлдән урлап алып кайткан чәчәкләргә дә сөенер идем әле дигән куркыныч уйлардан кайнарлы-суыклы була башлады. Бергәләп кинога бару теләген җиткергәч тә, ире шау-шу куптарып, парк буйлап саф һавада йөрергә тәкъдим итте. Тәнзилә ирен бик яратса да, мондый кыланышларына сабырлыгы бетә баруын сизде.

Сабырлыкның соңгы тамчылары кайнатасының юбилеендә бөтенләй юылып төште. Шәһәр үзәгендәге ресторанда гаиләнең барлык туганнары һәм дуслары бик зур бәйрәмгә җыелган иде. Әйе инде, җитмеш яшьлек юбилей көн саен булмый. Күрәсең, Солтан да шундый уйлар белән әтисенә бүләк ясады. Бер тәнәфес вакытында барлык кунакларны ресторан ишегалдына чакырды. Ә анда кызыл бант белән бәйләнгән өр-яңа чит машинасы тора иде. Иң матур теләкләрен әйтеп, машина ачкычларын тапшырганда, Тәнзиләнең аяк астыннан җир убылгандай булды. Тиенләп җыелган акчаларның кайда икәне бик яхшы аңлашылды аңа...

Сабырлыгын учларына кысып тоткан хатын, кайтуга иренә кереште: «Нигә аңа яңа машина? Аның искесенә дә әле биш кенә ел дип әйтә идең? Безнең бит үзебезгә дә акча кирәк. Фатир аласыбыз бар. Миңа бер бүләк тә ясамыйсың, рәхәтләнеп ял да итә алмыйбыз. Имеш, саф һава организм өчен файдалы», – дип, бөтен җыелганын бушатырга теләде Тәнзилә. Ләкин ире аны тыңлап та тормады. «Әти һәрвакыт яхшы машина турында хыялланды. Гомер буе «Лада»да йөри алмый бит инде ул?! Ә юбилей аның бу хыялын тормышка ашыру өчен иң яхшы мөмкинлек иде. Мине кечкенәдән, гаилә беренче урында булырга тиеш дип өйрәттеләр», – дип җавап бирде Солтан хатынына бер тамчы тартынмыйча. Тәнзилә, исе китеп: «Ләкин синең хәзер үз гаиләң бар!» – дип каршы төште. «Бу гаиләме әллә? – дип көлде Солтан. – Безнең бит әле балалар да юк. Менә миңа малай бүләк ит, аны шулай ук гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген аңлатып тәрбияләячәкмен. Кызганыч, сиңа дөрес тәрбия бирелмәгән», – диде Солтан Тәнзиләсенең йөрәген яралап. Бу сүзләрне дә йотарга тырышты ул, ләкин үзе өчен нәтиҗәләр ясап куйды. Әйе, ул да тулы, матур, бәхетле гаиләдә үсте. Аның да әти-әнисенә кыйммәтле бүләкләр ясыйсы килә иде, ләкин туйда теләнгән: «Ике якны да тигез күрегез» кебек теләкләргә иренең игътибар итмәгәнен аңлады...

Икенче көнне үк Тәнзилә дус кызлары белән кафега китте. Тормышыннан һәм Солтаннан зарлануын көлкегә чыгарып калдырырга дустының: «Бәлки, сиңа чыннан да малай табарга кирәктер? Ирең нинди бүләк сораган бит. Улың да сиңа шундый кыйммәтле бүләкләр ясар иде. Хәер, үскәнен, аның яхшы итеп акча эшли башлаганын көтәсең була инде. Әлегә кайнанаңа пациентлары бүләк иткән шоколадларга түзеп тор», – дигән сүзләре ачуын чыгарды. Төртмә телле шаяртуларга түзә алмыйча, дус кызлары белән дә үпкәләшеп чыгып китте. 

Тәнзилә Солтанның мәгънәсезлегенә, көннән-көн «гаилә кыйммәтләрен» беренче урынга куюына да түзә алмады. Ире белән аерылышты. Әлбәттә, бу хәлләрдә ул гаепле булып калды. Солтан да, әти-әнисе, туганнары да аны рәхәтлеккә чыдамауда гаепләде. 

Чыганак: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/xatyn-akcasy-urtak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев