Зиннур Тимергалиев: "Сәмига"
Бүген барысына да бары тик бәхет кенә тели Сәмига, шулай ук беркемгә ачу да сакламый.
Авыл башына килеп кергәндә, уфалла арбасын Рөстәм чак тотып барды, чөнки тау төшәсе. Зур итеп печән төягән арбаны Керәшен аланыннан тартып кайтасы юк. Таудан аска таба үзе йөгерә ул, тотып барырга гына өлгер. Өлгермисең икән, үзеңә үпкәлә. Арба кулыңннан ычкынса, сине таптап китеп, алдагы тоткычына терәлеп каплануы да бар. Изеп китмәсә дә, бик күңелле түгел, барыбер берәр җиреңне имгәтәчәк. Узган ел шулай булды инде. Рөстәм тотып кала алмады, кулыннан ычкынуга, арба аны таптап китте дә әйләнеп капланды. Ике атна көчкә сулыш алып йөрде аннары малай. Берәр кабыргасы сынгандыр, диделәр күршеләр. Бәлкем, шулай да булгандыр. Рөстәм авыл малае, балавыз сыгып йөрмәде инде, билгеле. Әнисе больницага барыйк дигән иде дә, малай киреләнеп баш тартты. Шул гына җитмәгән. Җәй уртасында больницада ятарга тагын. Үтеп китте бит, сынган кабыргасы да төзәлде. Авылда йорт саен мал–туар асрыйлар үзе. Тик керәшен аланында авыл халкы бик сирәк печән чаба. Олылар сөйләве буенча, анда Патша заманында ук әле алты керәшен семьясын китереп утырткан булганнар икән. Тик үзләре шул ук татар халкыннан булсалар да, җирле халык белән аралашып китә алмаганнар, бик аз гына торып караганнар да кире туган якларына күченеп киткәннәр. Бәлки шулай, бәлки юк, ул заманны кем белсен инде хәзер?! Печәне бик яхшы ул аланның. Рөстәмнәр ике сыер асрыйлар. Әнисе колхозда эшләмәгәч, аннан процент печәне тими. Өстәвенә ул сыерларның бозаулары да бар бит әле. Ә сарыклар- унике баш! Җәй көне көтүдә булсалар да, кышка кергәч, бик тиз печәнлекне бушаталар. Сарай янындагы ике богыл да бик тиз юкка чыга. Җәе эссе торса, бик шәп инде ул. Рөстәм төшке ашка кадәр берүзе барып чаба печәнне, унбиш яшьлек авыл малае чалгы тота белә инде билгеле, әлегә аны печән чабу буенча авылда бер генә малайның да уза алганы юк. Аннары печәнне бер барып әйләндереп кайта. Әнисе кич эштән кайткач, уфалла арбасына төяп алып та кайтып куялар. Әйе, җәе эссе булгач, печәнне бик тиз җилли.
Арба артыннан чак өлгереп барган Сәмига улына эндәште:
––Улым, тотып бара аласыңмы, булышыйм!
––Кирәкми әни, төшеп җиттек бит инде!
––Аяк астыңа карый күр, узган елгы кебек була күрмә тагын.
––Ярар, әни.
Шулай арба, малай, Сәмига- өчесе дә ,чабышып, авыл урамына килеп керделәр. Менә шуның белән рәхәтләнеп бару бетте, алга таба арбаны тартып барырга кирәк. Зур итеп печән төялгән арбаны урам юлыннан тартып бару- бик үк җиңел эш түгел шул. Чокыр да чакыр, колхоз рәисенең авыл урамына таш җәйдерергә кулы җитми. Үзе үк шушы урамда тора бит инде. Улына бераз җиңел булсын дип, Сәмига да арбага килеп тотынды. Йөкнең җиңеләеп киткәнен сизгән малай, артына борылмый гына, әнисенә эндәште:
––Әни кирәкми, тартам мин аны.
––Авыр бит улым.
––Булсын, булышма.
Шул гына җитмәгән иде тагын, әнисе белән тартып бара арбаны, хәлсез, дип авыл малайлары көләрләр иде бугай Рөстәмнән. Малай икеләтә үҗәтлек белән арбаны тарта башлады. Авыр, каһәр. Шулай да малай, шыңшып, әнисенә эндәшмәде.
Җитмәсә, турыларыннан узып барганда, капкаларыннан Рәхилә килеп чыкты. Рәхилә- Рөстәмнең классташы. Кыз аз гына аларга карап торды да, чабып килеп, арбаның тоткычына бер яктан килеп ябышты.
––Җибәр, комачаулыйсың.
––Күп итеп төягәнсең Рөстәм, авырдыр, әйдә булышам.
––Төясә ни, үзем дә тартып бара алам мин аны.
––Улым! Рәхилә белән алай итеп сөйләшмә инде.
––Җибәрсен, кем кушкан аңа килеп ябышырга.
Малай каты итеп тарткалый торгач, кыз тәки кулын ычкындырды, арткарак калып, Сәмига белән беррәттән бара башлады.
––Исәнмесез, Сәмига апа!
––Исәнме ,сеңлем! Апаңны кияүгә бирдегезме?
––Бирдек.
––Туй күңелле булдымы соң?
––Шундый күңелле булды, Сәмига апа.
––Апаң да матур идеме?
––И-и-и Сәмига апа, апа туй күлмәген кигәч ,шундый чибәр булды.
––Менә сине улыма килен итеп алырмын да, син дә туй күлмәге кигәч, бик чибәр булырсың әле,–диде Сәмига, елмаеп.
Кыз, оялып, башын читкә борды.
––И-и-и Сәмига апа, көлмәгез инде.
––Абау, ник көлим ди, улыма бик тә чибәр, уңган килен аласым килә бит.
––Әй лә, сезне.
––Ник, минем киленем буласың килмимени?
Арба көпчәге, ташка килеп терәлеп, кызны бу уңайсыз сөйләшүдән коткарырга булды, ахыры. Рөстәм җан көче белән тартса да, арба селкенеп тә карамады. Сәмига белән Рәхилә арттан этә торгач кына, көчкә кузгалып киттеләр.
––Урамы бигрәк инде, җәй көне дә йөреп булмый,–дип, кыз тизрәк сүзне икенчегә борды.
––Әйтмәсәнә сеңлем, кайда ташы бар, кайда юк, таш салган җирен дә рәтләп тигезләмәгәннәр.
Инде арба колхоз рәисе торган йорт турысын узып бара башлады.
––Гадел абый үз тирәсен тигезләткән ул үзе.
Сәмига эндәшмәде. Аналы–балалы рәис торган хуҗалыкны дәшми генә узып киттеләр.
Рәхилә дә кирәкмәгән сүз ычкындырганын чамалап туктап калды.
Алга таба инде, аналы–балалы дәшми генә, үз йортларына кайтып җиттеләр. Аларның йортлары урамның икенче башында ук дияргә була. Бу яктагы аланнанардан печәнне бик тиз чабып бетереп җыеп алалар, шуңа күрә керәшен аланына печәнгә йөрми чара юк.
Киртә капканы киң итеп ачып куйгач, Рөстәм арбаны иске лапас янына якын ук китереп туктатты. Лапасның ишегалдына караган печәнлегенә тишек ясалган. Печәнне сәнәк белән, ишегалдында торып, өскә таба ыргыту бик җайлы. Лапас эченнән ыргытасы булса, сәнәк белән эшләү читен булыр иде.
––Сәмига апа, печәнлеккә үзем менәм, яме,-дип, Рәхилә лапас эченә йөгереп кереп китте.
Кызның классташына булышуы беренче генә түгел, шуңа күрә ул бу хуҗалыкта кайда ничек икәнен биш бармагы кебек белә.
––Алайса миңа эш тә калмый икән монда,–дип сокланып карады инде буй тарткан балаларга Сәмига.–Рөстәм улым, Рәхиләне кыерсытма.
––Нәрсә, әле бер сүз дә әйтмәдем бит.
––Менә шулай әйтмә дә, мин күәс алып чыгам хәзер,–дип, Сәмига йортка кереп китте.
Ул арада печәнлек тишегеннән кызның башы күренде.
––Рөстәм ыргытмый тор әле.
––Нәрсә булды инде тагын?
––Мин сезнең качып күкәй салып йөргән кыртый тавыгызның оясын таптым.
Атнадан артык аналы–уллы эзлиләр инде аның оясын.
––Кайда, ничек таптың?
––Аягым тишеккә ялгыш чумды да шунда кәрниз астына күзем төште. Кая, берәр нәрсә алып бир әле, у-у-у анда күкәйләр.
Рөстәм як-ягына күз йөртеп алды, ә әнә мунчаны сүткәндә чыгарып куйган табак ята икән, малай шуны алып кызга бирде. Кыз үрелеп алдып кабат эчкә кереп китте.
––Менә,–диде ул, кабат печәнлектән башын чыгарып. Яртылаш күкәй белән тулган табакны малайга сузды.
Монда, башка малайлар карап тормагач, Рөстәм кыз белән иркенрәк сөйләшә. Моны Рәхилә дә бик яхшы белеп өлгерде инде. Бер класста укысалар да, Рөстәм аның белән башкалар каршында сөйләшеп торырга ояла. Шуңа күрә урамда барганда, классташының дорфалыгына үпкәләмәде кыз.
––Әни белән бар җирне актарып чыккан идек, рәхмәт Рәхилә. Мин хәзер печән ыргыта башлыйм, син сакланыбрак бул, сәнәккә кадала күрмә.
Кыз белән малай эшкә тотындылар, авыл баласы өчен күптән өйрәнелгән эш, шуңа күрә, ашыкмыйча, җаен белеп эшләделәр.
Авылда халык шаккатарлык ике йорт бар. Берсе- колхоз рәисе Гаделнеке, шыңгырдап торган нарат агачыннан бурап күтәргән зур гына йорт, икенчесе- колхоз рәисе йортыннан да зуррак, кирпечтән салынган Сәмига йорты. Берсе- колхоз рәисе, икенчесе почтальон булып эшли. Аермасы бик зур. Шуңа күрә рәиснең хуҗалыгы инде төзелеп беткән, зур урыс капкасы да ясалып куелган. Рәис үзе йорт салганда, кулына балта тоту гына түгел, йомычкасын да җыймады. Ә менә Сәмиганың башкарак: кирпечен дә ташыды, осталарга растворын да изеп торды, ашарларына да әзерләде. Билгеле, күптән кул арасына кергән улы Рөстәмгә дә таякның иң юан башы эләкте. Әле хуҗалыкта эшләр ... Мунчасы сүтелеп, яңасы өчен фундамент салып куелган килеш тора. Озакламый бурасын китерергә тиешләр, әтисе күрше авылда тора Сәмиганың, бабай кеше дә көтә. Бура килеп җитүгә, оныгы белән бабай икәүләп мунча күтәрәчәкләр. Мунча эше бетсә, иске лапас көтеп тора. Киртәсен алыштырырга кирәк, өр- яңа капка да ясап куярга кирәк. Инде егетләр төсе куна башлаган малайны да киендерергә кирәк. Ялгызы яшәгән хатын өчен кирәкнең иге- чиге юк. Шул кирәге күп булганга, Сәмига ике сыер асрый, сөтен сатсаң, акчасы кереп бара, сарыклары да бар, кыш чыгасы ике үгезе дә әнә арканда торалар. Улы белән икесе генә яшәгәч, ит алай күп ашалмый, шуңа күрә, артыгын сатып, акча эшлиләр. Рөстәме булдыра. Кечкенәдән эшләп үскән малай, бу- авыр хезмәт, дип башына да китерми. Аныңча, дөнья фәкать шулай гына бара ала. Узган сабантуйда үсмерләр көрәшендә беренче урынны алды улы. Рәис үзе бүләкли дигәч, кулындагы сөлгесен ташлап, мәйданнан бүләкне алмый чыгып китте Рөстәм. Кичкә кергәч кенә, бригадир бүләккә тиешле тәкәне китереп китте.
––Ай, кара боларны, шул арада бетереп куйгансыз бит,–дип елмайды Сәмига, кулына күәс салынган савыт тотып, кире ишегалдына чыккач .
––Бетте әни, көтү кайтканчы өлгердек бит тәки.
––Сез булдырасыз инде барын да. Рәхилә сеңлем, сиңа бик зур рәхмәт. Әти-әниең орышмас микән инде?
––Юк ла инде Сәмига апа, өйдәге эшләрне күптән эшләп бетердем. Тагын нәрсә кирәк инде аларга.
––Уңган кыз да инде үзең. Мәгез, балалар, сусагансыздыр, күәс эчегез,–дип, хатын балаларга кулындагы савытын сузды.
Рәхиләнең, эссе печәнлек эчендә торып, тамагы күптән кипкән иде инде. Кыз Сәмига сузган күәсне кулына алды да, ымсынуын җиңеп, малайга сузды.
––Мә, Рөстәм, башта син эч.
––Үзең эч инде башта.
Кыз, юк дигәндәй, башын як-якка чайкап, күәсне малайга сузды.
Рөстәм кыз кулыннан күәсне алды да йотылып эчәргә кереште. Рәхилә, малайдан күзләрен алмыйча, йотылып эчкәнен онытылып күзәтте. Кыз үзенең карашын әлегә яшерә белми. Шуңа күрә бу карашны, хатын- кыз буларак, Сәмига бик тиз күреп алды. Кызның ике күзе дә мәхәббәт очкыннары белән мөлдерәмә тулганнар иде. Ә тегесен генә кара! Рәхиләнең карап торуына кинәнеп, ничек ирәеп эчкән була.
––Бәхетләрегез генә булсын инде балалар,–диде әни кеше, үз- алдына сөйләнеп.
Сүзнең ни турыда барганын аңламаган кыз, елмаеп, аңа таба борылды:
––Рәхмәт, Сәмига апа.
Рөстәм, салкын күәстән аерылып, инде савытны кызга сузды:
––Мә, Рәхилә эч.
Кыз малайның кулыннан күәсне алды да, рәхмәтле елмаеп, йотылып эчә башлады.
Инде кызны, күзләрен яшереп, малай күзәтте. Сәмига үзалдына оялып китте. “Ярамас, болай балалар янында басып тору”,- дип уйлады ахыры.
––Ярар, балалар, сез күәс эчегез, минем өйдәге эшләрне карыйсым бар әле,–дип, йортка кереп китте.
––Уф,–диде Рәхилә, ниһаять, күәстән аерылып,–шундый каты эчәсем килгән иде, әниең күәсне тәмле итеп ясый, бик яратам мин Сәмига апа ясаган күәсне.
––Алай каты сусаган булгач, бераз чамалап эч инде,эчең авыртыр тагын.
––Юк, авыртмый. Инде күпме тапкыр эчкәнем бар. Рөстәм, көтү кайткач, әйдә каенлык артындагы борчакка барабыз, бүген әти белән узып киткәндә, үрелеп, бер-ике кузагын өзеп ашап карадык, шундый тәмле, сусыл.
––Белмим, теге колхоз тәкәсе көтүдән көн дә кайтмый, башка сарыкларга ияреп китә.
Сүз Рөстәмнең Сабантуйда көрәшеп алган тәкә турында бара. Аның тәкәсе дә галәмәт зур, әллә нинди сурәттә бөгәрләнеп килгән мөгезе дә бар. Каршына килгән хатын- кыз, бала-чаганы шул мөгезе белән сөзәргә дә булдыра. Әнисе, нәселе әйбәт дип, көзгә кадәр тимәскә булды тәкәгә.
––Рәисе шундый булгач, колхозның тәкәләре дә шундый була торгандыр инде улым, малдан үч алма,-диде.
––Абау, мин ул тәкәдән куркам Рөстәм. Кичә сарыклары белән бер төн кундырыр өчен, Филүс абый, тотып, сарыклары янына япмакчы булган аны-кыз көлеп җибәрде-тәкә хәтта туктап та тормаган, тегенең ике бот арасына мөгезе белән бер генә төртеп алган, Филүс абый урамда тәгәрәп калган, ә тәкә китеп барган.
Кызга кушылып, Рөстәм дә көлде.
––Шәп иткән, кеше малына, сорамыйча, кулын сузмас тагын.
––Ул синең тәкә болай да йорт саен кунып йөри бит инде.
––Үзләре ич, нәсел өчен берәр көн кунсын дип алып калалар. Аннары кешедә төн кунгач, ике-өч көн шыпырт кына үзе көтүдән кайтып керә ул.
––Бөтен урамның котын алып йөри инде ул.
––Йөрсен,–диде Рөстәм, үз малы өчен горурланып.–Әнә Гаделне дә егып тәгәрәтеп сөзсен.
Кызның кәефе китте.
––Алай димә Рөстәм, ярамый ич алай.
––Әйе, аңа ярый, миңа ярамый .
––Рөстәм, үпкәлим.
––Үпкәлә шунда,–диде һаман суынып бетмәгән малай.
Рәхилә кырт итеп борылды да капкага юнәлде.
––Барыбер алай ярамый,–диде кыз капкага җиткәч, борылып.
––Бар әйдә, бар, мин үзем белермен, кемгә нәрсә ярамаганын,–дип, кыз артыннан кычкырып озатып калды малай.
––Улым, нәрсә кычкырасың?–Тавышка йорттан Сәмига килеп чыкты.
––Әнә Гаделгә. Гадел дияргә ярамый, ди.
Сәмига улына ә дә димәде, җә дә димәде, ничек чыккан булса, шулай ук кире борылып кереп тә китте. Алай да ярты юлда, борылып, улына эндәште:
––Рәхиләнең анда гаебе юк инде улым, менә тик торганда үпкәләшкәнсез.
––Үпкәләшсә, үзе гаепле, өйрәтмәсен.
––Көннән- көн үзгәрәсең син улым, әшәкеләнеп китмәсәң ярар инде.
––Әшәкеләнмәм әни,–диде малай, йомшара төшеп,–мин Гадел түгел.
Ә көтүне каршы алганда, тәкәнең кабат башка сарыкларга ияреп киткәнлеге билгеле булды.
––Бар инде улым, минем сыерларны савасым бар, син эзләп кайт, кемнең сарыкларына ияреп киткән икән,–диде Сәмига, улына карап.
––Ну бу гаделне, көз генә җитсен.
––Кая, нинди гадел турында сөйлисең син?–дип сорады әнисе.
––Тәкәне әйтәм әни,” гадел” дип исем куштым мин аңа.
––Үзгәрдең син улым,–дип, баягы сүзен кабатлады ана кеше,–ирәеп киләсең.
Малае тәкәне эзләп киткәч, әле Сәмига улы артыннан байтак карап торды. Әтисе кебек озын буйлы, киң күкрәклегә әйләнеп бара бала, борын астындагы ак төкләре дә каралып киләләр. Кечкенә баланы көйли белде Сәмига, ә менә инде үсеп җиткән егет белән нишләргә кирәген башына китерә алмады. Көзгә Рөстәмгә уналты тула. Тәмам үсеп, балигъ булып өлгерде. Инде кызларга да күз салгалый.
––И ходаем, улыма акыл белән тәүфыйкны кызгана күрмә,–дип, авыз эченнән генә дога укып алды әни кеше.
Йорттагы кечкенә малай ир-атка әйләнде, бер карасаң- әнисенә терәк, икенче карасаң- егет кеше, ә егет кеше әнисенең сүзенә колак салмый да башлавы бар. Бала түгел, дөньяга үз карашы, үз фикере бар. Әнә тәкәгә дә гадел дип эндәшә, ә әнисенә ничек, уйлап та карамый.
––Аллага тапшырдык, улым юньсез бала түгел, дөрес тәрбияләдем бугай инде, укуы да яхшы билгеләренә генә бара, укытучыларның да тәртибеннән зарланганнары юк, Аллага тапшырдым–дип кабат кабатлады Сәмига.
Йорт саен:
––Ят тәкә кермәдеме?–дип сорашып бара торгач, Рөстәм Филүсләр капкасына килеп җитте.
Йорт хуҗасы капкасы төбендә тәмәкесен пыскытып утыра иде, Рөстәмне ерактан ук күреп көтеп алды ул.
––Нәрсә, парин, тәкә кайтмадымы?–дип сорады Филүс, малай килеп җиткәч.
––Әйе, шуны эзлим инде.
––Миндә ул, эзләмә, каршы килмәсәң, бер кич кунсын, минем сарыклар янында, кичә мине чәберчек калдыра язды, бүген үзе сарыкка ияреп кереп китте. Ну, урамда бер тәкә синең!
––Туйдырды инде Филүс абый, ике көннең берендә, урам бетереп, шуны эзлим.
––Ярар, нишлисең инде, рәисе нинди, тәкәсе дә шундый була инде аның–дип , Сәмига сүзен кабатлап авызын ерды абзый кеше.
––Шулай була икән шул, исемен дә “гадел” дип куштым әле мин аның.
––Кем, кем, кем дип куштым дисең энем?
––“Гадел” дип.
Филүс капка баганасына сөялеп утыра иде, эчен тотып, капка төбенә тәгәрәп китте.
––Ха-ха-ха, “гадел” дип куштым дисеңме, ну, егет, мач та китергәнсең, икесе дә бер үк юлда йөриләр, молодец, каян башыңа китергәнсең, ха-ха-ха. Тегесенең кушаматы тәкә, бусыныкы- гадел, алмашканнар икән.Абзый кеше капка баганасын төя-төя көлеп калды, Рөстәм борылып кайтып китте.
Икенче көнне почтада халыкка таратасы газетларны Сәмига олы сумкасына тутырды да ишеккә таба кузагалды. Почта белән колхоз конторасы икесе бер бинада, өске яктан төшеп килгән колхоз рәисе ишектән чыгып барган хатынны туктатты:
––Сәмига, тукта әле!
Хатын, туктап, рәискә таба борылды.
––Нәрсә кирәк?
––Син нәрсә кыланасың анда, бөтен авыл миннән көлеп йөри икән.
––Ярар, бер бүген генә көлмиләр бит, тагын нәрсә ошамый сиңа?
––Нигә тәкәгә минем исемне куштың? Иртүк фермага төшкән идем, сыер савучы хатыннар сөйләшкәнен тыңлап тордым.
––Хатыннар сүзен тыңларга яратасың инде син, башкасын булдырмасаң да.
––Синең белән әйбәт кенә сөйләшәләр түгелме әлегә?
Рәиснең кычкырып эндәшкән сүзе үзенекен эшләде. Почта начальнигы Харис абзый шыпырт кына почта ишегенең артына килеп басты. Авыл фельдшеры бүлмәсенең ишеге дә нигәдер азрак ачыла төште, өстәге кырт-кырт итеп атлап барган хатын- кызның үкчәле туфли тавышы да шып итеп туктап калды. Колхоз конторасында кинәт тынлык урнашты, барысының да колаклары кызык ишетү өчен әзер. Мондагы халыкны Сәмига да, Гадел дә бик яхшы беләләр, баш хисапчы Замира инде бер кулы белән телефонын тотып торадыр.
Авылда әле кәрәзле телефон белән интернет дигән нәрсә юк. Шуңа да карамый, яңалык, авыл буйлап, яшен тизлеге белән тарала Гадел конторда урнашкан тынлыкның юньнлегә түгел икәнен бик яхшы белә, шуңа күрә:
––Әйдә, чыгып сөйләшик әле,–дип, ишеккә таба ишарәләде.
Әйе, рәистә генә ди баш. Сәмига белән ир, ишекне ачып, урамга чыгып басуга, конторның урам якка караган тәрәзә форточкалары шарт-шарт килеп ачылырга тотындылар. Ничарадан-бичара булып, Гадел, тавышын әкренәйтеп, сүз башларга мәҗбүр булды.
––Нигә тәкәңә минем исемне куштың?
Сәмига көлеп җибәрде:
––Кушса ни булган, сабантуйда үзең бүләк иттең ич.
––Искә төшермә сабантуйны, анысы тагын бер, Рөстәм мәйданны ташлап чыгып китте. Районнан килгән түрәләр каршында мине хур итеп.
––Дөрес эшләде.
––Ә печәнне?
––Нәрсә печәнне? Колхозныкына тигәнем юк, Рөстәм үзе керәшен болыныннан чаба аны.
––Үч итеп, көн саен минем капка төбеннән уфалла арбасы белән тартып үтәсеңме?
––Тагын нәрсә, синең күзгә күренмим дип, бакча башыннан әйләнеп үтикмени?
Гадел хатынның олы сумкасына ябышты.
––Сәмига, әйдә алай йөрмәгез, ә? Печән кирәк дисәң, бүген үк күпме кирәк, шуның кадәр капка төбеңә үк алып кайтып аударачаклар, кирәк дисәң, печәнлегеңә урнаштырып та бирерләр. Әйт, күпме кирәк, бер олау, ике, өч-дүрт?
Хатын сумкасын рәистән кире тартып алды:
––Җибәр сумканы.
––Әйт, печән әзерләп азапланып йөрмәссез.
––Һы, алай бик азаплатасың килмәгәннәр җитәрлек синең Гадел. Авылда да, күрше авылда да. Барсына да печән тарата башласаң, колхозыңдагы сыерларың ач калыр. Ә тәкәгә килгәндә, мин түгел, Рөстәм кушты аңа шундый кушамат. Синеке- тәкә, ә тәкәнеке- гадел. Икегез дә бер үк юлдан йөрисез.
––Ничек Рөстәм кушты?
––Менә шулай.
Сәмига, рәисне калдырып, югары очка менеп китте.
Югары оч урамына менгәндә, Сәмиганы хәтирәләре яшьлек елларына алып китте.
Сәмига бу авыл кызы түгел, аның туган авылы моннан өч чакрым ераклыкта. Барлы- юклы кырык хуҗалыклы кечкенә генә авыл шунда. Әнисе сыер сауды, әтисе колхоз сыерларын көтте. Балачагы да башка авыл балаларыннан аермалы түгел. Башка балалар эшләгәнне, ул да эшләде. Коедан җәй көне көянтә- чиләк белән суын ташыды, кыш көне агач чанага әтисе бидон утыртып бирде. Коедан су чыгарып, кыз бидонны тутыра да чананы, тартып кайтып, ишек янына китереп куя иде. Әтисе эштән кайкач, бидонны, чанадан алып, йортка кертеп куя. Бакча чүбе, печән өсте... Санасаң, авыл баласына өелгән эшне бик озакка китә. Шул үзе гаиләдә беренче бала булып, аннан соң туган ике энесен тәрбияләргә әнисенә булышты дип өстәү генә кирәктер. Гаиләдә олы бала кыз кеше булса, әнисенә зур терәк була инде ул. Шуңа күрә Сәмига да әнисенең күп кенә хатын- кыз эшләрен үз өстенә алды. Шуның өстенә, фермага барып, әнисенә сыер саварга да булыша иде. Аннары унынчыны укып бетергәч, кыз ярты ел курсларда укып кайтты да клуб мөдире булып эшли башлады. Авылы кечкенә булгач, клубта яшьләре дә бик аз, шуңа күрә кыз өстендә өелеп торган эш бик аз. Көн саен кич клубны ача, иң төп хезмәте шул. Элеккеге мәчеттән манарасын кисеп ясаган клуб инде шунда. Тагын кечкенә генә бүлмәдә бер илле китаптан гыйбарәт китапханәсе бар. Кыш көннәрендә кич белән клубта яшьләр бик аз була, ә менә җәйгә башкачарак, бигрәк тә башка авыл егетләре килеп чыккалый иде. Шундый җәйге кичләрнең берсендә күрше авылдан өч егет килеп керде клубка. Шимбә көн булгач, авылда яшьләр байтак иде, Сәмиганың авылдаш кызлары да, шәһәрдәге укуларын калдырып, каникулга кайткан вакытлары. Башка авыл егетләренә ияләнеп беткән кызларның чит егетләргә бик исләре китми торганнар иде. Тик бу юлы ике егет арасында, өченче булып, озын буйлы, киң күкрәкле, борын астында сызылып киткән кара мыелкы егет бар иде. Кызлар аны бер күрүгә “ах” итеп куйдылар. Менә ичмасам егет дисәң дә егет. Егете дә үз дәрҗәсен белеп кенә кызларга эндәште.
––Кызларга күп сәламнәр.
––Сәламне алдык, кесәгә салдык,–дигән булдылар кызлар, исләре китмәгәндәй кыланып, чынлыкта алай түгел иде шул.
Шушы егетне бер кашык су белән йотарга әзер иделәр кызлар.
Шулчак клуб ишеге ачылып китте дә ишектән Сәмига килеп керде, кыз егетләр ягына күтәрелеп тә карамый, алар янынан узып, үзенең бүлмәсенә кереп китте. Гадел кызның бу гамәленнән аптырап китте, моңарчы аның яныннан, “ах” итмичә, бер генә кызның да уза алганы юк. Егет үз дәрәҗәсен бик яхшы белә, туган авылындагы кызларны җитәрлек елаткач, егет ,кызык эзләп, күрше авылга сугылган иде. Ә монда кара син, ничек? Бу авыл кызлары аны күрүгә әйләнеп төштеләр, ә бусы, “ых” та итмичә, аның яныннан узып китте. Кызның үзен болай тотышы егетнең мин- минлегенә килеп тиде.
––Кем бу?–дип сорады ул кызлардан, клуб мөдире бүлмәсенә ишарәләп.
––Сәмига ул, әтисе көтүче аның,–дип җавап бирделәр кызлар, егетнең Сәмига турында сорашуын яратмыйча.
“Ярар, Сәмига булса,- дип уйлады Гадел.- Исең китмәсә китерербез”. Ул кыз бүлмәсенә кереп китте.
––Безнең авылда башта исәнләшәләр иде,–дип сүз башларга булды егет кыз белән.
Сәмига бу вакытта, өстәлгә иелеп, үз эшләре белән утыра иде.
––Сез бит кунакка килгәнсез. Егет кеше дә булгач, әдәп саклап, башта сез исәнләшергә тиеш,–дип җавап бирде кыз, эшеннән аерылып.
––Ярар алайса, исәнмесез. Ә исемегезне белергә ярар микән?
–– Кызлар әйтмәделәрмени?
––Әйттеләр.
––Соң?
––Минем сезнең үзегездән ишетәсем килә.
––Сәмига.
––Ә мин Гадел абзаң булам.
Сәмига көлеп җибәрде.
––Абзый кеше булгач, кызлар янында нишләп йөрисез, бар кайтыгыз да әбиегезне кочаклап ятыгыз.
“Кара син моны, бер дә ачылып китәргә теләми бит әле бу,”– дип уйлап алды кызларны бер карашы белән аяктан егарга ияләнгән егет.
––Мин бригадир булып эшлим.
––Ә безнең күрше Фатых абзый фермада тирес чыгара,–дип җавап бирде кыз.
––Монысы нәрсә дигән сүз инде тагын,–дип, тагын да аптырап җавап бирде егет.
––Кемнең кайда эшләве турында фикер алышабыз түгелме соң?
––Юк, туктагыз әле, ә сез кем булып эшлисез?
Кыз пырхылдап көлеп җибәрде.
––Ә мин! Чишмәдә сөт батырам.
––Клуб мөдире бит син, башымны катырма әле.
––Үзең бит кеше башын катырып утырасың, җыен кирәкмәгән сүз сөйләнеп.
Менә сиңа кирәк булса, Гаделнең тозсыз-борычсыз шаяруларыннан эчләре катып көлеп утырган кызлардан бик нык аерыла икән бу кыз.
––Ярар,–егет торып басты,–иртәгә абзагыз тагын килеп хәлегезне белер,–дип клубтан ук чыгып китте.
Матаен кабызганда:
––Карап карарбыз, җаный,–дип, үзалдына сөйләнеп алды Гадел.
Бар кызлар аңа баштанаяк гашыйк булганда, бер кыз гына аннан борын чөеп калырга тиеш түгел. Барыбер минеке булырсың җаный.
––Карап карарбыз,–дип кабат сөйләнеп алды егет, кузгалып киткәндә.
Гадел, бернигә дә карамый, кызны үзенә каратырга уйлады, анда үзенә күрә бер комарлык уянды.
––Гадел алдында бернинди дә алынмаслык крепость юк,–дип күкрәк какты егет.
Сәмигага килгәндә, ул егетне мотоцикл белән килеп туктагач ук күреп алган иде, җансыз түгел лә инде кыз кеше. Егетне бер күрүгә үк ошатты. Шуңа күрә клубка егетләр артыннан килеп кергәч, кабат аңа күтәрелеп карамады. Чибәрлектә кайтыш булмаса да, клуб эчендә аннан чибәррәк, чая кызлар да бар иде. Бигрәк тә шәһәрдә, иркенләп, егетләр белән йөри алганнары. Шуңа күрә бу егет үзенә насыйп булмасын бик тиз чамалап алды. Ләкин егет икенче көнне дә килде, өченче көнне дә, көн саен килеп йөри башлады. Килгән саен клуб мөдире бүлмәсендә утырган Сәмига янына керде. Башта кыз үз бәхетенә ышана алмый йөрде, аннары егетне сагынып көтәргә ияләнде. Инде егет кызны, матаена утыртып, өенә кадәр озата ук башлады. Төн узганчы аерылыша алмый капка төбендә дә озаклап утыра башладылар. Үзенең җиңүен Гадел кара көздә туй белән билгеләп үтте. Кызны тәки үзенеке итә алды бит. Сәмиганың әти-әнисе булачак кияүләренең хәйран гына кызларга карата эшләгән этлекләрен белеп алдылар. Әтисе туйга ризалыгын бирми йөрде. Инде әнисе: “Өйләнгәч ,егетләр суыналар”,- дигәч, аннары кызының яшьле күзләре үзенекен эшләде, әти кеше сынды. Гадел белән Сәмига гаилә корып җибәрделәр.
Яшь киленгә эше бик тиз табылды, авылда почта тарата башлады. Озак көттерми, Рөстәм уллары да дөньяга килде. Менә шулай, акрынлап, тормышлары җайга салынып килгәндә, Гаделне колхозның чираттагы җыелышында рәис итеп сайлап куйдылар. Авыл хуҗалыгы институын бетергән, белеме бар. Элеккеге рәис пенсиягә чыкты, шуңа күрә яшь тә, белемле дә Гаделне рәис итеп куюга берәү дә каршы килмәде.
Берара колхоз эшенә кереп киткәнче, Гаделнең бер минут та вакыты балмады дисәң дөрестер. Кара төнгә кадәр яшь кияү колхоз эше белән мәшгуль булды дисәң дә ялган булмас. Хуҗалыктагы эшләрнең барысы да яшь килен өстенә өелеп калды. Кая ул рәис хатыны булып, кәттә киенеп, урамнан узу, ди. Тиз генә почтасын таратып бетерә иде дә муеныннан хуҗалык эшенә чума иде. Билгеле, яшь киленне үзен генә калдырмадылар. Гаделнең әти-әнисе дә, энесе дә ярдәм кулын һәрчак сузып тордылар. Үз эшенең тәртибенә кереп беткән Гадел генә үз хуҗалыгыннан бизгән булып чыкты. Халыкның “Бөкрене кабер генә төзәтә” дигәне дә хак сүзләр булып чыкты.
Колхозга институттан яшь агроном кайтып төште. Агроном кыз кеше булып чыкты. Чибәрлеге дә чамасыз, үзенә сыланып торган киемнәре дә кызның фигурасы менә дигән икәнен күрсәтеп тора. Кызны беренче күрүгә үк, рәис тамагын кырып куйды. “Иртәрәк өйләндем ахыры, дөньяда әнә күпме кызлар калган икән”,-дип уйлап куйды бу вакытта Гадел. Алга таба яшь агроном белән рәис бергәләп Нива машинасы белән колхоз басуларын карарга чыгып китә башладылар. Яшь белгеч Халидә дә үзен алай төшеп калган кызлардан түгел икәнен күрсәтә белде. Ә нәрсә булган, рәис яшь тә, чибәр дә. Билгеле, басулар карарга чыгабыз дисәләр дә, алар утырган Нива машинасы кукуруз басуыннан ерак китә алмый иде. Колхоз идарәсендә шулай сөйләшү гадәткә кереп китте.
––Рәис кайда икән, белмисезме?
––Агроном белән кукурузын үстерә.
Әйе, халыктан берни дә яшереп калып булмый шул. Бер булмаса, бер күзгә чалынасың барыбер.
Бу хәбәрләр Сәмигага да бик тиз барып ишетелде. Яшь килен почтаны авылның бер башыннан тарата башлый, ике сәгать дигәндә, йорт саен йөреп, авылның икенче башына килеп чыга. Ике йортның берсендә Сәмиганы авыл яңалыклары белән таныштырып торалар. Башка гайбәтләрне кычкырып сөйләсәләр, ә менә аның ире турындагы яңалыкны пышылдап кына сөйлиләр. Янәсе, бик тә яшерен сер икән бу. Бар авылга билгеле булган сер.
Өзелеп сөйгән ир канаты турында шундый гәйбәт ишетү авыр булды Сәмигага.
––Әйт әле миңа дөресен, агроном кыз турындагы сүз дөресме ул?–дип, Гаделгә туры карап сорады Сәмига.
––Нинди сүз ул тагын?–дип, белмәмешкә салынды ире.
––Синең белән чуала, диләр.
––Кем әйтә аны, юкны сөйләмә. Кайчак басулардагы уҗымнарны карарга чыгып китәбез, гайбәтчеләргә шул җитә инде.
Сәмига иренә ышанасы килсә дә, күңелендә барыбер шиге калды.
Ә Гадел ул көнне тагын төн уртасында гына кайтып керде.
Халык сөйли торды, Сәмиганың күңелендәге шом көннән-көн арта торды.” Юк, болай яшәп булмый”,- дип уйлады хатын. Яки шулай, яки юк. Почта таратып йөргәндә, хатын ирнең Нива машинасы кукуруз басуына таба китеп барганын күреп ала алды . Бар горурлыгын җиңеп, басуга таба кызу-кызу атлап китте Сәмига.
Кукуруз зур булып үскән, машина кая килеп туктаганын күреп булмый. Ире белән сөйләшкән хатын- кыз тавышын ишетеп алмаган булса, таба да алмаган булыр иде, бәлки. Колхозга үзе хуҗа булгач, Гадел ,кукурузны таптап, басуның эченә үк кергән икән. Кергән дип инде, таныш җиргә йөреп, басу эченә машинасы белән юл да салып бетергән .
Сәмига, сакланып, Нива машинасына якынлашты. Машина эчендәгеләрнең эшләре бик кызу ахыры, аның якынлашканын берсе дә сизмәде. Хатын атылып килде дә кисәк кенә машинаның ишеген тартып ачты. Ишекне ачуга, Сәмиганың аяк астыннан җир шуып киткәндәй булды. Ир канаты , машинаның арткы утыргычында утыра, аның алдына агроном кыз Халидә менеп атланган. Ике азгын да, ялт итеп, Сәмигага борылып карады. Агроном кызның лифчигы эченнән чыккан мул күкрәкләр Сәмиганың борынына ук килеп төртелделәр. Никадәр бу күкрәкләргә Сәмиганың лачкылдатап төкерәсе килсә дә, үзен тотып кала алды.
––Алла куәт бирсен, җаный, –дип, хатын ишекне шапылдатып япты да кайтыр якка борылды.
Авылга кайтканда, Сәмига чайкалып торган җир өстеннән атлап кайтты. Җаныннан да якын яраткан кешенең хыянәте хатынның җанын пычак күк телем-телем итеп телгәләде.
––Юк-юк,–дип кабатлады үз-үзенә Сәмига.–Авылда минем кукуруз басуына кереп киткәнне кем дә булса күреп калгандыр, юк- юк, еламаска, еламаска, халык күрмәсен.
Хатын күзләренән атылып чыгарга торган яшьләрен эчкә йота барды. Тышка бәреп чыга алмаган кайнар яшьләр Сәмиганың җанын ташка төрергә тотынды.
––Юк, еламаска, бирешмәскә.
Кич белән ире өенә кайткач, хатын Гаделгә актан-карадан бер сүз дә эндәшмәде. Гадел дә акланып файдасы юк икәнен аңлап, хатынының чәрелдәп ябышасын көтте. Тик Сәмига йортта бер- нинди дә тавыш чыгармады. Бары тик урынын гына икенче җиргә җәеп ятты. Алдагы көндә дә иренә бер сүз дә эндәшмәде хатын, аннары да. Гадел хатынның үзен болай тотышын үзенчә хәл итте.
––Чәрелдәп нишләгән булыр идең, кемгә кирәк син бала белән, шуңа күрә ирләр бераз уҗымга йөрсәләр зыян юк,–дип уйлады ул.
Хатынның аягына егылып, гафу үтенергә кирәклеген башына китермәде.
––Димәк, минем читкә йөрүемә хатын каршы түгел, бик яхшы,–дип уйлады ир.
Тик менә булган хәлләрдән соң дүртенче көнендә Гадел буп-буш йортына кайтып керде.
Йортта шәүлә кебек йөргән хатын да юк, идән уртасында уйнап йөргән малай да юк. Ир, атыла- бәрелә, йорт эчен карый башлады. Сәмига бирнәгә алып килгән сандык юкка чыккан, ике мендәр, яшь киленнең юрганы, матрасы, савыт-саба ише әйберләрнең яртысы. Хатын- кыз, бала киемнәре торган шкаф бушап калган. Ир, атылып, сарайга чыкты. Әле бер генә бозау китергән сыер юкка чыккан, ике сарык белән бер тәкәне дә Сәмига үзе белән алып киткән.
Ул эш белән йөргән вакытта, авылдашлары аның йорты каршында нидидер йөк машинасы тора дип хәбәр иткәннәр иде үзе. Тик барсына риза булган хатыны шулай шыпырт кына чыгып китәр дип, башына китерә алмады ул вакытта.
Сәмиганың йортта тавыш чыгармавы бары тик авылдашларына кызык күрсәтәсе килмәүдән иде. Иренең хыянәтен кичерергә уйламады да хатын. Шулай ук, акырып- елап, әти-әнисе йортына кайтып китәргә дә җыенмады.
Сәмига ирен тоткан икенче көнне үк, авыл советына барып, үзләре торган урамның икенче башында күптән ташландык торган йортны белеште. Йорты әле бик иске түгел, торырлык, хуҗалары шушы авыл кешеләре икән, йорт хакын артык күп сорамый, көтеп торырга риза булып, Сәмигага ачкычын тоттырдылар. Сәмига ике көн җыенды да, туган авылыннан машина белешеп, әлеге йортка күченде.
Кечкенә малаен кочагына кысып, яңа йортта беренче төнен кунганда, хатын үз-үзенә сүз бирде.
––Бик шатланма, мин китте дип, ерак китмәдем мин. Яшәрмен, синсез дә яшәрмен, йортны да, каралты- кураны да синнән яхшырак итеп салып куярмын. Минем йорт яныннан үткән саен үтең сытылыр әле, җаный. Үткән саен тамчы-тамчы җаныңнан аккан каның белән түләрсең. Карап карарбыз, кем-кемне.
Ә Гадел, хатынының авылдан чыгып китмичә, үзләре урамында ук йорт алып тора башлаганын белсә дә, гафу үтенеп килмәде.
––Кайтыр, ике яшьлек бала белән тора алмас, үзенә бәя генә арттыра,–дип уйлады ир.
Тик атна үтте, ай да узды, Сәмига кире кайтмады. Өч ай узгач, почтальон буларак, Гаделнең почта тартмасына судка чакыру кәгазен хатын үз куллары белән салып китте. Сәмига аерылышырга гариза биргән иде. Шул көнне Гадел кич буе аның ишеген какты.
––Нәрсә кирәк?–дип сорады Сәмига, болдыр баскычына чыгып баскач.
––Син нәрсә юләр сатып йөрисең анда?–дип җавап бирде ир, хатыны белән каты итеп сөйләшергә исәп итеп.
––Минме юләр сатып йөрим?
––Син, бу нинди кәгазь тагын?–диде ир хатынына, почта тартмасыннан алган суд кәгазен күрсәтеп.
––Югары белемең бар бит, укы.
––Укыдым мин аны.
––Укыгач, нигә сорыйсың?
––Ник юләр сатып йөрисең, дип сорыйм мин синнән,–диде ир, кыза башлап.
––Юк, мин түгел, ә син юләр саттың, җаный.
––Ну ярар инде, бераз гына һәрбер ирдә андый гөнаһ була.
––Димәк, ярый дисең инде аз гына.
––Билгеле ярый, башка рәисләр кимен куя дип беләсең мәллә.
––Минем башкаларда эшем юк. Димәк, дәрәҗә үстерү өчен, гөнаһ кылырга туры килде, дисең син алайса.
––Ну, анысы дәрәҗәне дә төшерергә ярамый инде,–дип акланырга тырышты Гадел.
––Ярар алайса, мин дә синең яныңда дәрәҗәңне төшереп йөрмәм инде, сау бул, судта очрашырбыз,–-дип, Сәмига кире йортка кереп китте.
Гадел башка килеп йөрмәде.
Яңа тормыш башлап җибәрү җиңел бирелмәде хатынга. Өч яшьлек баласын авылның балалар бакчасына калдырып, көне буе аяк өстендә булды. Башта йорт хакын түләп бетерү өчен генә дә, ике ел вакыт кирәк булды. Ике ел буе тиенләп җыя торгач, бу әҗәттән котыла алды хатын. Ә менә яңа йортка тотыну өчен, ай-һай, күп тир түгәргә туры килде. Хайван сатып ,акча эшләп була дип әйтүе генә җайлы. Ә эше күпме? Җитмәсә, көннән-көн үсә барган Рөстәм генә дә үзенә күпме акча сорый. Быел алып куясың өстенә кирәген, икенче елга инде ул киемнәргә сыймый малай. Кабаттан баштанаяк киендерергә туры килә. Мондый тормышның ни икәнен аңласа, шул ялгыз хатыннар гына аңлый аладыр. Мендәр очын тешләп, аз гына төн чыкмады хатын.
Ялгыз хатынга кармак салып карарга теләүчеләр дә булды авылда. Читкә каерырга яраткан бер Гадел генә түгел бит. Законлы аерылышып, ике ай үтмәде, урамда аның каршына колхозның баш инженеры чыгып басты.
––Сәмига, мин сине күптән ошатып йөрим инде, үзең бик уңган да, чибәр дә син.
Хатын тиз төшенеп алды инженерның ниятен.
––Самат, берәр әйтер сүзең бар иде мәллә миңа?– дип уйнаклап сорау бирде аңа.
––Бар иде шул.
––Әйт алайса.
––Урам уртасында әйтә алмам инде, син бүген ишегеңне бикләми ят, яме? Төнгә килеп чыгармын.
––Соң ярар, бикләмәм,–дип, сөйләнүен дәвам итте Сәмига,– сый да әзерлисе юкмы соң?
Саматның күңеле күтәрелеп китте, эшләр пешә болай булгач, ул иң беренче булып өлгерде бит, башкаларга аннан соң тәтер бу асыл кош.
––Әзерләсәң начар булмас иде,–диде ул, хатынга елмаеп.
––Ярар, кичкә кунакка көтәм, озак көттермә,–дип сабуллашты хатын аның белән.
––Кошлар кебек очып килермен,–дип сөйләнеп калды Самат аның артыннан.
Кич төнгә авышкач, Самат бакча башы аркылы башта бәрәңге сабагы араларына кереп посты. Берара як-якка карап торгач, бер- нинди дә шикле нәрсә дә булмагач, иелгән килеш чабып килеп, Сәмиганың иске абзарына килеп ябышты. Ишегалдында берәү дә юк. Әнә җәннәт бакчасы белән ике араны бары тик дүрт-биш кенә адым аерып тора. Ир шулай ук иелгән килеш, тураймыйча, Сәмиганың ишегенә якынлашты. Тук-тук, ир ишекне акрын гына какты. Җавап бирүче юк. Самат тагын шакыды.
Кинәт төп йортның ишеге ачылган тавыш ишетелде.
––Кем бар анда?
––Сәмига, бу мин- Самат.
––Килдеңмени җаным?
––Килдем, сине күрергә тилмереп, төнне көтә-көтә саргаеп беттем, ач ишегеңне.
––Хәзер.–Ниһаять, өй алды ишеге ачылып китте. Аның артыннан ук өстенә иске курткасын кигән Сәмига күренде, хатынның кулында нәрсәдер бар иде.
––Сәмига, нәрсә ул кулыңда?
––Сиңа дип әзерләп куйган сый.
––Ә!
––Мә!–Саматнаң маңгаена камыр җәя торган уклау килеп төште.
Көтелмәгән һөҗүмнән гашыйк кисәге акырып җибәрде.
––Нишлисең син?
Ул арада Сәмига, маңгаен тотып, иелеп төшкән ирнең якасыннан эләктереп алды да уклау белән аркасын каезларга тотынды.
––Сиңа хатының, ике балаң өстенә сөяркә кирәкме? Мә сиңа сөяркә! Ялгыз хатын итәген җәеп тора дисеңме? Мә сиңа итәк! Кызык кирәкме? Мә сиңа кызык!
Төн уртасында Самига ишегалдында, акыртып, уклау белән ярды Саматны. Ирнең акырган тавышына бөтен күрше-тирә уянып беттеләр. Көчкә хатын кулыннан ычкынып, кире бакча ягына таба сыптыра алды Самат.
Бусы әле баласы гына булган икән, икенче көнне Самат эшкә ике күзе дә күгәреп чыккан килеш килде. Саматның хатыны олы гына гәүдәле иде. Димәк, үз артына кызыкны җитәрлек тапкан ир кисәге. Өенә кайтып керүгә, Сәмига биреп бетермәгәнне, Саматка хатыны да өстәгән булып чыкты. Ул җәйдә Самат кара көзгә кадәр мунчасында кунды. Хатыны беренче карга чаклы өенә кертмәде ирен.
Ә менә Сәмигага авыл халкының хөрмәте генә артты. Бигрәк тә ирле хатыннарның. Аларны аңлап була, авылда ялгыз хатыннар аз түгел, ирләре булган хатыннарның каннарына тоз салганнары да җитәрлек.
Ә менә Гадел хатынсыз күп тормады. Гадел янында бушап калган урынны агроном Халидә бик тиз биләп алды. Гадел, Сәмига- га үч итеп,(моңарчы авылда булмаганны) туйны район үзәгендәге ресторанда үткәрде. Килен төшергәндә, туй машиналары юри Сәмига йорты яныннан сигналларын кычкыртып уздылар. Тик хатынның моңа әллә ни исе китмәде. Алга куйган максаты бар, тормышка ашыру өчен бар көчен шул якка таба борды.
Ун ел дигәндә, колхоз рәисеннән дә уздырып, кирпечтән йортын салып куйды. Инде менә Рөстәме дә үсеп җитте булышырга, бүген мунча бурасын китерергә тиешләр, акчасы түләнеп куелган. Хатын, кызу-кызу атлап, йорт буенча почтасын таратырга тотынды.
Эшен бетереп, өенә кайтып керсә, аның капкасы каршына КамАЗ машинасы туктаган. КамАЗга утырып килгән Сәмиганың әтисе Салих абый белән улы Рөстәм машина кузовындагы мунча бурасын бушатып яталар иде.
––У-у-у, китереп тә җиткергәнсез икән,–дип эндәште хатын КамАЗ шофёрына.Аннары әтисенә борылып эндәште:
– Әти, исәнме! Әни ни хәлләрдә?
––Ярый, бер килеш,–дип җавап бирде Салих абзый.– Рөстәм улым аскы ниргәләрне читкәрәк куй, аларны фундаментка беренче саласы.
––Ярар, бабай.
––Сәмига, кышкы абзарга бура дигән идең, кире уйламадыңмы?– дип сүзгә кушылды шофёр.
––Югын юк та, әле булмас инде, бәлки көзгә, ике үгезне саткач.
––Ник, анысын гына килешеп булыр иде әле. Йорт өчен бар нәрсәне миннән алдың, әнә тагын мунча бурасы, булмаса, үз итеп, бәясен төшәрмен, атлаган саен клиентларны кыерсытып булмас инде.
––Рәхмәт, тик барыбер акчасы юк.
––Юк, тукта, ашыкма Сәмига, минем әзер бурам бар, урын алып тора, шуңа әйтүем. Әйдә, иртәгә сиңа китереп куям мин аны, акчасын көзгә бирерсең, әйткәнемчә, бәясен төшәрмен тагын. Миңа өй бурасына заказ биргәннәр иде, абзар бурасы урын алып тора. Сиңа китереп калдырсам, урын киңәер иде. Аннары китереп бирү- китереп бирү инде ул, үзең техника артыннан чабасы түгел бит.
––Ярар, көтеп торырга риза булгач китереп куй. Кара көзгә кергәч, акчасын килеп алырсың.
––Алайса килештек.
––Килештек.
––Сау булыгыз!– КамАЗ кузгалып китте.
Сәмига әтисе янына бүрәнә өстенә килеп утырды.
––Мунчаны иртәгә күтәрә башлыйсызмы әти? Үзегез генә булдыра алырсыз микән? Авыр булыр дисәң, кешегә әйтәм.
Салих абзый көлемсерәп куйды.
––Һы, мунча бурасы өйнеке түгел ул. Рөстәм белән икәү дә күтәрәбез аны. Бүген үк, бурасын өеп, бәбкәсен күтәреп куярбыз.
––Шулай тиз мени?
––Соң, аның бар нәрсәсе әзер бит инде, бары җыеп күтәрәсе генә бар. Әнә идәненә дә, түшәменә дә тактасын китергән. Ахыры, башта мунчаны ясап күтәргәннәр, аннары, кире сүтеп, сиңа китергәннәр.
––Ярар, әти үзең беләсеңдер инде, синең сүзеңә каршы килмим,-дип, Сәмига йортка кереп китте.
––Чибәр егеткә кияүгә чыкканда, атаң сүзенә колак салырга иде, —дип, үзалдына мыгырданып алды бабай кеше.
––Бабай, башлыйбызмы?
Оныгы Рөстәм артына килеп баскан икән.
––Әйдә, улым.
Онык белән бабай эшкә тотындылар, Сәмига ашарга чакырырга чыкканда ,бурасын күтәреп куйганнар иде инде.
––Тиз буласы икән бу,–диде хатын, осталарның эшен күзәтеп.
––Билгеле тиз, әле миңа эләкми дә эше, Рөстәм эшләп бара барсын да. Мин менә командир кебек карап кына торам бугай монда,–дип кеткелдәп алды бабай кеше.
Осталар, ашап, кире ишегалдына чыкканда, аларны Рәхилә көтеп тора иде.
––Исәнмесез!–дип, тыйнак кына исәнләште кыз.
––Шөкер әле кызым.
––Сәләм, Рәхилә.
––Рөстәм синең вакытың юк икән, әйеме?
––Нигә?
Кыз, тартынып, бабай кешегә карап куйды, моны аңлап алган Салих абый җирдә аунап яткан такталарны караштыргандай итте. Янәсе сөйләшегез, сезне тыңлап торырга вакыт юк әле монда.
––Иртәгә безгә кунаклар кайтасы.
––Соң?
– Керәшен аланына барып, мунчага каен себеркесе җыеп кайтсаң, әйбәт булыр иде, ди әни. Рөстәм, мин урманга үзем генә барырга куркам.
––Мин белмим инде,–дип, иңнәрен җыерды Рөстәм.
––Барырсың улым,–дип сүзгә кушылды бабай да,–бәбкәләрне күтәреп куйгач, түбәнең ике яклап каршысын ябасы булыр, аны үзем дә эшләп куя алам мин, икәү барыбер бер-беребезгә комачаулыйбыз гына.
––Алайса көтү кайткач, яме Рәхилә?
––Синең тәкәң кайтыр микән соң, аны эзлисең булса?
––Көтүгә аркылы басып торырмын, әнә бабай да бар. Карышса, мөгезеннән эләктереп әллүр капкага аны.
––Алайса көтү кайткач киләм.
––Кил.
Кыз кош тоткандай кайтып китте. Кызны күзе белән озатып калган малай артында тавыш яңгырады.
––Яп авызыңны, әнә каргалар очып йөри, кәкәй итеп куймасыннар,– дип кеткелдәде бабай кеше.
––Әй лә, сине бабай.
––Нәрсә әй, кызлар күргәч, эш онытылды, марш бура өстенә.
Ике оста кабат эшкә тотындылар.
Гаҗәп, бүген тәкә көтүдән, бер якка да каермый, үзе кайтып керде.
––Кичә Филүстә бете басылган икән моның,–дип, үзалдына сөйләнеп алды Рөстәм.
Кичке ашны утырып ашап кына бетргәннәр иде, Рәхилә дә килеп җитте.
––Рөстәмммм,–ишегалдыннан кызның тавышы ишетелде.
Ачык тәрәзәдән, башын тыгып, аңа Рөстәм җавап бирде:
––Чыгам.
––Улым кая җыендың?
–– Керәшен аланыннан мунча себеркесе җыярга барыйк, дигән иде Рәхилә.
––Ә мунча?
––Барсын,–дип сүзгә кушылды бабасы да,–бүген кирәге юк аның.
––Алайса безгә дә җый инде улым, яңа мунчага яңа себерке булыр.
–– Әни, мин уфалланы алам.
––Ал.
––Шул уфалла инде безгә,–дип әңгәмәне дәвам итте Салих абзый,– мин дә җитәрлек өстерәдем аны, анаңа да әнә эләкте, хәзер син тартасың, малаеңнан соң оныгың да тартыр әле аны, улым.
––Башка чара юк бит әти.
––Рәсәйдә уфалладан башка бернинди дә чара юк, кызым. Уфалла йортыңны җылыта, хайваның белән бергә синең тамагыңны туйдыра.
––Миңа да өй салып бирде менә .
––Салуын салды да, тик аны бит ун ел тартырга туры килде үзеңә.
––Зарланмыйм.
––Зарланып нишлисең кызым, әйттем бит, Рәсәйдә шул уфалла гына бар дөньяны тартып бара.
––Бәлки, Рөстәмгә эләкмәс.
––Әйе, эләкмәгәнгә күрә, шул арбага җигелеп чыгып китте әнә.
Сәмига түр тәрәзә аркылы урам якка күз салды. Анда улы Рөстәм белән Рәхилә, уфалла арбасын тартып, урманга таба китеп баралар иде. Хатын көрсенеп куйды.
––Быел соңгы елын бара инде мәктәпкә, аннары армия диярләр, кемнеңдер бердәнбер баласы димәсләр. Әнә Чечня дигән сугыш чыкты. Түрәләр дөнья бүләләр, безнең малайлар канга батып сугыша шулар өчен.
––Бәлкем, бердәнбер бала булгач, анда алып китмәсләр әле кызым.
––Аллага тапшырдык инде әти, аллага тапшырдык.
Бу вакытта Рөстәм белән Рәхилә, арбаны икесе ике яктан тотып, авылны чыгып баралар иде.
Кыз белән егетне урман тоташ диңгез шавы белән каршы алды. Читтән карап торышка,чынлап та, шомлы күренә урман. Куе яфрак белән капланган агачлык эче бөтенләй күренми. Әллә нинди серле дөнья. Ә эченә кереп китсәң, никадәр гүзәллек анда. Ә агачларга кунып, күпме кош сине сайрап каршы ала?! Шулай булса да, кыз Рөстәмгә сыена төште.
––Куркасыңмы?
––Юк, син барында курыкмыйм мин Рөстәм.
––Курыкма. Әнә тегендәрәк кечерәк каеннар үсә, шунда барыйк әле, син ботакларын кисеп торырсың, мин себеркесен бәйләрмен, монда ук эшен бетереп кайтырбыз.
Алар каенлыкка таба килеп туктадылар да эшкә тотындылар. Рәхилә, буе җиткән кадәр үрелеп, каен ботакларын ботарларга тотынды. Ә Рөстәм, үз эшенең чын остасы кебек, алардан каен себеркесе бәйләргә тотынды, күнегелгән эш, бик җәһәт эшләделәр егет белән кыз.
––Рөстәм, ә син укып бетергәч, кая укырга кермәкче буласың?
––Әнинең үзен генә калдырып китеп булмас инде, район үзәгенә ПТУ га керергә исәп. Ун чакрым гына ераклыкта бит, сварщик начар эш түгел. Әнә Филүс абыйның хуҗалыгыннан халык өзелгәне юк. Акча сугып ята,–дип көлемсерәп алды Рөстәм, эшеннән бүленми генә.
––Югары уку йортына керергә исәбең юкмыни?
––Әй, ул диплом, нишлисең аның белән? Дипломнары шкафларында тузан җыеп ятканнар авыл тулы. Бар кеше дә югары белемле булып бетте. Ә менә гади эш белүче юк. Һе, кая инде гади эш, ни балта саплый, ни чалгы саплый белмиләр. Яшиләр алар да, мин авылда яшим дип.
––Акчага кызыгасың, ахыры. Бәхет акчада түгел, тазалыкта бит.
––Әйе шулай, әни белән ни эшләргә генә тотынмыйк, шул каһәр суккан тазалык җитми һаман,–дип, кабат кеткелдәп алды Рөстәм.
––Өйдә дә шул акча турында гына сүз, колхоз акчасын түләми бер тиен дә.
––Каян түләсен, Гаделнең уҗымга йөрисе бар бит, акча шунда китә.
––Рөстәм әйтмә алай, әтиең ул синең.
––Әйе, әти! “Улым, ни хәлләр”,- дип тә эндәшкәне юк бит аның. Сез аңламыйсыз аны, сезгә улым-кызым дип кенә торалар.
––Кичер Рөстәм, ялгыш ул турыда сүз башладым.
––Әй лә, әйтмәсен, кирәге дә юк, бер синнән генә ишетмим инде мин аны. Әнә укытучылар миңа рәис малае дип карыйлар, сизәм бит мин. Һе, рәис малаеның “улым” дигән сүзен атасыннан гына ишеткәне юк.
––Укырга керәм дисәң, барыбер ярдәм итәр ул сиңа. Синнән башка баласы юк бит аның.
––Агроном Халидәнең кукурузлары үссә дә, бүксәсе үсми,–дип, авыл халкының сүзен кабатлады Рөстәм.–Кирәге юк, яшәдек бит әле моңарчы ансыз. Аннан ярдәм сорасам, әни дә хурланыр, бар нәрсәсен сатып бетереп, мине югары уку йортына укырга кертер.
––Әллә нишләдең син Рөстәм, зур абзыйлар кебек сөйләшә башладың.
Рөстәм иңнәрен җыерып куйды:
––Ә син, Рәхилә, нишләргә уйлыйсың?
––Минеке билгеле инде, апа белән җизни янына шәһәргә китеп, пединститутка укырга керәм.
––Авылда тагын бер югары белемле сыер савучы арта икән алайса.
––Булса ни?
––Булса ни шул.
Кыз белән егет талашып та киткән булырлар иде бәлки, тик өлгерә алмый калдылар,. Кинәт күкнең, гөрелдәп, тавыш биргәне ишетелде.
Рөстәм белән Рәхилә бер- берсенә карашып алдылар.
––Яңгыр килә,–диде кыз, урман эченең караңгылана башлаганын күзәтеп.
––Яшенле яңгыр, озак эссе көннәрдән соң, мондый яңгыр бик эшәке була.
Күк йөзе кабат гөрелдәп куйды.
––Рөстәм, әйдә, авылга чабыйк.
––Өлгермибез барыбер, яңгырны үткәрергә кирәк, әнә теге карт чыршы астына качарбыз.
Рөстәм, кызны ияртеп, карт чыршы астына кереп басты. Чыршы бик карт иде инде, аның салынып төшкән ботаклары яшьләрне тулысы белән яшерә алды, аннары урман үзе җилдән дә саклый.
Бу юлы яшен карт чыршы өстендә үк каты итеп яшьнәде.
Рәхилә куркып кычкырып җибәрде дә, үзе дә сизмәстән, Рөстәмнең кочагына атылды.Моңарчы кызларның кулын да тотып карамаган егет кинәт каушап калды. Коеп ява башлаган яңгыр салкыныннан түгел, ә кисәк кызыша башлаган тән ялкыныннан аның тән тиресен каз ботлары сырып алды. Нишләргә тиеш соң ул хәзер? Ә кыз, үчекләгәндәй, егеткә сыена төште. Рөстәмнең күкрәгенә кызның тыгыз күкрәкләре килеп төртелде, шома ботлары аягына килеп сарылдылар. Егет, сакланып кына, кызның аркасыннан кочып алды. Рәхиләнең еш-еш сулавы кисәк туктап калды. Егет кызны катырак кочагына кысты, кыз карышмады. Нидер эзләгәндәй,Рөстәмнең иреннәре кызның бите буйлап йөри башладылар. Рәхилә бәхетле күзләре белән Рөстәмгә күтәрелеп карады. Ике кулы белән егетнең муеныннан кочып, башын үзенә таба тарткандай итте. Алар көткән мизгелләр, ниһаять, килеп җиттеләр. Иреннәр, бер- берсенә җавап биреп, бергә кушылдылар.
Их син ,беренче мәхәббәт! Нинди татлы да син, нинди назлы да, сагышлы да син. Тәүге тапкыр сөйгәнең кочагында сарылып үбешү юкка гына адәм баласын гомере буе эзәрлекләп бармый. Никадәр наз, никадәр хис, никадәр мәхәббәт синдә- беренче үбешү мизегелләре?!
Рөстәм белән Рәхиләнең иреннәре бер бер-берсеннән аерыла алмый азапландылар. Әйтерсең, иреннәр бу мизгелләрне башка инде беркайчан да кабатланмас икәнен беләләр, шуңа күрә бу минутларны озаккарак сузарга тырышалар иде.
Ике гашыйкның мәхәббәт очкыннары, күкләргә атылып, яшен булып яшьнәделәр; күкрәкләреннән чыккан кайнар дулкыннар, давыл булып, биек-биек агачларның башларын түбән иделәр.
––Әйт, Рөстәм, менә хәзер әйт, –дип, егетнең иреннәреннән көчкә аерылып, пышылдады Рәхилә.
––Мин яратам сине Рәхилә!
––Тагын әйт Рөстәм.
––Мин яратам сине Рәхилә!
––Әйт, тагын-тагын әйт Рөстәм.–Кыз егетнең күкрәгенә башын салды.
––Мин я-рат-там сине Рәхилә, ишетәсеңме урман, мин я-ра-там ... .
“Уйланган эш, беткән эш,”- дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Чыннан да, әзер мунчаны кире күтәреп кую озак булмады. Дүрт-биш көндә эшен дә бетереп куйдылар. Инде эш мунча миченә терәлеп калды. Элеккеге кебек кирпечтән булдырасы килмәде Сәмиганың мунча мичен. Хәзер тимердән дә менә дигән итеп эшләп куялар икән аны. Йорттагы ике бөртек кеше өчен, кочак-кочак утын тутырып ягасы килми бер дә. Тимер мичкә бер кочак утын да бик җиткән, диләр. Шул турыда сүз чыккач:
––Авылда теге безнең йорттан ике өй, уң яктагы йортны беләсең бит кызым.
––Беләм әти, анда яшәгән әби белән бабай үлеп киткәннән бирле буш тора ул.
––Әйе, шул йорт.Анда бер егет күчеп кайтты, егет дип яше утыздан узган инде аның, бер тапкыр да өйләнгәнем юк дигәненә күрә, егет дип әйтәм инде.
––Соң?
––Шул сварщик та, тимерче дә икән ул үзе, чынлап әйтәм, тимер эшенә куллары алтын, колхозга чыгып эшләп йөрми, өендә тимер эшләрен эшләп ята. Мунчага дигән тимер мичләрне дә ясый.
––Кыйбат сорар микән әти?
Карт иңнәрен җыерды:
––Белмим, әниең белән миңа шул булган мич ярап тора, шуңа бер дә кызыксынганым булмады.
––Ә каян, нигә күчеп кайткан?
––Тулай торакта егерме ел тараканнар белән яшәдем, булды җитте, ди.
––Ә үзе кайсы яктан?
––Казан янындагы авылларның берсеннән бугай. Ник шунда кайтмадың дигән идем, шәһәрдән бөтенләй ерак торасы килгән.
––Әти, бәлки, сөйләшеп карарсың?
––Ярар, белешеп карармын.
Икенче көнне карсак буйлы, коңгырт кара йөзле, кырык яшьләр тирәсендәге кеше Сәмиганың болдыр ишеген какты.
Сәмига, ишекне ачып карауга, бераз куркынып арткарак чикте.
––Исәнмесез, сезгә кем кирәк?
––Исәнмесез! Сәмига дигән хатын шушында яши дигәннәр иде,–дип, җайлап кына эндәште ир.
––Мин булам инде ул Сәмига.
––Салих абый сезгә тимер мич кирәк дигән иде, мунчаның эчен карап чыгасы иде, размерын алырга кирәк.
Сәмига бу сәер кеше белән мунчага икәү генә керергә курыкты:
––Рөстәм улым!
Җавап бирүче булмады. Сәмига, улын эзләп, йорт артына чыкты. Уфалла арбасы урынында юк. Аңлашылды, Рөстәм тагын печәнгә киткән. Булмады инде , бу сәер кеше белән бергә мунча эченә керми булмас, ахыры.
––Әйдәгез,– диде ул, иргә эндәшеп. Аннары мунча ишеген ачты да керергә дип ишарә ясады.– Үзегез кереп карагыз инде.
Ир ялындырмады, кесәсеннән рулеткасын ала-ала, мунча эченә кереп тә китте.
––Булды,-диде ир, мунча эченнән кире чыккач.–Биш- алты көннән китереп куярмын.
––Бик тиз, минем акчам җитәр микән?
Ир иңнәрен җыерды.
––Борчылмагыз, кыйбат алмыйм. Берүзем генә яшим бит мин, шул эшсез ятып тилермәс өчен генә эшләгән булам инде шунда.
––Ә???
––Нәфис,–дип, үзе белән таныштырды ир, хатынны аңлап алып.
Нәфис! Үзе бер дә нәфискә охшамаган, охшамаган дип, бер Нәфисне ошатты инде ул, гомерлеккә үкенеч булып калды. Кешене тышкы кыяфәтеннән билгеләп булмый, монысы хак.
––Ә???
––Сәмига, беләм,–дип елмайды ир.
Хатын әллә нишләп китте шунда. Моңарчы аңа елмайган ирләр аның күзенә татып карарга сине дигән кебек күренәләр иде. Ә бу күптәнге танышы кебек елмайды. Хатынны да күзләре белән капшап чыкмады, ялгыз хатын икәнен беләдер инде. Тик бернинди кинаясез елмая ир.
––Ярар алайса, китерсәгез, мин өйдә булмасам да, улым булыр,–дип, үз-үзен бик тиз кулга алды хатын.
––Мин озак тотмам, Сәмига.
––Ярар, ярар, мин риза.
Ир капкага таба борылды.
Нәрсә соң бу? Сәмиганың ирне капкадан чыгарып җибәрәсе килми түгелме соң? Беренче күргән кешене, нишләде соң ул?
––Юлда килгәндә сусагансыздыр. Бәлки, күәс эчеп китәрсез.
––Нишлисең ,тиле хатын,–дип, үз-үзен эчтән битәрләргә тотынды хатын.
––Күәс дисезме, начар булмас иде, юкса мин коедан эчеп китәрмен дип уйлаган идем.
––Кирәкми кое суы, салкын тидерсәгез тагын.-Хатын, кабаланып ,кире йорткка кереп китте.
Хатын күәс күтәреп кире чыкканда, ир баскан урыныннан кузгалмый да басып тора иде. Сәмига сузган күәсне, рәхмәт әйтеп, күтәреп эчеп куйды ир.
––Ай ,квасны тәмле итеп ясыйсың икән Сәмига.
––Рәхмәт,–диде хатын, ни өчендер ир үзен мактаганга куанып.
––Сау булыгыз.
––Әйе , сау булыгыз.
Сәмига ,ирне озаткач, хәле китеп , капка коймасына сөялде.
––Тик торганнан ни булды соң сиңа Сәмига? Бер күрмәгән, колак ишетмәгән ир каршында нишлисең син?
Тик гомерең буена көчле хатын булырга, барсына да үзең генә ирешергә дип сүз бирсәң дә, ничә еллар мәхәббәткә сусаган җаның бар икәнен, тәнеңдәге бар күзәнәкләр сөяргә-сөелергә яратылган хатын-кыз дигән затныкы икәнен онытмадыңмы син Сәмига?
Мичне Нәфис белән Рөстәм икесе урнаштырдылар. Сәмига, эш беткәнче, ничә мәртәбә генә мунча эченә кереп чыккандыр. Улы белән оста килешеп эшләделәр. Рөстәм Нәфис абыйсыннан сварщик һөнәре турында сораштырды.
––Эшенең рәтен белсәң, бернәрсәсе дә юк инде аның Рөстәм,–дип җавап бирде аңа Нәфис.– ПТУ га керсәң, килгәләп кит минем янга, өйрәтермен. Күрәм, син шулай тиеш булган өчен генә түгел, һөнәрен өйрәнергә телисең.
––Акчасызлыктан котылырга иде Нәфис абый,–дип җавап бирде егет,–әнинең иртәдән кичкә кадәр башында шул уй.
––Мин үзем генә яшәгәч җитә. Бабаңның авылы бик кечкенә авыл, әллә сезнең авылга күченим микән дип тә уйлап куйгалыйм. Заказ күп була минем, монда асфальт юл булгач, килеп-китеп йөргән кешегә уңайлы булыр иде.
Бераз дәшмичә генә эшләгәч, Нәфис кабат телгә килде.
––Акча дисәң, башта бер фикер туды әле Рөстәм. Миңа бер бай: “Дачага паровой батареясын кертәсе бар”,- дигән иде. Аннары суын кертәсе, канализация, бассейнга су үткәрәсе... Кыскасы, эше муеннан. Әйдә, мин сине үзем белән алып китәм. Миңа барыбер кулалмаш кирәк.
––Әнигә әйтеп карармын.
––Әйтеп кара.
––Минем осталар ничек монда?–Мунча ишегенә Сәмига башын тыккан икән.
––Ничек дип, Сәмига, эше бетте дисәң дә була, хет хәзер үк як та кер.
––Рәхмәт яугырлары, җәй буе кешегә ялындык. Рәхмәт инде Нәфис, акчасын чәй эчкәч сөйләшербез инде.
Осталар табын артына килеп утыргач, Сәмига өстәл өстенә бер ярты чыгарып куйды.
––Син моны үзең кара инде Нәфис.
––Син моны алып куй әле Сәмига,-дип, кәефе кырылып җавап бирде моңа каршы ир.
––Ник?
––Аракы эчеп карамаган кеше түгел инде мин билгеле, эчеп бетерә алмагач, авызга алмас булдым мин бу шайтан суын.
––Күптәнме?
––Хәтерләмим, ун елдан артыктыр.
––Эчкән кешене үзем дә яратмыйм Нәфис.–Сәмига аракы шешәсен алып куйды.
––Әни, мине Нәфис абый шабашкага чакырды.
––Кая, нинди шабашка ул тагын?
––Бер байның дачасын җылытырга кирәк. Сәмига җибәр минем белән егетне. Акча эшләп кайтыр.
––Мин белмим Нәфис, моңарчы Рөстәмне үземнән еракка җибәргәнем юк иде.
––Әйдә, борчылма, егет бит инде ул хәзер.
––Әни барыйм инде.
––Син барырсың да, мин үзем генә нишләрмен монда?
––Рәхилә килгәләп торыр.
––Ярар соң, барып кайт. Нәфис караштырып тор инде син аны.
––Борчылма Сәмига, ничек алып китәм, шул килеш китереп куярмын.
Рөстәмгә шул җитә калды, егет өстәлдән торып ук китте.
––Улым, син кая?
––Рәхиләгә барып кайтам.
––Әйтәм аны артыңа ут капкандай торып бастың .Ярар, бар инде,–дип елмайды Сәмига.
Чәйләп алгач, Сәмига белән Нәфис мунчага су ташып ягып та җибәрделәр.
––Менә булды да,-дип елмаеп куйды Нәфис, үз эшенә куанып.
––Әйе, булды, менә Нәфис килешкән акчаны ал.– Сәмига иргә акчасын сузды.
Нәфис бер акчага, бер Сәмигага карады да,юк дигәндәй, башын селкеде.
––Мин аңламадым Нәфис, нигә башың селкисең?
––Кирәкми, аламыйм Сәмига.
––Нигә алмыйсың Нәфис, үпкәләдең мәллә бер-бер нәрсәгә?
––Юк, алмыйм, кирәкми, кыстама да, көчләмә дә.
––Нигә?
––Әйтә дә алмам инде Сәмига.
––Әйт Нәфис, курыкма, каты иттереп әйтсәң дә үпкәләмәм.
––Юк, әйтмим.– Ир ,борылып, капкага таба атларга итенде, тик кире уйлап туктап калды.
––Сәмига, әйтсәм, чынлап үпкәләмисеңме?
––Юк, үпкәләмим ,Нәфис әйт.
Ир тирән итеп сулыш алды, ахрысы, ул шулай бар йөрәген уч төбенә җыеп кысты.
––Сәмига, бүген кич Керәшен болынына килә алмассың микән?
Көтелмәгән тәкъдимнән хатын аптырап китте. Ни әйтергә тели бу Нәфис, хатынны икеле- микеле уйлар таларга тотындылар.
––Сәмига ачуланма, зинһар өчен дип әйтәм, уем начарлыкта түгел. Ошаттым мин сине, бары шул гына.
––Мин, мин нәрсә дип тә әйтә алмыйм бит Нәфис.
––Беләм, тик шулай да Керәшен аланында бүген сине көтәчәкмен. Таңга кадәр, китми, сине көтеп утырачакмын.– Нәфис капкадан чыгып китте.
Тормыш, йорт, каралты- кура, бала тәрбияләп гомере үткән Сәмига аптырып калды. Яшь кыз түгел бит инде, егетләр янына свидания йөрергә. Хатын беренче тапкыр үз тормышы турында уйланды. Ун елдан артык гомерен ялгыз башы гына уздырды. Ә куенына сыендырып назлаучы ир канаты юк икәнен сизендеме соң ул? Билгеле, сизенде. Бары тик кемнеңдер иңенә башын салып, аз гына вакыт тын гына утырасы килгән вакытлары аз булмады. Бу Нәфисе тагын, беренче күрүгә куркыткан иде, тик куркыныч кеше түгел икән лә ул. Ә аңа, карап, ничек матур итеп елмая.
––Ярар, кич җитсен әле, анда күз күрер.– Сәмига сәгатькә күз салды.
Һай, кичкә кадәр ерак икән шул әле. Хатын ,яшь кызлар кебек дулкынланып, кичне көтә башлады.
Мәктәпне бетерде Рөстәм, кулына аттестат та алды. Аннары классташлар белән таң каршыладылар. Классташлар белән дип, егет кочагына Рәхиләне сыендырып таң аттырды инде. Нәфис абыйсы белән ясап куйган тимер скамейкада әнисе чыкканын көтеп утыра менә. Ярады бу Нәфис абый белән эшләү, Әнә койма белән капкасын да эшләп куйдылар. Бүген район үзәгенә барып, ПТУ га гариза язасы бар. Әнисе юл уңае яңа сарай өчен кадаклар ал дигән иде, егет Сәмиганың акча алып чыкканын көтеп утыра. Әйе, яңа сарайны да булдыра алдылар ,шөкер. Эчен генә бүлеп куясы калды.
Сәмига, капкадан чыгып, улы янына утырды.
––Мә,–диде хатын, улына акча белән кәгазь кисәге сузып,–нинди, күпме кадак кирәк икәнен дә яздым.
––Беләм бит инде аны әни.
––Белсәң дә, кулыңда булсын, онытылып китүе дә бар.
––Ярар, мин киттем әни.
––Улым, тукта әле,–дип, кузгала башлаган малаен туктатты әни кеше,– һаман-һаман сиңа әйтергә куркып сузып йөрим.
Рөстәм кире скамейкага утырды:
––Нәфис абый турында әйтәсең киләме?
––Әйе, шуның турында, синең белән сөйләшми торып, Нәфискә бернинди дә җавап бирә алмыйм мин.
––Нәрсә дип әйтим инде әни, мин менә көзгә укырга чыгып китәм, аннары армиягә китәсе, еллар буе үзең генә тора алмассың, килсен дә торсын безнең белән Нәфис абый.
––Улым аңлавың өчен рәхмәт.
––Ярар әни, үзең кара инде, алга таба барыбер мин өйдә күп вакыт булмам. Әйбәт кенә яшәгез шунда.
Сәмига белән Нәфис кияү белән кәләш булып йөреп тормадылар инде. Районга барып язылышып кайттылар, мулла чакырып, никах укыттылар. Шуның белән шул. Яшь кияү эш эзләп йөрмәде, клиентлар, аның семья мәшәкатьләре беткәнен, көчкә көтеп тора алдылар. Нәфискә Рөстәм дә булышты. Ә Сәмиганың дөньясы түгәрәк. Бигрәк тә улы белән иренең килешеп китүләренә бик шат иде хатын.
Билгеле, авыл халкы да чәйнәми калдырмады бу яңалыкны.
––Сәмига теге тәкәсен суйган иде, үзенең кәҗәсе тәкә сорый башлады,–дип теш агартучылар да булды.
Мондый оятсыз сүзләрне әлеге дә баягы Филүс туктатты.
––Башыгызда бер юньле уй юк сезнең,–дип авылдашларын сүкте ул,–үзегез шул турыда гына уйлаганга, сүзегез дә шуннан ерак китми сезнең. Иң беренче, ике ялгыз кешегә, кара-каршы утырып, чәй эчәргә иптәш кирәк.
Авылда шуннан соң Сәмига белән Нәфис турында теш агартучы булмады. Аннары алтын куллы егетнең үз авылларында төпләнеп калуын, чынлыкта, зур табыш икәнен бик тиз чамалап алды халык. Сабыр, күндәм холыклы Нәфис гозерләнеп килгән берсен дә кире бормады. Хуҗалык булгач, сварщиксыз беркая да барып булмый, ә хәзер, оста эзләп, күрше авылларга чабасы калмады. Моңа авыл халкы бик шат кына.
Тальян тавышы яңгырый, әй сызлана, әй моңлана тальян. Рөстәм Рәхиләне күкрәгенә кыскан да сөйгәне белән вальс әйләнә. Бүген аларның хушлашу көне, иртәгә Рөстәм хәрби хезмәткә алыначак. Кыз әледән- әле егетне кысып кочаклап ала, әйтерсең сөйгәненең мәхәббәтен соңгы тамчысына чаклы алып бетерергә тели.
––Көтәрсеңме Рәхилә?
––Көтәрмен Рөстәм, олы юлдан карап, күзләрем талганчы сине көтәрмен. Син кайтасы көннең сәгатен- минутын санап көтәрмен. Сагынырсыңмы мине Рөстәм?
––Өзелеп-өзелеп сагынырмын Рәхилә, син көт, яме?
Кыз кабаттан егеткә сыена төште.
Кинәт сабый бала еларга тотынды, Рөстәмнең кечкенә сеңлесе икән. Олылар тавышлаганга риза булмыйча, кечкенә Наилә елый.
Рөстәм сеңлесен кулына алды да акрын гына тибрәтә башлады.
––Ә-ә-ә-ә.
Юк, бала туктарга уйламый да, елапмы- елый. Рөстәм катырак тирбәтә башлады:
––Ә-ә-ә-ә.
––Нигә туктамый соң бу бала?
––Ә-ә-ә-ә-ә.
Кинәт аның җилкәсеннән җилтерәтергә тотындылар.
––Татарин, әй татарин, саташасың.
Рөстәм күзләрен ачты, кабат туган йорты төшенә кергән икән.
Ул, кулларындагы сынҗырларын шалтырытып, ике кулы белән башына ябышты.
––Нәрсә татарин,–старшина Ныйкин каршында утыра икән,–төш күрдеңме?
Рөстәм, әйе дип, башын селкеде.
––Начар төш ахыры,– Ныйкин, сынҗырларын шалтырытып, кулына китек кувшин алды да Рөстәмгә сузды,– мә, эч.
––Юк,–диде Рөстәм, башын селкеп,–туган йортны күрдем төштә.
––Туган йорт төшкә кергәч, әйбәт әле ул,–дип, хайван абзарының баганасына аркасы белән сөялде старшина,–димәк, хайванга әйләнмәгәнсең әле.
Рөстәм күзе белән сарай эчен күзәтеп чыкты.
––Старшина, син монда күптәнме инде?
––Монда өч ай, ә болай кулдан- кулга йөри башлаганга ел ярым.
––Ничек тилегә әйләнмәдең әле син?
Ныйкин иңнәрен җыерды:
––Адәм баласы хайванга тиң, бар җирдә дә җан саклый ала. Ә Абдулда алай начар түгел. Чынлап әйтәм, минем айлар буе, зиндан дип аталган, өстенә дә япмаган чокырларда да ятканым бар.
––Мин тилегә чыгармын, ахыры.
––Юк, чыкмыйсың татарин, синдә стержень бар. Кичә теге маңкалар сине нишләткәннәрен абзар тишегеннән күреп тордым мин.
Кичә көндез Адбулның малае хайван абзарына килеп керде. Керде дә, бераз каранып торгач, Рөстәмгә таягы белән китереп сукты.
––Урамга чык.
Ә урамда Абдул малае кебек ундүрт-уналты яшьләр тирәсе унлап малай аларны көтеп торалар иде инде. Рөстәм чыгып баскач, аңа таба төртеп күрсәтеп, ни турындадыр сөйләшеп көлешә башладылар.
Абдулның малае аны шул төркем уртасына кертеп бастырды.
––Тезлән.
Рөстәм кымшанмады да.
––Тезлән дидем, хайван.
Рөстәм басып тора бирде.
Бу калганнарга ошамады, Рөстәмне җиргә егып салып типкәли башладылар. Ярый Абдул үзе аны күреп алып коткарды.
Рөстәмне типкәләгән малайларга нидер әйтеп кычкырырга тотынды. Аннары аны ,якасыннан тотып, кире абзарга ябып куйды. Абдул күреп алмаган булса, үтергәнче типкәлиячәкләр иде теге маңкалар.
––Старшина, синең качып караганың бармы?
––Ике тапкыр.
––Нигә тотылдың?
––Ә кая барасың, монда таулар, юлны таба белмибез. Шуңа бик тиз эләктерделәр. Башка кишлакларга да кереп булмый бит, шундук тотып алып ,кире хуҗага кайтаралар.
––Тагын качарга уйламыйсыңмы?
Старшина көлеп җибәрде.
––Конечно, уйлыйм, син что татарин, монда калырга җыенасыңмы әллә?
––Юк.
––Шулай булгач.
Рөстәм башта Мәскәү астындагы десантчылар полкына эләкте. Анда ярты ел өйрәнүләр үткәч, аны үзе кебек учение үткән солдатлар белән бергә Чечняга командировкага җибәрделәр.
Җибәрделәр дип барып җитә алмадылар. Хәрби колонна таулар арсыннан алар хезмәт итәсе частька таба бара иде. Кинәт тау башыннан сакаллы баш калыкты.
––Аллаһу әкбәр!
БТР өстендә утырып барган Рөстәмнең каршында кинәт утлы көлтә хасил булды. Шартлау дулкыны аны БТР өстеннән таш өстенә алып ыргытты.
Аңына килгәндә, Рөстәм кул- аяклары бәйләнгән, ат өстенә салынган килеш каядыр бара иде. Аның ,ыңгырашып, тавыш биргәненә, бер сакаллы кеше янына йөгереп килде. Егетнең, чәченнән күтәреп, йөзенә карады.
––Һе, исән шакал, шулай ит, үлә күрмә. Мин синең хуҗаң булам, Абдул исемле мин, исеңдә тот шуны.
Аннары Абдул, читкә карап, үз телендә нидер әйтте. Моңа каршы шаркылдап көлгән тавышлар яңгырады.
Соңгы арада Сәмиганың кулыннан эш китте, инде өченче ае узып бара, Рөстәмнән хат килгәне юк. Командировкага җибәрәләр дигән иде соңгы хатында. Шуннан бирле баладан хат-хәбәр юк.
Өстәл артында кызын ашатып утырган хатын иренә эндәште.
––Нәфис, нигә Рөстәмнән хат- хәбәр юк икән?
––Болай өстәл артында ногыт борчагы белән багып утырып булмас әнисе,–дип җавап бирде ире.
––Нишлибез?
––Мин район военкоматына барып кайтырмын, Рөстәмне шуның аркылы эзләтми булмас.
––Җаным исән генә була күрсен, Ярабби Ходаем.
––Яле, әнисе, юкка ахылдап утырма, бәлки хатлары берәр җирдә китә алмый өелеп яталардыр. Әнә Камил, нигә хат язмыйсыз дип, малай хат яза, ди. Ә без атна саен язып та малайга барып җитми нигәдер дип йөрдек. Аннары малае ярты ел ала алмаган хатларны барысын бергә алган икән. Җыелып яткан каядыр.
––Амин, шулай гына була күрсен әтисе. Амин, амин, шулай гына була күрсен.
Ишек каккан тавыш ишетелде.
Сәмига йорт ишеген ачып кычкырды.
––Кер, кызым.
Ишектән төренгән Рәхилә килеп керде, ике бите дә кызарып чыккан кызның.
––Суык ахыры бүген Рәхилә, ялга кайттыңмы?
Кыз, сорауларның берсенә дә җавап бирмичә, Сәмигага карап эндәште.
––Сәмига апа, юкмы?
––Юк, кызым.
Рәхилә, ике битен каплап, урындыкка утырды.
––Апаларыңның адресын беләме Рөстәм?
––Белә.
––Анда да хат килмиме?
Кыз, юк дип, башын селкеде. Сәмига, килеп, Рәхиләнең башыннан кочып алды.
––Рәхилә кызым, кызым бит син минем, әйдә, яхшыга гына юрый күрик.
Кыз тыела алмый үксеп елап җибәрде.
––Нигә язмый ул ,Сәмига аппа-а-а?
––Белмим, кызым, дүшәмбе Нәфис абыең район военкоматына барам, диде.
Кыз, яшьле күзен күтәреп ,Нәфис абыйсына карады.
––Мин дә барам сезнең белән.
––Ә уку?
––Булсын, барыбер барам.
Дүшәмбе көнне Нәфис белән Рәхилә район военкоматына килеп керделәр.
Нинди йомыш белән йөргәннәрен белгәч, аларны военком үзләренең кабинетына чакыртып алды.
––Кайчаннан бирле хаты юк дисез?
––Өченче ае китте,–дип җавап бирде Нәфис.
––Ярар,борчылмагыз, хәзер очына чыгарбыз,–диде. Полковник, кабинетыннан чыгып, Рөстәмнең делосын кулына тотып, кире әйләнеп керде.
––Тәк,– дип делоны актара-актара дәвам итте военком–Мәскәү астындагы дивизия, телефон номеры.
Полковник телефон номерын җыйды да элемтәнең икенче башындагы дежурныйга каян, ни йомыш белән шалтыратканын аңлатты.
Аннары бераз көтеп торды.
––Зам по личному составу үзе сөйләшәчәк,- диде дежурный.
Бераз вакыт үткәч,элемтәнең икенче башыннан кемдер тавыш бирде.
––Әйе, тыңлыйм, әйе, әйе.
Военкомга кемдер телефон аркылы бик озак нәрсәдер аңлатты. Бу вакытта Нәфис белән Рәхилә тын алырга куркып утырдылар.
––Ярый, аңладым,–дип военком телефонны куйды.– Тәк, –дип торып басты.
Аннары, урыныннан торып, кабинет буенча йөреп килде.
––Полковник, азаплама.
Военком алар каршына килеп басты, аннары Рәхиләгә карап сорау бирде.
––Ә син, сеңлем, кеме буласың?
––Кәләше,–дип көчкә тын алып эндәште Рәхилә.
––Полковник.
Военком тирән итеп сулыш алды:
––Эшләр менә болай. Сезнең егет утырып барган хәрби колонна боевиклар засадасына эләккән. Бары бер егет, таш арасына качып, исән кала алган. Шул егет сөйләве буенча, боевиклар колоннаны тар- мар иткән, үлгән солдатлар белән яралы солдатларны, исән калган машина арбасына ыргытып, ут төрткәннәр. Махсус эшлиләр шулай, туганнары таба алмасын дип. Тагын ул солдатның сөйләве буенча, дүрт егетне, атка аркылы салып, таулар арасына алып кереп киттеләр, дигән. Янган солдатларны ДНК буенча ачыклау озак эш, шуңа күрә сезнең егетне һәлак булган яки әсирлеккә төшкән дип, берсе дә әйтә алмый. Монысына вакыт кирәк, шуңа хәбәр бирми торганнар.
Нәфис уң кулы каты авырту сәбәпле айнып китте. Рәхилә, үзе дә сизмәстән, полковникны тыңлаганда, ирнең кулын чеметә башлаган икән, ирнең беләге шунда ук кара янып чыкты.
––Нишлибез инде хәзер полковник?
––Исән булса хәбәр бирер, боевиклар, акча сорап, хат язарга кушачаклар аңа. Яхшыга юрый күрегез, бәлки хаты килеп төшәр.
Рәхилә белән Нәфис, томан арасында йөргән кебек, военкомат ишеген ачып, көчкә салкын урамга чыгып баса алдылар.
––Тукта, Рәхилә, тынычлан сеңлем,–көчкә телен әйләндереп, кызга эндәшә алды Нәфис,–бәлки исәндер, хаты килер . Акчасын табарбыз, бар нәрсәне сатып бетерербез, тик аны коткарырбыз.
Ә Рәхилә җавап бирерлек хәлдә түгел, кыз сыгыла-сыгыла елый иде.
––Син менә ишеттең яман хәбәрне, ә авылда, ут йотып, Сәмига апаң көтеп тора мине, аңа ни дип җавап бирермен сеңлем,–дип өзгәләнде Нәфис.
––Яз!–дип, Рөстәмнең битенә сакалын терәп кычкырды Абдулла.
––Язмыйм.
Абдулла кабат Рөстәмнең йөзенә сугып җибәрде, бу юлы хәйран саллы тамызды. Рөстәм урындыктан идәнгә үк тәгәрәп төште.
––Яз, хәшәрәт!–Абдулла, әсирнең якасыннан күтәреп, кабат кәгазь белән ручка торган өстәл артына җилтерәтеп утыртты.– Яз!
Рөстәмнең авызы тулган кан иде.
––Язмыйм,–дип, ярылган көчкә иренәрен кыймылдатып, идәнгә төкерде Рөстәм.
––Язма, язма,–дип тәкрарлады Абдулла, аннары, әсир каршына басып, өстәлгә таянып кабат кычкырды,– язма, сарыклар, кәҗәләр арасында тере килеш чере сарайда.
Сарай ишеген ачып, Абдулла, Рөстәмне эчкә этеп җибәрде, кире ишеген тыштан бикләп тә куйды.
Рөстәм аягына басып торырга азапланып карады, барып чыкмады, сарайдагы кәҗә-сарыклар арасына гөрселдәп барып төште.
Старшина, йөгереп килеп, аны күтәреп алды читкәрәк үзләре салам җәеп әмәлләгән җир ястыкка китереп салды.
––Абау җаным, тагын тетеп ташлаган сине кабахәт.
Ул китек кувшиннан каралып беткән ниндидер чүпрәк кисәген чылаттып Рөстәмнең иреннәренә тидерде, аннары канга баткан битен сөрткәли башлады.
––Старшина, тимә, сызлый бик әшәке.
––Язмадыңмы?
––Юк.
––Кара әле Рустик, бәлки, кире татарлыгыңны читкә куеп торырсың, ә? Үтерә бит ул сине, болай кыйнап.
––Нәрсә?
––Бәлки, өеңә акча сорап язарсың дим.
––Юк.
––Соң үҗәт татар, ичмасам, әниең исән икәнеңне белеп торыр иде. Ярты ел бит инде синең юкка чыкканга.
––Юк, язмыйм, аларны борчымаячакмын.
––Әйе, болай борчылмыйлар ди анда. Аллага шөкер, Рөстәм юкка чыкты дип, авылыгыз белән көн-төн бәйрәм итәләр, ди.
––Ә син яздыңмы соң?
––Кая инде тагын?
––Өеңә.
––Өй! Ә нәрсә була соң ул өй, татарин?
––Башыңны тилегә салма инде.
––Юк,чынлап юк минем өем Рустик.
––Ничек юк?
––Менә шулай.
––Аңламадым.
––Мине роддомнан туры ятим балалар йортына олактырган газиз әнкәй. Шунда үстем, аннары армия, кайтыр җирем юк, контракт төзеп, хезмәттә калдым.
––Ә бу тәмугка ничек килеп эләктең?
––Ха-ха-ха. Ну, малай, мине сине каршылаган кебек, гранатометтан салют атып, берсе дә каршыламады инде.
––Ә ничек?
––Зарплата бирделәр, яхшы гына частьта юдык зарплатаны, җитмәде самоволкага якындагы кышлакка, самагон эзләп, чыгып киттем. Менә шул, мине анда бу сакал байлар каршы алдылар. Эчкә автомат приклады белән берне дөңгерт. Калганын үзең беләсең. Икенче ел инде кулган- кулга йөрим. Кемгә кол кирәк, шул сатып ала. Әнә Абдул ике кол тота, ул бай.
––Бай, тотып буар идем мин аны.
––Әйе, бар, ябыш бугазына, монда җирле халык ыру белән бер җиргә укмашып яши. Сине минут эчендә сарык кебек, кых.
––Шуңа котырына да инде алар.
––Монда таулар кануны брат, ә менә Казаныңда булса, сиңа “брат” дип эндәшкән булыр иде.
––Туган, очрый калса күрсәтер идем мин аңа туганны.
––Әйе, шулай итәрсең, башта башыңны исән- имин килеш алып чык моннан. Ярар, әйдә ят, йоклап алырга кирәк, яз җитте, иртәгә Абдул китмән тоттырып, үзәндәге басуына куып чыгарыр инде, соңгы арада бик котырына башлады әле ул. Бүген сарай тәрәзәсеннән кышлакка карап тордым. Безнең кебек биш колны каядыр куып алып киттеләр.
––Кая икән?
–– Әфгангадыр, тагын кая булсын.
––Анда нишләтәләр?
––Мәк басуында эшләтүләре бар. Аннары сүтеп, запчастька да сатып җибәрә алалар.
––Бавыр, бөер.
––Әйе, икебез дә яшь, таза.
––Старшина качарга кирәк.
––Бик дөрес сүзләр, слушай, татарин, кайчак башың яхшы уйлый синең, яз җитте, төнгә җылы, таулардагы карлар эри, Абдул кышлактан үзәнгә алып чыксын инде. Монда кышлактан качу турында башыңа да китермә.
Төн уртасында ике әсирне дә тонык гөрелдәгән тавыш уятты.
––Язгы яңгыр.
––Юк, –дип башын селкеде старшина.–Синең сугышта булганың юк, “градлар” тавышы бу.
––Федераллар.
––Әйе ,шулар.
––Килеп безне коткарачаклар.
––Әйе, шулай итәрләр, мондагы халыкны дурак дип белдең мәллә син. Алар килеп җиткәнче, безне юкка чыгарачаклар. Рәсәй законы буенча, кол тоткан кешегә саллы гына срок эләгә. Безне әллүр, кыя бөркетләренә ризык итеп. Ә әйткәнемчә, җирле халык бер- берсен сатмый. Хуҗа Федералларга, боевиклардан коткарган өчен, башын бәрә-бәрә рәхмәт укыячак әле.
Ике әсир дә, таңгача керфек какмый, сугыш авазын тыңлап чыктылар.
Икенче көнне аларны Абдул сарайдан куалап чыгарды, ишек алдында торган зур көпчәкле уфалла арбасына төртеп күрсәтте. Аңа ике китмән, аннары Абдулла өчен ризык төялгән иде. Хуҗа әсирләргә автомат көпшәсе белән арбага таба төртеп күрсәтте.
––Җигелегез, ишәкләр!
Абдулла аларны моңа кадәр дә карап торып эшләтә иде, бүген аеруча уссаланды. Туктап тын алырга да ирек бирми. Аз гына “аһ” итеп тын алдыңмы:
––Эшләгез!–дип акыра башлый.
––Нишләгән бу бүген?–дип, шыпырт кына иптәшенә эндәште Рөстәм.
––Нишләсен, кичәге атыш тавышын ул да ишетте инде, бүген кичкә кадәр, безне куалап, эшен бетерәчәк тә аннары әнә аска икебезне упкынга очырачак.
––Димәк, кичкә кадәр бары вакыт калды.
––Әйе.
Кинәт Рөстәм эчен тотып бөгәрләнеп төште.
––Ай, үләм ,эчем-эчем.
Абдулла кинәт эштән туктаган әсирләр янына йөгереп килде.
––Эшләгез, кабахәтләр, нигә туктадыгыз?
––Тукта инде Абдулла, әнә егеткә нидер булды.
––Кая?–Сакчы игътибарын, старшинадан алып, Рөстәмгә юнәлдерде.
Шулчак аның муенын Ныйкинның богау чылбыры чорнап алды. Эчен тотып яткан Рөстәм дә кинәт кулына таш тотып сикереп торды да хуҗаларының маңгаена шуның белән китереп орды.
––Инде артка таба юл юк,татарин,-диде Ныйкин, кулларындагы богаулардан арынганда. Ачкычы Абдулланың кесәсендә генә булган икән.– Әгәр дә тотсалар, Абдулла өчен яшәтмәячәкләр безне.
Аннары икесе ике яктан Абдулланың хушсыз гәүдәсен упкыннан аска таба тотып аттылар, шуның артыннан ук старшина өстендәге теткәләнеп беткән комуфляжын ыргытты
––Старшина, безнең күпме вакыт бар?
––Вакыт дисеңме?–дип сорады, иңендәге Абдулланың автоматын рәтли-рәтли Ныйкин.–Кичкә кадәр безне көтмиләр әле кышлакта. Аннары Абдулла кайтмагач эзли чыгарлар. Төнлә белән упкынга төшеп, аның гәүдәсен берсе дә өскә күтәрмәячәк. Иртәгә иртүк менә, аска төшеп, Абдулла янында безнең гәүдәләрне тапмагач, эшне төшенеп эзли чыгачаклар. Бар кышлакларга да качаклар турында хәбәр таралачак.
––Кыскасы, егерме дүрт сәгать.
––Әйе ,шул тирә.
––Нишлибез?
––Атыш тавышы килгән якны беләсеңме?
––Әйе, беләм.
––На-ле-во,–Рөстәм борылып басты,–бегом марш!
Ике качкын да үзән буйлап йөгереп киттеләр.
––Старшина, юлга чыгып булмас, әнә теге тау башында куаклыклар тезелеп киткән.
––Аттыр, әйдә шунда,– дип арттан тавыш бирде Ныйкин.
Алар төнне шунда куаклар арасында үткәрделәр. Икенче көнне төшкә кадәр, куак ерып бара торгач, зур агачлыкка килеп чыктылар. Монда хәтсез генә карга оялары бар икән. Качакларны күреп, каргалар, каркылдап, разбой салырга тотындылар.
––Анасын гына инде,–дип сүгенеп алды Ныйкин.
––Нәрсә булды?
––Качаклар турында инде бар кышлаклар да беләдер, каргаларның болай тузынганын да күреп алырлар инде. Кыскасы, ярты сәгать эчендә безне чорнатып алачаклар.
Рөстәм баш очындагы разбой салып каркылдаган каргаларга күтәрелеп карады. Их, димәк, барсы да бетте, ул карашын аска төшерде, старшинаны күреп алуга, сискәнеп,Рөстәм артка чикте.
––Старшина, нишлисең син?–Ныйкин автоматын аңа таба төбәгән иде.
––Татарин, мин ялгыз кеше, мине беркем дә көтми. Ә синең әниең бар, кечкенә сеңлең, дөньяда бер чибәр кәләшем бар, дисең. Мин аларны токарлыйм, ә син бар кач, котыл.
––Юк, старшина, мин сине монда калдырып китмим.
Ныйкин автомат затворын тарткалап алды.
––Татарин, гөнаһка этәрмә мине, сине көтәләр, ә минем көткән кешем дә, кайтыр җиремдә юк, якын килмә, атам да егам, ичмасам син газапланмый үләресң, барыбер икебезгә бер автомат белән берни дә эшли алмыйбыз без.
––Старшина!
––Зинһар өчен, кач!–дип өзгәләнеп кычкырды Ныйкин.
Рөстәм агачлык буенча чабып китте. Бераз тын алмый чапкач, Рөстәм арттан атыш тавышларын ишетте. Атыш егерме минут тирәсе генә барды бары.
––Ныйкин, мин сине мәңге онытмам, урының оҗмахта булсын,–дип, үзалдына пышылдады Рөстәм.
Кара төн уртасына кадәр кармаланып бара торгач, Рөстәм тәмам аяк атлый алмас булып алҗып бетте. Ташларга сөртенә торгач, тез башлары туктамый канарга тотындылар. Каяндыр машина тавышы ишетелә. Ахыры якында гына юл.
––Үтерсәләр үтерерләр, –дип, алҗыган качак ике таш арасына ишелеп төште. Бетте, башка бер адым да алга барырлык хәл юк. Рөстәм ике кулы белән иңнәрен кочаклады. Төнге салкын үзәккә үтәрлек, өстәге теткәләнеп беткән кием җылытырлык түгел.
Их, менә хәзер Нәфис абыйсы ясаган мунча миче каршында утырсаң иде ул! Әнә аның эчендә ничек рәхәт итеп ут яна, мунча эченә каен себеркесе исе таралган. Рәхәт, җылы, әнә мунча алачыгында әнисе ясап биргән салкын күәс тора.
Кинәт Рөстәмнең колагында,ап-ачык булып, Ныйкинның тавышы яңгырады.
––Татарин, йоклама!
Рөстәм дерт итеп уянып китте, гөрелте тавышы ишетелгән якка таба карады. Ә андагы юлдан башта, иртәнге томанны ерып, өстенә солдатлар менеп кунаклаган БТР килеп чыкты, ә аның артыннан бик хисап хәрби техника килгәне күренде.
Рөстәм куырылган килеш торып басты, шул якка таба атлап китте.
Аның ике күзеннән бертуктамый яшь ага, үзе бер үк сүзләрне кабатлый иде.
––Безнекеләр, мин котылдым, котылдым, егетләр мин котылдым ... .
Гадел Сәмигалар капкасы янында машинасын туктатты да капкадан эчкә кереп китте. Ишегалдында Нәфис тимер эше белән мәшгуль икән.
––Нәфис, юкмы?– дип сорау бирде Гадел Нәфискә.
Нәфис башын күтәреп як-якка селкеде:
––Юк, Гадел.
Рәис кире машинасына менеп утырды ,кузгалып китеп, үзенең капка төбенә килеп туктады. Борчулы йөзен яшерә алмыйча, тиз генә тәмәке пачкасыннан сигарет алып кабызды.
Рөстәмнең хәбәрсез юкка чыкан дигән хәбәре авыл буйлап таралган көнне үк Гадел Сәмига йортына килеп керде. Ачуланып каршы алмады аны Сәмига. Хәер, елап- шешенеп беткән хатын ачуланыр хәлдә түгел иде. Шуңа күрә йорт эчендә ни кылырга белми йөргән Нәфис белән генә сөйләшә алды Гадел. Нәфис барсын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. Әти кеше гомерендә беренче тапкыр, күңеле тетрәп, яман хәбәрне тыңлады. Улы бит ул аның, аның каны, аның дәвамчысы.
––Нәфис,–диде рәис, дулкынлануын җиңәргә тырышып,– әгәр дә Рөстәмнән акча сораган хат килеп төшсә, шунда ук миңа әйт. Мин акчасын табармын, күпме сорасалар, шуның кадәр табармын.
––Акчасы табылыр иде әле ,исән генә була күрсен берүк.
Сәмига, ирләр сүзенә кушыла алмый, урын өстендә сулкылдап кына ятты. Күптән ачу сакламый инде ул Гаделгә. Нәфис белән бергә тормыш корып җибәрүгә, элеккеге иренә рәнҗеше су белән юып алгандай юкка чыкты. Еллар буе үзеңне рәнҗеткән кешегә ачу саклап ни файда соң? Юк, ачуланмый инде ул күптән бу иргә. Ә бала кайгысы барсын да тигезләде.
Шул көннән бирле, эштән кайтышлый, Гадел, Сәмигага сугылып, Рөстәмнең хәбәр-хәтерен сораштыра башлады.
Гадел, бер сигаретын тартып бетереп, икенчесен кабызды. Сигезенче ае узып бара, малай юкка чыкканнан бирле. Исән микән соң инде ул? Кинәт Гадел машина көзгесеннән , урам буйлап, җан фәрманга чапкан Сәмиганы күреп алды. Ир, атылып ,машинасыннан төшт хатынга кычкырды:
––Сәмига, ни булды?
––Исән, исән, хаты килде, озакламый кайтам дип язган.–Сәмига, аңа карап ,кулындагы хатын болгап күрсәтте.
Гадел машина кабинасына ,учын куеп, башын терәде.
––Исән, исән, минем улым!– Ирнең, вөҗдан газабына түзә алмый, иң өсте калтырый башлады.–Исән, улым исән!– Гадел чын күз яшьләре белән елый иде.
Сәмига, Гадел янында тукап калмыйча, Рәхиләр йортына чапты. Капкадан атылып керүгә, хатын башта Рәхиләләр йортының түр яктагы ике тәрәзәсен шакып үтте. Аннары кухня ягындагы тәрәзәне шакыды. Иң соңыннан болдыр ишеген төяргә тотынды.
Йорттан Рәхилә белән булачак кодагые атылып чыктылар.
––Сәмига апа, ни булды?–дип каушаган тавыш белән сорады Рәхилә, ни эшләргә белми торган хатыннан.
––Рәхилә, сеңлем, кызым! Исән, исән, хаты килде, кайтам дип язган, менә сиңа да хаты бар.
––Сәмига апа!– кыз , бәхетле ананың муеныннан кочып алды.
Аңа Сәмига Рөтәм язган хатны сузды. Рәхилә хатны кулына алып, калтырана-калтырана, конвертын ачты. Каһәр суккан күз яшьләре сөйгәненең язган сүзләрен укырга ирек бирмиләр.
––Сәмига апа, укый алмыйм бит.
Сәмига шулай ук калтыранган куллары белән хатны ачты да укырга тоынды:
––Менә тыңла: “ Сөйгәнем Рәхилә! Сиңа сагынуына чыдый алмас булган сөйгәнең Рөстәм хат яза дип белерсең ... .”
Сәмиганың бүген йорты тулган халык, монда туган- тумача да бар, авылдашлар да хәтсез җыелганнар. Ишекне кем килеп шакый, барсын, йортына чакырып, өстәл артына утырта хатын. Ә өстәлнең иң түрендә бер елга якын юкка чыгып торган солдат утыра. Аның тезләренә сеңлесе- кечкенә Наилә менеп утырган. Шулар янында ук, егеткә сыланырга тартынып, булачак килене Рәхилә дә бар. Йорт эчендә кем бар, барысы берьюлы Рөстәмгә сорау яудыралар. Рөстәм, туган йортына кайтып егылуына сөенеп бетә алмыйча, барсына да җавап бирергә тырыша.
Кичкә таба Сәмиганың капка төбенә өч ир чыгып утырды.
––Алга таба ни эшләргә җыенасың Рөстәм?–дип сорады Нәфис.
––Синең белән бергә эшләрмен дип уйлап торам инде Нәфис абый.
––Ә өйләнергә уйламыйсыңмы?
––Башта өй салыйм инде, аннары.
––Өй салам дисәң, улым, акчасы булыр,–дип сүзгә кушылды Гадел,– бердәнбер улыма йорт кына салып бирә алам инде мин.
––Бергә салырбыз, әти.
––Әйе, шулай итәрбез, мин бар, әнә Нәфис абыең, үзең тагын, өч ир бер йорт кына сала алырбыз бит.
Алырлар, билгеле. Сәмига ,ялгыз хатын була торып, бер башы йорт сала алды, ә өч ир өчен бу эш пүчтәк кенә.
Ә Сәмиганың бар дөньясы түгәрәкләнде бүген. Көн- төн җанын талаган бала кайгысы да юк. Өе тулган кунак, барысы да елмаялар, барысы да аркасыннан кагып китә. Әнә Рөстәме исән- имин туган йортына кайтты, абыйсы алдыннан бөтенләй төшәргә исәбе булмаган төпчеге Наилә утыра. Булачак килене янында, алъяпкыч тагып, бөтерелеп йөри. Бүген барысына да бары тик бәхет кенә тели Сәмига, шулай ук беркемгә ачу да сакламый. Әгәр кайсыгыздыр хатынның хәтерен калдырган булсагыз, килегез Сәмига янына, ул сезне, һичшиксез, кичерәчәк.
Әй, Сез, ишетәсезме? Бәхетле ана барча-барыгызны да кичерә бүген!
Автор Зиннур Тимергалиев.
Фото: пиксабай
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев