erid:2VtzquqpS7d
Файдалы киңәшләр

Макарон һәм дөге пешкән суны түкмәгез

Без, гадәттә, макарон пешкән суны түгәбез. Ә менә Италия кешеләре аны паста әзерләгәндә куллана икән.

Аның төп үзенчәлеге крахмалга бай булуында. Ул соус ингредиентларын кушып, куелатып тора. Белгечләр, макароннан калган суны коймак пешергәндә дә кулланып була, ди. Аны сөт урынына файдаланырга була икән. Камыр куе һәм кесәл кебек була, имеш. Ясмык, борчак, фасольне дә макарон пешкән суда тотып торсаң, тәме яхшыра.

Дөге пешкән суны исә косметологиядә кулланып була. Микроэлементларга, витамин һәм тук­лыклы матдәләргә бай дөге суы белән битне юарга кирәк. Чәчне дә шуның белән чайкатырга була ди. Ул бигрәк тә коры, икеләнгән чәчләр өчен файдалы.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/makaron-m-dge-peshkn-suny-tkmgez


Нет комментариев