Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 2020 елда районда булган төп һәм әһәмиятле вакыйгалар

    Моннан тыш та районда бик күп истәлекле вакыйгалар булды. Боларын иң әһәмиятлеләре дип таптык.

    1. Арчага Олимпия чемпионнары кайтты. Алар белән күңелле очрашу булды. Очрашуда районның иң күренекле спортчылары катнашты.
    2. Арча педагогика көллиятендә “Абилимпикс–2020” республика чемпионатының төбәк этабы үтте. Анда Арчадан Эльвина Госманова беренче урынны алды һәм Мәскәүдә үтәчәк чемпионатта катнашу хокукын яулады.
    3. Мөндештә Мәдәният үзәге, китапханә, почтаны берләштергән күпфункцияле үзәк ачылды. “Хәзер концертлар белән дә килсеннәр иде инде”, – диде авыл халкы, ниһаять, үзләрендә дә яңа мәдәният учреждениесе ачылуга сөенеп.
    4. 4 сентябрь көнне Арчада илкүләм проект кысаларында 140 балага исәпләнгән “Балачак” балалар бакчасы ачылды. Анда ясле яшендәге балалар өчен дә төркемнәр бар.
    5. Илкүләм проект кысаларында Мөндештә, Наласада, Урта Курсада спорт мәйданчыклары барлыкка килде. Аларда ачылган көнне үк волейбол буенча ярышлар оештырылды.
    6. Пандемия тормышыбызга бик зур үзгәрешләр кертте. Моңарчы гөрләп торган Мәдәният йортлары туктап калды. Әмма югалмады. Быел Арчада һәм авылларда урам концертлары гөрләде. Күрше күршене белмәү дәрәҗәсенә җиткән чорда, бер авыл икенче авылга барып концертлар куеп йөрде.
    7. Коронавирус чорында Яңа Чүриле психоневрологик интернат тулысынча изоляциядә булды. Хезмәткәрләр, шәфкать туташлары икешәр атна өйләренә кайтмыйча, хәтта капканың икенче ягына да чыкмыйча яшәделәр. Аларны чын геройларга тиңләп була.
    8. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте гадәттәгечә 2020 елның 2 яртыеллыгына үзенең газета һәм журналларына язылучылар арасында лотерея уйнатты. Быел анда төп бүләкне безнең райондашыбыз Яңа Кенәр авылыннан Таһир Сәмигуллин отты.
    9. 2020 елда тагын бер кызыклы вакыйга – район тарихында беренче тапкыр Арчадан 6 яшьлек Ибраһим Фәттиев менталь арифметика буенча Халыкара онлайн олимпиадада көмеш медальгә лаек булды.
    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: