erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

40 ел мәдәният өлкәсендә эшләгән

Аның рәхмәт сүзләре гармун моңы аша тамашачыга барып иреште.

Хәйдәр Әхмәтов 80 яшьлек юбилеен сәхнәдә билгеләп үтте. Бу уңайдан Шушмабаш мәдәният йортында аның иҗат концерты булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәйдәр ага 40 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган. Атказанган мәдәният хезмзткәре исеменә лаек булган. Аны авылында гына түгел, районда да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Иҗат кичәсендә мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов та катнашты һәм юбилярны котлады. Мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы исеменнән Расих Галимҗанов котлау сүзләре җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов та Хәйдәр агага ихтирамын белдерде. Авылдашлары бик матур концерт куйды. Хәйдәр ага үзе дә гармунын сузмый түзеп кала алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X