erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

45 елдан соң очрашу (ВИДЕО)

Безгә бу турыда Яңа Кырлайдан Фаил Заһидуллин хәбәр итте.

"45 елга бер очрашу, - диде ул. - Мзктәбебезгә, укытучыларга баш иеп рәхмәт әйтергә килдек". Очрашу күңелле һәм бик дулкынландыргыч була. Кочаклашып күрешәләр, күзләргә яшь бөртекләре бәреп чыга...Кыр казлары кебек кайтты минем сабакташларым, ди Фаил Заһидуллин. Зәйнәп апа яныннан китәсе дә килми. Аның янында рәхәт. Әни кочагындагы кебек хис итәсең үзеңне, диләр сыйныфташлар. Зәйнәп апа Гатауллина рус теленнән укыткан. Математика укытучысы Сания Зиннәтова белән. Укытучы янында шундый рәхәт... Бу бит балачак белән күрешү! Ничек дулкынланмыйсың ди?! 3 класс. Укытучылар белән матур итеп кафеда утыралар. Ә сөйләрлек нәрсәләр күп. Кеше башыннан ниләр генә үтми... Сөенечлесе дә, көенечлесе дә... Ә барыбер дә бәхетле мизгелләр күбрәк.

Эх, балачак!

Үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килдем :

-Исәнме. Туган мәктәбем!

ХХХ

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар – безнең балачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре