erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ана йөрәге олы шул...

Без балаларны тәрбиягә алган гаиләләр белән кызыксынып торабыз. Уку елы алдыннан районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина белән сөйләштек.

Быел гаиләләрдә тәрбияләнүче күпме бала бар, аларның күпмесе мәктәпкә бара?

“Районда барысы 30 бала гаиләләрдә тәрбияләнә, – диде Рафия Гомәровна. – Барысы да мәктәпкә бара. Ә әби-бабайларында – 48 бала тәрбияләнә”. Сүз уңаеннан районда тәрбиягә бала алган бик тырыш, әйбәт гаиләләр барлыгы турында әйтеп үтте. “Ихтирам итәм мин андый әти-әниләрне һәм аларга игелекле гамәлләре өчен бик зур рәхмәт”, – диде ул.

Андый гаиләләрне районда җыеп та торалар. Ул очрашуларда катнашкан бар. Бер-берсенә сыенып утырган ана белән баланы күреп күңелләр тула... Ана йөрәге киң һәм олы шул. Шундый аналарның берсе – Суфия Низамиева Шушмабаш авылында яши. Әле менә яңа хәлләрен белеп кайттык. Безнең белән районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина да барды. Рульдә әлеге бүлекнең баш белгече – Алсу Касыймова.

 Килеп туктагач, өй түрендә нинди зур алма агачы үсеп утыра, утырып торырга эскәмиясе дә бар, койма, капкалары яшел төстә, бигрәк матур, дия-дия ишегалдына уздык. Ә анда... чәчәкләр дөньясы! Бу хозурлыктан аерыла алмыйча өйгә керергә ашыкмадык. Суфия ханым үзе чыкты. Аның елмаюы, ул елмаюда бөтен җиһан сыйган сыман. Күрешкәч, сөйләшә-сөйләшә эчкә уздык. Өй җиһазларын яңага алмаштырып, мәш килеп яткан көннәре икән... “Өйдә үзем генә булган вакытка туры килдегез. Ирем Габделхак белән балалар Әтнәгә олы кыз янына кунакка киттеләр”, – диде Суфия борчылып. “Ярар, үзебез генә аулакта рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз”, – дип юаттык без аны.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Суфия Шушмабаш авылында туып-үскән. Ире Габделхак Хәтнәнеке. Шушмабашта төпләнеп гомер итәләр. “Мин колхозда бухгалтериядә эшлим. Габделхак механизатор, – дип сөйләде Суфия. – Ул вакытта щитовой йортлар алып кайтып салу дигән нәрсә бар иде. Колхоз алып кайтып бирә. Кредитка шундый йортны салып чыктык. Акча алмашынган вакытка туры килеп, без ул кредитны түләп тә бетердек. Бер кыз, бер малай үстердек. Малай Казанда, кыз Әтнәдә яши. Икесенең дә гаиләсе бар. Ирем белән икебез генә калгач, уйлаштык та, гаиләбезне балалар белән тулыландырырга булдык. Күршеләргә дә кызыкканбыздыр инде...”

Кечкенәләр дә үсеп җиткән инде хәзер. Берсе быел Әтнә техникумына бара, кечкенәсе 8 сыйныфка. Аларны алып кайтканда Суфиягә 48 яшь булган. Ә бала тәрбияләү ансат эш түгел. “Башта куркып та калган идем, – дип сөйли Суфия. – Аллаһы Тәгалә гафу итмәс дип тәвәккәлләдек. Ярый әле яныбызда алар бар. Бик яратабыз үзләрен. Исән-сау булсыннар”.

Бергәләп фотоальбом карыйбыз. Фотолардан чәчәк кебек кыз белән малай карап тора. Олы кызлары һәм улларының да туй фотоларын күреп сокландык. Дүрт бала әнисе Суфия ханым һәм әтиләре Габделхакка Ходай Тәгалә сабырлыклар һәм сәламәтлек бирсен. Ә балаларга белем дөньясына хәерле юллар!

Шау-гөр килеп ишегалдына чыктык. Чәчәкләр арасында фотоларга төштек. Җылы итеп саубуллашканнан соң кайтыр юлга чыктык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X