erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча – лаек шәһәр, бергәләп матурайтыйк

Республикада уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча иң яхшы проектлар барланды. Бәйгедә 10 шәһәр һәм 1 авыл катнаша. Алар арасында Арча да бар.

Тагын да тулырак аңлатма алу өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда үткәрелде. Ул елда безнең район “Совет мәйданы һәм Зур урам” проекты белән финалга чыкты. Әлеге территориядә зур эшләр башкарылды. Бу проект-ны тормышка ашыру бүгенге көндә дә дәвам итә. Шуңа да карамастан, “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында шәһәребез быел да бәйгегә тәкъдим ителде. Татарстан буенча 11 җирлек моннан бер ай элек Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак территорияләр исемлегенә керде. Арчаның тимер юл вокзалыннан Коммуна урамы буйлап Казансу елгасы аша Интернационал урамына кадәрге территориясе әлеге бәйгедә катнашачак дип билгеләнде. ТР Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль берәмлекнең  сайтында ике атна дәвамында барган тавыш бирү нәтиҗәсе шулай дип күрсәтте.

– Тавыш бирүдә тагын нинди вариантлар бар иде?

– Дүрт территория тәкъ-дим ителде. Сайланган территориядән кала,  “Төньяк” микрорайон, “Арчабаш” һәм “Көнчыгыш” паркы да бар иде. Территорияләрне “Архитектура десанты” бюросы белгечләре үткәргән шәһәр төзелеше анализы ярдәмендә ачыкладылар.

– Бәйгегә тәкъдим ителә-чәк территориянең нинди уңай яклары бар?

– Иң беренче уңай ягы – моңарчы төзекләндерелгән территорияләрне берләштерү. Алар вокзал яны мәйданы, “Казансу” паркы, спорт мәйданы, стадион һәм үзәк Совет мәйданы. Проектыбыз җиңеп чыккан очракта, Коммуна һәм Подгорная урамнары төзекләндереләчәк, машиналар өчен махсус урын булдыру каралган. Шулай ук Казансу елгасы аша җәяүлеләр өчен өстәмә юл булдыру да мөһим. Моннан тыш, әле тагын планнар күп. 

– Бүгенге көндә нинди эш алып барыла?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Казансу елгасы аша Интернационал урамына кадәр тимер юл вокзалыннан Коммуна урамына кадәрге маршрутны төзекләндерү буенча нинди эшләр башкаруны телисез? Сезнеңчә бу территориядә нинди эшләр башкарырга кирәк? Әнә шул сорауларга халык фикерен көтәбез. Районыбызның рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) һәркем үз фикерен калдыра ала. Моның өчен сайтта “обратная связь”, “опросы населения” һәм “Всероссийский конкурс лучших проектов создания комфортной городской среды в малых городах и исторических поселениях в 2021 году” дигән бүлекләренә керергә кирәк. Фикерләрегезне 19 мартка кадәр яза аласыз. Безнең өчен халык фикере мөһим, һәркемне әлеге эштә актив катнашырга чакырып калам.

Хөрмәтле Арча халкы, фикер алышуларга кушылыгыз!

2018 елда шәһәребез “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар” конкурсының финалисты булды, шуның нәтиҗәсендә Совет мәйданы һәм Зур урам төзекләндерелде. Без сезне быел да кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен уртак фикер алышуларга чакырабыз.

Очрашуда бергәләп тимер юл станциясеннән Зур урамга кадәр булган территориянең үсеше турында фикер алышачакбыз. Биредә һәркем үз тәкъдим-теләкләрен җиткерә алачак. Уртак көч белән без шәһәр өчен мөһим булган проектны булдыра алабыз.

Фикер алышуларда шәһәребез тормышына битараф булмаган һәркем катнаша һәм үз тәкъдимнәрен кертә ала.

Сезне 16 мартта 18 сәгатьтә Арча шәһәре, Күпер урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан Арчаның 2нче мәктәбендә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X