erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында сыерлар паспортлы булачак

Узган атнада Татарстанда терлекләрне Бердәм идентификацияләү башланды. Әлеге системаны беренчеләрдән булып Балтач һәм Арча районнары сыный. Әлеге эш ничек башкарыла һәм шәхси хуҗалыкларга терлекләрен чиплаштыру мәҗбүриме? Без шул хакта белештек.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 10 июньдә Арча районының «Кырлай» агрофирмасында терлекләрне чиплаштыру эшенең барышы тикшерелгән. Министрлык вәкилләре һәм районның ветеринария хезмәте бозаулардагы тамгалардан башлап, ветеринария паспортына кадәр караган.
Чиплаштыру ничек башкарыла соң? Безгә аңлатуларынча, бозауларның бер колагына бердәм мәгълүмати системага теркәлгән уникаль сан һәм qr-код белән тамгалар урнаштырыла. Шуннан соң районның ветеринария хезмәте терлекләргә ветеринария паспортын булдыра. Анда исә барлык мәгълүматлар да тупланып барачак.
Әлеге паспорт белән теләге булган һәркем таныша алачак. Моның өчен телефонны терлеккә беркетелгән qr-кодка якын китерү дә җитә, дип аңлата хуҗалыкларда әлеге системаны булдыруда ярдәм итүче төп оешма саналган республика мәгълүмат һәм исәпләү үзәге җитәкчесе Нияз Хәлиуллин.
Аның сүзләре буенча, оешма персоналны укыту һәм продукт программасын озатып бару, шулай ук уникаль санлы тамгалар кайтару белән шөгыльләнә.
«Кырлай» агрофирмасы Марат Кәримовфикеренчә, бу система фермадагы барлык эшләр белән идарә итү өчен уңайлы булачак.
– Система ферма буенча барлык мәгълүматларны төгәл һәм ачык итеп күрсәтә. Бу безгә, ягъни оешма җитәкчелегенә генә түгел, ә министрлык һәм ветеринария хезмәте белгечләре өчен дә бик уңайлы. Шулай ук сатып алучы өчен дә кирәкле. Ул ит турындагы барлык мәгълүматларны: терлекнең кайда үстерелүе, авырулары һәм күрсәтелгән ветеринария чараларын күреп, белеп тора алачак. Шуңа күрә ачык һәм гадел эшләүчеләргә куркырга кирәкми, – ди ул.
Белгечләр әйтүенчә, киләчәктә бердәм саннары булмаган терлекләрне чалырга да алмаячаклар. Кибет киштәләренә барып җитү турында сүз дә була алмый, димәк. Шуңа күрә теләге булган һәр сатып алучы киштәдә торган ит турында бөтен мәгълүматны да карый алачак, дип ышандыра алар.
Нияз Хәлиуллин әйтүенчә, бердәм идентификацияләү әлегә мәҗбүри түгел.
– Киләчәктә исә алда исеме аталган районнар һәм терлекчелек буенча база хуҗалыкларына гына түгел, ә барлык крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларда асрала торган мөгезле эре терлекләр мәҗбүри тамгаланачак. Бер баш малны тамгалау якынча 35 сум торачак, – ди җитәкче.
Эш барышында килеп туган барлык сорауларны да, шул исәптән программаны субсидияләштерү һәм тамгалар алу буенча, Министрлыкның колл-үзәгенә 8-800-444-16-70 (өстәмә 8) телефоны аша шалтыратып бирергә мөмкин.

Зөһрә Садыйкова

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

https://vatantat.ru/2020/06/26888/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X