erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Бердәм гамәлләр көненә кушылдылар

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә.

1943нче елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турындагы 39нчы санлы указы басыла. Документ нацистларның оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм җинаятьләрнең җәзасы булырга тиешлеген тануның беренче факты була.

Бу көнне районыбыз мәктәпләрендә дә әлеге тарихи көнгә багышланган дәресләр, сыйныф сәгатьләре үтте.

Арчаның 6нчы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дмитрий Сергиев 8нче сыйныфларда “Бердәм гамәлләр көне” дәресе үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар видеофильм карадылар, киләчәк буыннарга “Онытырга ярамый” исемле мөрәҗәгать яздылар. “Бердәм гамәлләр көне”нә багышланган дәрес тарихи хәтер аша Кызыл Армия гамәлләре һәм совет армиясенең бердәмлеге дәүләтебезне һәм аның гражданнарын тулысынча юк итүдән саклап калуын күрсәтте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шундый ук дәрес Арчаның 1нче мәктәбендә дә узды. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рузалия Гыйләҗева алып барды. Укучылар шулай ук видеофильм аша Бөек Ватан сугышында нацистларның тыныч халыкка карата кансыз җинаятьләре турында белемнәрен ныгытты. Немецларның тыныч халык, бигрәк тә балаларны кансыз рәвештә юк итүләре укучыларда нәфрәт уятты. Дәрес ахырында укучылар тынычлык символы булган торна рәвешендә киселгән кәгазьләргә киләчәк буыннарга теләкләрен яздылар.

Бөек Ватан сугышы 26 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. Шуның яртысы  (13 684 692 кеше) – оккупацияләнгән территорияләрдә яшәгән тыныч халык. 11 520 379 кеше җәзалалулар, мыскыл итүләр, ачлык нәтиҗәсендә, 2 164 313 кеше Германия территориясендә мәҗбүри эшләр вакытында һәлак булган.

Бердәм хәрәкәтләр көнендә һәркем катнаша ала. Моның өчен социаль челтәрләрдә #безсрокадавности, #19 апреля мәҗбүри хештеглары белән геноцидка карашың турында пост урнаштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X