erid:2VtzquqpS7d
Арчада унбиш градуска кадәр җылы булачак
Арча яңалыклары

Арчада унбиш градуска кадәр җылы булачак

Бүген, 31 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Көндез республикада урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

Төбәктә көндез һава температурасы 10-15 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татар-информ


Нет комментариев