erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл халкы рәхмәтле

Авыл хәбәрләре.

Түбән Курса «Мөхәммәдвафа” мәчете август башында авылларыбызның 35ләп баласына тагын үз ишекләрен ачты. Алар мәчеттә дин дәресләре алып, догалар өйрәнеп, төрле уеннар уйнап, тәмле сый—нигъмәтләр белән сыйланып рәхәтләнеп ял иттеләр.

Лагерьның соңгы көне муллабыз Абдуллин Ислам хәзрәт Илһам улы пешергән тел йотарлык тәмле пылау ашап, мул табыннар янында сыйлану белән тәмамланды. Лагерьда ял иткән һәр бала Вәдүт Хаҗи Вафин әзерләгән бүләк, күчтәнәчләр белән таралышты.

Балаларны күңелле ял иттерүгә, дини белем бирүгә үз өлешен керткән, күчтәнәчләрен биргән, хезмәте белән булышкан һәрбарчагызны Аллаһы Тәгалә күтәрсен, хөрмәтләсен, рәхмәтенә куйсын. Әни—әтиләр, әби—бабайлар, авыл халкы барыгызга да рәхмәтле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нурфига Габдрахманова.

Түбән Курса авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X