Реклама
"Әлифба" музее җитәкчесе Дамир Таҗиев хәбәр итә
Арча өченче мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе - Зарипова Лилия Рафисовна.
Балалар Әлифба китаплары белән таныштылар, Әлифба авторлары Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова турында белделәр, фотоларын карадылар, алар яшәгән йортның рәсемнән күрделәр, шигырьләр сөйләделәр. Балалар бик канәгать булып кайтып киттеләр.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз