Реклама
Баскетбол ярышлары булып узды.
23 нче февраль көнне "Арча" спорткомплексында 2009-2010 нчы елгы малайлар арасында баскетбол ярышлары булып узды. Ярышларда "Арча" спорт мәктәбеннән 2 команда (2009 нчы елгылар, 2010 нчы елгылар) һәм Алексеевск районы командасы катнаштылар. Кунаклар бу очрашуда 1 нче урынны яуладылар. 2009 нчы елгы, 2010 нчы елгы малайлар командалары 2-3 нче урыннарны бүлештеләр. Командаларның тренерлары Гимадиев Н.М. һәм Фасхетдинов И.Ф.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз